Сорауларга җавап бирегез:
1) Харис Якупов турында нәрсә беләсез?
2) Аның нинди әсәрләре сезгә таныш?
3) Х.Якупов иҗатында нинди темалар чагылыш таба?
Идел бит ул, Идел бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул... –
дип җырлый халык. Аның күңелендә борынгы елганың мәһабәт образы шулай гәүдәләнә, ул туган җир истәлекләрен яңарта. Чал Иделгә берәүләр җыр чыгарса, икенче бер талантлар аңа шигырь иҗат итә, ә өченчеләре, буяу һәм төсләрне кушып, рәсем итеп ясый. Х.Якуповның “Иделдә яз” исемле картинасы нинди генә бай хисләрне, күңел тирбәнешләрен уятмый! Аны аерыла алмый карыйсың, чөнки Идел – рәссамның балачактан ук күреп, суында коенып, комында кызынып үскән туган җире. Шуңа күрә Харис Якупов бу якты образда хәрәкәтчел тормышыбызның реаль чагылышын ясап куя.
Аның балачагы Идел ярларында, Казан тирәли урманнарда уза. Ул Пионерлар йорты каршындагы сәнгать студиясенә теләп йөри башлый, үзе күргән күренешләрне рәсем итеп кәгазьгә төшерә. Харисның рәсемнәре мәктәп елларында “Яшь ленинчы” газетасы битләрендә еш басыла, мондый уңышлар нәни күңелдә өмет уяталар, иҗатка дәрт арта.
Сәнгать техникумында укыган елларында ул тырышлыгы белән аерылып тора; күп китаплар укый, музейларга еш йөри, танылган рәссамнарның әсәрләрне йотылып өйрәнә, сынлы сәнгать белән дә кызыксына.
Әмма тормышның бик кырыс яклары бар. Ак финнар безнең илебезгә каршы сугыш башлагач, Х.Якупов та Кызыл Армия сафларына баса. Ә анна соң озак та тормый, 1941 нче елның июнендә немец фашистлары безнең җиргә басып керә. Дәһшәтле сугыш барганда, катлаулы хәрби заданиеләр үтәгәндә дә рәссам күңелендә иҗат ялкыны сүрелми. Ул винтовкасы, коралы белән бергә альбомын да йөртә.
Сугышчан бурычларны төгәл итеп, намус белән үтәп барганы өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Туган илен саклауга күтәрелгән миллионнарча солдатлар белән бер сафта торып Х.Якупов зур көрәш юлын үтә. Шуларның нәтиҗәсе булып “Немецлар китте”, “Разведчиклар” исемле рәсемнәре языла.
Сугыштан соң иҗат эшенә мөмкинлекләр туа. Ул тарихи шәхесләрнең портретларын ясауга керешә. Аның иҗат таланты портретлар белән тирәнәеп китә. Каләмдәшләре дә рәссамның шушы юнәлешен билгелиләр, эшенә уңай бәяләр бирелә: “Г.Тукай портреты”, “Г.Тукай крестьяннар арасында”, А.С.Пушкин Казан юлында”, “Алексей Пешков портреты” – гаҗәеп реалистик әсәрләр булып истә калалар.
Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” исемле зур полотносы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең соңгы тормыш юлын батыр көрәшен сурәтли. 1954 нче елда дөнья күргән әлеге картина герой-шагыйрь темасын зур осталык белән ачучы гаҗәеп уңышлы әсәрләрнең берсе булды. Ул кыю йөрәкле Муса Җәлилнең Ватанга тугырылыгына тирән ышанычын, какшамас рухын чагылдыра. Рәссам өчен иң мөһиме - халык тарихында шәхеснең әһәмиятен сурәтләп бирү, һәм ул моңа ирешә дә.
Х.Якупов – РСФСРның һәм СССРның Халык рәссамы, Дәүләт һәм Г.Тукай премияләре лауреаты. 1976 нчы елда Х.Якуповка РСФСРның И.Е.Репин исемендәге Дәүләт премиясе бирелә, һәм шушы ук елда ул Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсенә җитәкче итеп раслана. Харис Габдрахман улы Якупов күпкырлы фидакарь иҗади хезмәте белән ХХ гасыр Татарстанынынң сәнгати елъязмасын язуга үзеннән гаять зур өлеш кертте. Остаз буларак, рәссам Республиканың талантлы яшь рәссамнарына иҗат дөньясына юл ача, хәер-фатихасын бирә. Х.Якупов 2010 елда вафат булды.
"Ватандашлар" циклыннан документаль фильм - "Харис Якуповның тормыш мизгелләре"
Сорауларга җавапны язма рәвештә бирегез:
1) “Хөкем алдыннан картинасы нинди темага багышланган?
2) Бу кем портреты?
3) Бу картина кем тарафыннан иҗат ителгән?
4) Картинага карагач, сез Җәлилнең кайсы чор тормышын исегезгә төшерәсез?
5) Шагыйрьнең портреты кайсы шигырьдәге нинди юлларны искә төшерә?
6) Муса Җәлилнең торышыннан, күз карашыннан нәрсәләр аңлашыла?
7) Рәссам картинада нинди төсләргә мөрәҗәгать итә?
8) Картинадагы һәр предмет нәрсәне аңлата?
9) Бу картинаның эчтәлеге белән Җәлил шигырьләренең эчтәлеген чагыштырыгыз.
Терәк сүзләр: сорау алу, фашист, вәхшиләр, горур кыяфәт, какшамас ихтыяр көче, катгый караш, нәфрәт тулы күз карашы, буйсынмас килеш-кыяфәт, телогрейка, төрмә номеры, текәлеп карау, үзләре булдыра алмаудан каушау, гаҗиз булу, кан эчүче – вәхшәт, кресло, свастикалы материя, төтенләп, дерелдәп яна торган трубка, зур чиндагы фашист, зажигалка, төрмә сакчысы, гаҗәпләнү катыш соклану чалымнары, күңелсез уйларга бату, стенадагы рам, Гитлер рәсеме, люстра, зур авы өстәл, телефон, бөркет рәсемле кара савыты, тәмәке төпчекләре, купшы перчаткалар, фуражка, азатлык сөюче халыклар, халыклар хөкеме, җыр булып яшәр, җиңүләргә илһамландырыр.
_______________
Сүзлекчә:
Свастика - очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре, кешене көчләү, газаплау, җәзалау символы. Свастика - фашистларның эмблемасы.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2013-02-27 12:21:43 Румия: Материалыгыз бик файдалы, Гөлназ. Уңышлар телим. Рәхмәт.
2013-02-02 13:06:39 лилия: э сочинение узе юк мэллэ?
2012-05-09 22:36:21 Илхам: БИК ЭЙБЭТ.
2012-04-12 09:51:04 Газиянова: Сезнең эшләрдән һәрвакыт бик теләп файдаланам. Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар телим.
2012-03-16 17:26:22 наилэ,5 сыйныф укучысы: мина бик ошады.
2012-03-16 11:00:13 ЗАЛИЯ: БИК ОШАДЫ.
2012-03-15 08:31:31 Рания: Материалларыгыз өчен зур рәхмәт киләчәктә дә уңышлар,сезгә!
2012-03-12 19:51:05 Миләүшә: Картина буенча сочинение язу җиңел түгел, материалыгыз өчен рәхмәт.
2012-03-02 11:58:48 гөлкәй: бик шәп, дәрестә үзебез өчен күп нәрсә алдык, шулай дәвам итегез.
2012-02-26 12:12:03 илназ: хэрис якупов
2012-01-17 20:43:51 Шәйхетдинова Лилия: Рәхмәт сезгә, зур уңышлар телим.
2011-12-17 17:53:28 Гөлназ: шәп)
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |