Вакыйгалар тасмасы

Казан тюркологлар мәктәбенең 200 еллыгына багышланган II Халыкара конференция

"Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар"

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан, 19 июнь, 2009 ел.

19 июнь көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында "Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Пленар утырышта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Р.Р.Җамалетдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры А.Х.Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин, Иран дәүләтенең Генераль консулы Реза Багбан Кондори, Франция мәгариф министрлыгының Генераль инспекторы Жерар Бруссуа, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты А.Ш.Зыятдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров, академик М.З.Зәкиев һ.б. чыгыш ясады. Секция утырышларында галимнәр, мәктәп укытучылары белән беррәттән, Германия, Япония, Иран, Кытай һ.б. илләрдән килгән кунаклар туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясадылар. Соңыннан Резолюция кабул ителде. Конференция материалларын үз эченә алган җыентык та басылып чыкты. Анда 150 гә якын доклад урын алды. Сайт авторының әлеге конференциядә ясаган чыгышы белән биредә танышырга мөмкин.






Реза Багбан Кондори чыгышыннан











Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz