Бу манара хакында бик күп брошюралар, очерклар һәм фәнни мәкаләләр язылган, аның пәйда булу датасы хакында Казан галимнәренең бик күп буыннары бәхәс алып барды. Аларның бер ише Сөембикә манарасын татарныкы дип чыкты, ә икенчеләре ул бүгенге хәлендә Кремльгә руслар хуҗа булгач төзелгән дип раслыйлар.
Риваятьләрнең берсенә караганда, бу манара Казан ханнарының җимерелгән сарае урынында төзелә. Чыннан да, соңгы тикшеренүләр монда XII-XVI гасырларга шактый яхшы сакланган күзәтү-сак манарасы нигезен таптылар. Хәзерге Сөембикә манарасы өлешчә нәкъ менә шушы нигездә утыра. Иске күзәтү манарасы XV гасырда ук инде шәһәрнең символы булган. Казан урынында шундый ук күп яруслы, ләкин Сөембикә манарасына охшамаган таш манара сурәте төшерелгән борынгы карта нәкъ менә шул хакта сөйли.
Тагын бер риваять манара изге шәех кабере урынында төзелгән һәм аның баш сөягеннән чишмә тибеп торган дип сөйли. Атаклы Таҗи чишмәсе чыннан да булган, хәер манара янында 1977 елгы казу эшләре вакытында каберләр дә ачылды: дүрт төрбә калдыклары табылган иде. Аларның берсе XV гасырның икенче яртысына карый һәм Казан ханы Мәхмүтнеке дип фаразлана. Икенче төрбә төзелеп бетми кала һәм галимнәр аны 1549 елда вафат булган Сафагәрәй ханныкы дип уйлыйлар. Манара янәшәсендә археологлар ак таштан салынган корылма нигезен тыптылар. Казу эшләре белән җитәкчелек итүче А.Х.Халиков аны мәчет дип билгели. «Казан тарихы» мәгълүматлары буенча хәтта князь Василий Серебряныйның каты бәгырен йомшаткан атаклы «Сөембикә елавы» да шунда була.
Манараның исеме каян килеп чыгуы хакында тагын бер легенда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Анда Иван Грозныйның Казан ханбикәсенең гүзәллеге хакында ишетеп, Казанга яучылар җибәрүе хакында сөйләнә. Горур Сөембикә рус патшасына барудан баш тарта. Шуннан соң Иван Васильевич зур гаскәр туплап, Казанга килә һәм шәһәрне камап ала. Кала халкын саклап калу өчен Сөембикә кияүгә чыгарга ризалаша, ләкин рус патшасы алдына җиде көн эчендә Казандагы иң биек манара төзү шартын куя. Ашыга-ашыга төзи башлыйлар һәм җиденче көн дигәндә манара әзер була. Шул чакта Сөембикә манара башына күтәрелә һәм югарыдан «үткен ташлар өстенә» сикерә. Аның хатирәсе итеп казанлылар манараны Сөембикә манарасы дип атый башлыйлар.
Тегеләйме-болаймы, ләкин кызыл кирпечтән салынган 58 метр биеклектәге Сөембикә манарасының чыннан да җиде ярусы бар, алар биеклекләре һәм күләмнәре белән төрле-төрле. Күзәтү манарасының иске нигезендә салынган көнбатыш ягы тотрыклырак булып чыкканга, манара төзелеш тәмамлангач ук көнчыгышка таба авыша башлый. Бу авышу фәкать ХХ гасыр башында гына күренә башлый. Манараны тимер беркеткечләр белән ныгыталар. Ләкин манара «авышуын» дәвам итә һәм 1930 елга аның авышлыгы 1 метр һәм 28 сантиметр чамасы тәшкил итә.
90 нчы еллар башында уздырылган торгызу эшләреннән соң авышу 1,98 метр дәрәҗәсендә туктатыла. Хәзер Сөембикә манарасы дөньядагы иң «авыш» манара булып тора. Бу архитектура һәйкәле, Париж өчен Эйфель манарасы яисә Нью-Йорк өчен Азатлык статуясы кебек, безнең шәһәрнең символына әверелде.
Чыганак: http://president.tatarstan.ru
I. Сөембикә манарасы – Казандагы милли архитектура һәйкәлләренең иң күренеклесе һәм иң атаклысы.
II. Сөембикә манарасы – күккә ашып торган мәһабәт һәм гүзәл манара.
1. Төзелеше.
2. Биеклеге.
3. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, көнчыгыш тарафына авышуы.
4. Эчке ягының эшләнеше.
III. Сөембикә – Нугай мирзасы Йосыф кызы.
1. Портреты.
2. Кешелеклелек сыйфатлары.
3. Язмышы.
IV. Сөембикә манарасы – ерак бабаларыбыз гомер кичергән заманалар истәлеге.
Сөембикә ханбикә. Сөембикә турында риваятьләр
Сөембикә манарасы
Сөембикәнең серләре күп
Хәлең ничек, Сөембикә?..
Сөембикә манарасына исем кем кушкан?
Хади Атласи. СӨЕН-БИКӘ
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011. |