Сәнгать дөньясына сәяхәт

ИВАН ИВАНОВИЧ ШИШКИН
(1832 – 1898)

Иван Иванович Шишкин

      Иван Иванович Шишкин – бөек рус рәссамы, реалистик пейзаж сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Ул туган як табигатенең гүзәллеге, матурлыгын, иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып сурәтли торган рәссам, оста пейзажист. 1832 нче елда Алабуга шәһәрендә туган. Кеше аяк басарга өлгермәгән Кама буе табигате, аның төз һәм калын наратлары яшьтән үк Шишкин йөрәгендә тирән эз калдыра, булачак рәссам шул сихри матурлык дөньясы белән мавыгып йөри. Ниһаять, Мәскәү Художество училищесына укырга китә һәм классташлары арасында табигать күренешләрен оста ясый белүе белән аерылып тора. 1860 нчы елны алтын медаль белән Петербург Художество академиясен тәмамлый.

И.И.Шишкинның “Арыш басуы” (1878), “Имәннәр” (1887), “Имәнлек” (1887), “Нарат урманында бер иртә” (1889) кебек атаклы картиналарын карагач, үзебезгә таныш табигатьне, иген кырларын, Алабуга урманнарын, андагы имәннәрне күргән кебек булабыз, аларга сокланабыз. И.И.Шишикн табигатьтәге үзгәрешне, аның туктаусыз хәрәкәтен, көчле күкрәүдән соң иркенәеп тын алуын, гаҗәеп яктылыгын һәм саф һавасын үзенә бер җылылык һәм нәфислек белән тасвир иткән: “Кояш яктырткан наратлар”, “Имән урманында яңгыр” рәсем сәнгатендә иң реалистик әсәрләр булып истә кала. Әдипнең “Нарат урманы”, “Кама”, “Нарат урманында чишмә”, “Урман киңлекләре”, “Мачта наратлары урманы” (”Корабельная роща”), “Кыш” һ.б. картиналары рус пейзажының алтын фондын тәшкил итә. Рәссамның күп кенә картиналары Мәскәүдәге Третьяков галереясына, Санк-Петербургтагы Рус музеена, Киевтагы Рус сәнгате музеена куелган. Алабугадагы И.И.Шишкин музей-йортында 52 әсәренең төп нөсхәсе саклана.


И.И.Шишкинның Алабуга шәһәрендәге музей-йорты

И.И.Шишкинның портретлары:

Иван Иванович Шишкин    Иван Иванович Шишкин    Иван Иванович Шишкин    Иван Иванович Шишкин    Иван Иванович Шишкин    Иван Иванович Шишкин


“Арыш басуы” картинасы

Иван Иванович Шишкин

Сораулар:
1) Сез бу картинада ниләр күрәсез? Елның кайсы вакыты сурәтләнә?
2) Табигать гүзәллеген рәссам нәрсәләр аша һәм нинди төсләр белән күрсәтә?
3) Каерылып үскән арышлар кояш нурында ничек ялтырый? Саргылт төсләрнең күп кулланылуы нәрсә турында сөйли?
4) Арыш сабакларының төрле якка сирпелеп торуы нәрсәне күрсәтә?
5) Арыш басуын ярып килгән юлның озынлыгын ничек билгеләп була? Юл кая илтә?
6) Бу картинада кеше хезмәте тудырган нинди матурлык бар? Мул уңышка нинди хезмәт белән ирешергә мөмкин?
7) Сезнең мондый кырлар аша үткәнегез бармы? Картина сезне кайсы ягы белән сокландыра? Нинди хисләр уята?

Сүзлекчә:
Пейзаж - табигать күренешен сурәтләп биргән картина.
Пезажист - пейзажларны, табигать күренешләрен рәсемгә төшерүче художник.

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
Еракларга сузылган, горизонтка тоташкан, тигезлек, алгы план, күз күремен иңләп алган, басу, алтын сыман арышлар, тирбәлү, каерылып уңган, юлдан баручы ике кеше, зәңгәр күк йөзе, ак болытлар, кабарынып йөзү, кыр һавасы, көчле җил, соры тигез юл, юл буйлап тезелгән тигез наратлар, яшәү яме, тормыш муллыгы, буяуларның ачык һәм нәфис сурәте, хозурлык, хәйран итү, Шишкинның бөеклеге.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz