Сәнгать дөньясына сәяхәт

КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ
(1894 - 1981)

КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ

Максимов К.Е. - нәкышче, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Картиналарында туган җир табигатенең нечкәлекләрен белеп сурәтли. Пейзаж һәм натюрмортлар аның иҗатының төп жанры булып тора. "Нарат урманы", "Ак пионнар", "Кыр чәчәкләре", "Ак ваза белән виноград" һ.б. картиналарында рәссамның туган җиргә булган мәхәббәте, хис-тойгылары чагыла. Максимов К.Е. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, "Бөек Ватан сугышында аеруча зур хезмәт куйганы өчен" медале белән бүләкләнгән.

КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ зимний лес КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ лес новостройкам КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ лесная речка КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ Моя Родина КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ пионы КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ пионы КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ Сосновый бор КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ Сосновый лес.Спуск к Каме КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ тайга подмосковного леса КОНДРАТ ЕВДОКИМОВИЧ МАКСИМОВ Букет

“Кыр чәчәкләре” картинасы

Тавыш колонкаларын кушыгыз, плеерны эшләтеп җибәреп, картинаны җентекләп өйрәнегез (картинаны зурайтып карау өчен, рәсемгә чиртегез).



Кыр чәчәкләре

Сорауларга җавап бирегез:
1. Сез чәчәкләр яратасызмы? Иң яраткан чәчәгегез нинди?
2. Ә кыр чәчәчкләренә мөнәсәбәтегез ничек? Нинди чәчәкләр беләсез?
3. Ромашка, кыңгырау чәчәк, ташъяргыч үлән, әнис, кыр кашарый үләне (кутыр үләне), йомшак аланчы (йомшак йогырт), болын күкбашы, кытыршы төймәбаш, дарулы песи үләне, өермә үләне (дүңгәләк) - бу чәчәкләр сезгә танышмы? Картинадан әлеге болын чәчәкләрен кайсыгыз табып күрсәтер?
4. Картинада рәссам нинди төсләрдән файдаланган? Нинди төсләрне аеруча күп кулланган? Ни өчен дип уйлыйсыз?
5. Бу картинада урман-кырларның, болыннарның бөтен матурлыгы тупланган. Аңа карагач, сездә нинди хисләр уяна?
6. Бу гүзәллекне ничек сакларга? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?

Сүзлекчә:
болын күкбашы (төймәбаш) - василёк луговой
кытыршы төймәбаш - василёк шероховатый
дарулы песи үләне - валерьяна лекарственная
өермә үләне (дүңгәләк) - качим (перекати-поле)
ташъяргыч үлән - бедренец камнеломка
әнис - анис обкновенный
кыр кашкарый үләне (кутыр үләне) - короставник полевой
йомшак аланчы (йомшак йогырт) - подмаренник мягкий
кыңгырау чәчәк - колокольчик

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
чәчәк бәйләме, рәссам, гаҗәеп матур, искиткеч, гүзәл, яшел дулкын булып утыру, киң болыннар, чәчәкле алан, саф һавалы иркен болын, чәчәкләргә күмелеп утыру, күңелгә рәхәтлек бирү, шифалы, файдалы, сихәт бирү, дәвалау үзлегенә ия, ак, сары, шәмәхә, кызыл, зәңгәр, ал, берсеннән-берсе матурлар, ярыша-ярыша сайраучы кошлар тавышы, хуш исле, аллы-гөлле чәчәкләр, күңелгә якын, чәчәкләр арасында йөргән кебек хис итү, урман аланнары, ашлык тулы басу-кырлар, күз алдына килеп басу, табигатьне саклау, тормышыбызны бизәү, матурлык.

Бирем:
Картинадан, тәкъдим ителгән терәк сүзләр һәм сүзтезмәләрдән файдаланып, сорауларга биргән җавапларыгызны да истә тотып, "Кыр чәчәкләре" темасына, мөмкин кадәр тасвирлы сочинение языгыз.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-02-10 13:21:09 Таня: бер нэрсэ анлап булмый.
2013-02-18 19:47:39 ильнар: нэрсэгэ кирэк бу.
2013-02-10 15:01:22 зарина: нормал
2013-02-05 16:26:09 Эльмира: Кыр чэчэклэре картинасы буенча инша.
2013-01-30 12:02:10 ЛДВПРЖ: Где найти сочинение на эту тему.
2013-01-30 11:43:27 Лолара: Всем 2-а
2013-01-29 18:52:10 милэушэ: язып бирсгэн булсагыз индее...
2013-01-29 14:41:48 Руслан: татар балалары татар телендә сойләшә.
2013-01-26 18:14:25 заринка: ничнк сочинение табырга?
Сочинениене табарга түгел, ә язарга кирәк.
2013-01-24 22:26:15 Алия: Сорауларга жавап бирсэгез хэм Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр куллансагыз бик шэп текст чыга!
2013-01-22 20:59:16 эльза: миңа 4-ле куйдылар.
2012-04-18 18:14:38 ләйсән: кем миңа әйтәлә нәрсә бу??
Сезгә нәрсә аңлашылмаганын да аңлый алсам икән!!! Сезгә рәсемнәр күренмиме соң? Һич төшенә алмыйм.
Автордан сорау: татар балалары нинди телдә сөйләшә???
2012-02-13 20:44:00 гулия: нэрсэ бу ачак
2012-02-13 18:45:54 Илназ: вачи тупойски.
2012-02-09 19:38:20 булат: шэп нэрсэ!!!!!! мина хэттэ 2 куйдылар***



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz