Вакыйгалар тасмасы


мөслим 2 нче урта мәктәбендә зона семинары

28 нче гынвар көнне Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Актаныш, Зәй районы мөгаллимнәре катнашында “Милли мәктәп шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән зона семинары узды.

Семинар барышында Мөслим №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гайнетдинова 11 нче сыйныфта - “Минем тормышымда матур әдәбият”, Гөлчәчәк Даутова А.Яхин концепциясе нигезендә 5 нче сыйныфта “Әниләргә мәхәббәт хисе” дигән темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр.

Мөслим №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова “Сүзлекләр иленә интернет-сәяхәт”, Мөслим №3 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева “Дәрес – иҗат мәйданчыгы”, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова “Г.Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясе эчтәлегендәге хис”, Мөслим №2 урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Галимәрдәнова “Б авазы һәм Б хәрефе” дигән темаларга мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук Гөлназ Җәлилова - “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет-ресурслардан файдалану”, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәхбетдинова “Укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру” дигән темаларга чыгыш ясадылар, "Былбыл" курчак театры спектакль күрсәтте.

Семинарның теоретик өлеше “Түгәрәк өстәл” артында дәвам итте. Фикер алышуда мәгълүмати-методик үзәк методисты Нурания Шәймәрданова “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырып узды. Кунаклар үз районнары белән таныштырдылар, узган семинар турында җылы фикерләрен әйттеләр, тәҗрибә тараттылар.





Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz