Эстониянең борынгы Ревель (Таллин) каласында туып, Россиянең Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп иҗат иткән немец рәссамы Карл Венигның “Казанны яулап алу” картинасы турында нибары 15-20 еллап элек кенә мәгълүм булды. Рус дәүләтенең күршеләре җирләрен басып алуга юнәлтелгән сәясәтен төсле буяулы сәнгати чаралар аша гаять оста һәм кискен фаш иткән бу картина, әлбәттә, зур-зур күргәзмәләргә куелмаган. Үз заманында киң танылган рәссамның исем-фамилиясен хәтта күп томлы “Зур совет энциклопедиясе”нә дә кертүне кирәк санамаганнар. Ләкин көчле сәнгать чараларына төреп әйтелгән дөреслекне һичничек тыеп калып булмый. Узган гасырның текә үзгәреш җилләре исә башлаган туксанынчы елларында К.Вениг картинасы да башта 1903 елны “Родина” журналында басылган фотокүчермәсе аша (төп нөсхәсе әлегәчә табылмаган!), бераз соңрак Санкт-Петербургтагы Рус музеенда озак вакытлар “яшеренеп” яткан төсле эскизы аша халыкка кире әйләнеп кайтты. Казан каласының 1000 еллыгын каршы алган көннәрдә шушы эскиздан рәссам В.Отмахов ясаган төсле күчермә башкаланың милли-мәдәни үзәгендәге күргәзмәләр залына куелды. (Равил Вәли. “Салават күпере” журналы битләреннән.)
Бирем:
Фотокүчермәне игътибар белән карагыз. М.Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" (Казань, 1990) хезмәтендәге фактлар белән рәсем эчтәлегенең охшашлыкларын сурәтләп языгыз.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |