Башлангыч сыйныфны тәмамлаган укучы
белә:
- сөйләмдәге авазларны;
- өйрәнелгән сүз төркемнәренең (исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә) лексик һәм грамматик билгеләрен;
- сүзнең мәгънәле кисәкләрен;
- гади һәм кушма җөмләне;
- җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләрен;
- сүзтезмә билгеләрен.
чагыштыра һәм аера:
- аваз һәм хәрефне;
- сузык һәм тартык авазларны;
- калын һәм нечкә сузыкларны;
- яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыкларны;
- исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчәне;
- тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчаларны;
- җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләрен;
- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен (төрләргә бүлмичә);
- җөмлә белән сүзтезмәнең аермасын;
- тиңдәш кисәкле җөмләләрне.
түбәндәге орфограмма һәм пунктограммаларны белә:
- җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;
- сүзләрдә о – ы, ө – е сузыклары;
- ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;
- кушма һәм парлы сүзләр;
- саңгырау һәм б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;
- борын авазларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;
- сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе формаларының язылышы;
- җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).
түбәндәге эш осталыгына ия:
- сүзләрне иҗеккә бүлә;
- сүзләрдәге орфограммаларны таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата;
- үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес итеп куеп яза;
- дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясый;
- сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыра;
- еш кулланылышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтә;
- алфавитны куллана белә (сүзлек, каталог белән эшли);
- сүзләрне юлдан юлга күчерә;
- өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтә;
- сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгели;
- сүзләрдәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны билгели;
- фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аера;
- җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый;
- гади җөмләдә тиңдәш кисәкләрне таба;
- текстның темасын, төп фикерен билгели; шуларга таянып, текстка исем куя, планын төзи;
- хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белә һәм сөйләмдә куллана;
- культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау-тәбрикләү сүзләрен сөйләмдә куллана белә;
- тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп яза;
- хикәяләү характерындагы сочинение яза.
түбәндәге сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белә:
аваз, авыз, авыл, авыру, аз-маз, алъяпкыч, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әмма, әүвәл, балачак, бәет, бәла, бәрәңге, берничә, бияләй, болыт, борын, борынгы, вакыйга, вакыт, ватык, вәгъдә, гадәт, гомер, гыйнвар, дәвам, дөнья, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, җилем, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, зинһар, иелә, ихтирам, йолдыз, йомры, йөрәк, кадәр, караңгы, каушый, кәккүк, кием-салым, көнбатыш, көнчыгыш, көньяк, көрәшче, кулъязма, кыйммәтле, кыңгырау, мал-туар, маңгай, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, Мәскәү, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, муен, нәкъ, онык, охшаш, очрак, очсыз, оя, өем, өчпочмак, пәнҗешәмбе, пәрәвез, рәвеш, рәссам, савыт-саба, сәгать, сәлам, сәнгать, сөңге, сеңел, сишәмбе, сурәт, табиб, табигый, тавык, тавыш, таләп, тәкъдим, тәмам, тәмле, тәхет, тирә-як, төер, төньяк, туп-туры, тылсымлы, тынгылык, уен, уңыш, хайван, харап, хөрмәт, хыял, һава, һаман, һәм, чаңгы, чәршәмбе, чия, чүп-чар, чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шәһәр, шуа, шыңшый, шыпырт, эссе, эшчән, юан, юеш, юл, юньле, юучы, ява, якшәмбе, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.(144 сүз)
• сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлата алабыз; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирә беләбез; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлатабыз; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтәбез һәм язабыз;
• өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясый алабыз, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирәбез; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясыйбыз; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи беләбез;
• бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлатабыз; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны таба алабыз; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлатабыз, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен куя беләбез;
• татар теленең үз сүзләреннән алынма сүзләрне аера беләбез, мәгънәләрен аңлыйбыз; төрле сүзлекләрдән файдалана алабыз; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлап кулланабыз;
• сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен таба беләбез һәм аларга аңлатма бирә алабыз, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтәбез; ясалышы ягыннан төрләрен билгели алабыз;
• текстның темасын һәм төп фикерен аңлыйбыз, гади план төзеп, эчтәлеген сөйли беләбез; сочинение һәм изложение яза алабыз; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнардан файдаланабыз;
• эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза беләбез.
• Бер минутка кимендә 16-17 сүз (90-95 хәреф) яза алабыз, 70-110 сүздән (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) торган текстны аңлап, йөгерек һәм дөрес итеп укыйбыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011. |