Сәнгать дөньясына сәяхәт

ИГОРЬ ЭММАНУИЛОВИЧ ГРАБАРЬ
(1871 - 1960)

ИГОРЬ ЭММАНУИЛОВИЧ ГРАБАРЬ

Рәссам турында сайт


“Февраль зәңгәрлеге” картинасы

Февраль зәңгәрлеге

Сораулар:
1. Картина сезгә нәрсәсе белән ошый?
2. Аеруча кайсы детальләр сезнең игътибарыгызны били?
3. Сезнең кыш турында белгән шигырьләрегез белән бу картина арасында нинди уртаклык һәм аермалык бар?
4. Картинада рәссам нинди төсләрдән файдаланган?
5. Картинаның исеме аның эчтәлеген ничек ачыклый?
6. Каеннарны, күкне, карны сурәтләү өчен сез нинди сыйфатлардан, аның нинди дәрәҗәләреннән файдаланыр идегез?

Сүзлекчә:
Пейзаж - табигать күренешен сурәтләп биргән картина.
Пезажист - пейзажларны, табигать күренешләрен рәсемгә төшерүче художник.

Сочинение язу өчен план.
1. Рәссамнар – туган як табигатенә дан җырлаучылар.
2. И.Э.Грабарьның “Февраль зәңгәрлеге” картинасы – искиткеч уңышлы сынлы сәнгать әсәре.
3. Картинада бар нәрсә дә сокландыра: җете зәңгәр күк, чалт аяз көн, шат каеннар, яшел наратлар, зәңгәрнең бөтен төсмерләрен үзенә сеңдергән кар.
4. “Яратам мин туган якларымның бәсле таңын, җепшек буранын”. (С.Урайский)




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2011-12-16 14:55:07 Фәнзия: ошый=)
Мин бик шат, Фәнзия! =))



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz