Татар теле. 5 нче сыйныф

[к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

[к], [г] - тел арты тартыклары. Аларны әйткәндә, телнең арткы өлеше йомшак аңкауга якынлаша яки, аңа тиеп, йомыклык ясый.

[қ], [ғ] - кече тел тартыклары. Алар кече тел белән телнең арткы өлеше якынлашуы яки, бер-берсенә тиеп, йомыклык ясавы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу авазлар рус телендә юк, шулай булгач, рус теленнән татар теленә кергән сүзләрдә алар булмыйлар.

Сүзләрнең әйтелешен игътибар белән тыңлагыз һәм дөрес итеп әйтегез:

1. Гыйлем - корымас кое.
2. Үз илем үземә кадерле.
3. Гадәт гадәткә тарта.
4. Кодрәт.
5. Матди кыйммәт.
6. Гореф-гадәт.
7. Газета.
8. Тигез гомер итегез!

Дөрес укыгыз!

Аттым карга,
Төште карга.
Карга төшкән ак карга.
Шул карганы карарга,
Карга җыелган карга.
Галимова Наилә, 5 нче б сыйныфы укучысы. 2011 ел.

Карга төшкән казанга
Ботка ашап калырга.
Казан төбе коп-коры,
Киткән карга котырып,
Кар-кар килеп кычкырып.
Садертдинова Лилия, 5 нче б сыйныфы укучысы. 2011 ел.

Гали килгән почтага,
Газет сатып алырга.
Газет бик кыйммәт булган,
Гали алмыйча калган.
Садертдинова Лилия, 5 нче б сыйныфы укучысы. 2011 ел.

Гаяз, Гата, Габсаттар гәпләшеп утыралар.
Камалова Илүзә. 5 нче б сыйныфы укучысы. 2011 ел.

Табышмак.
Гөр-гөр гөрлидер, гөрләми гел тормыйдыр.
Камалова Илүзә. 5 нче б сыйныфы укучысы. 2011 ел.

Бу - кызыклы

Кара карганың капкынга капкан кап-кара кызы Каракаш
(“К” хәрефеннән башланган сүзләрдән торган хикәя)

Калтайда Кәлимнәр күп. Каладан күчеп килгән Кәлимулланың кушаматы – “Кара Кәлим”. Кышкы көнгә карамастан, Кәлим квартирасында күн кепкасын, капрон курткасын киде, капчыгын култыгына кыстырып, карурманган карап китте, капкынын куеп кайтты. дәвамы Калтайның Кара Кәлиме капкынына капкан кап-кара карга. Капкын каргаларга куелмаган. Карамыйча, күрмичә, капкан куркыныч капкынга кап-кара карга кызы. Канатларын кага-кага кычкыра:
- Кар-р, кар-р, коткарыгыз капкыннан, канатларым каерылган.
Карт кара карга - карга карчыгы – кара кайгыда. Кычкыралар:
- Кар-р, кар-р, капкынга капкан карганың кече кызы – кара кашлы, кара күзле Каракаш. Килегез, каргалар, коткарыгыз. Кар-р, кар-р...
Кара керфекле Каракашны карарг килеп кунды кара каргалар карга.
- Кар-р, кар-р, кайда Калтайның каты күңелле Кара Кәлиме, кил капкының карарга, коткар кече карендәшебез Каракашны.
Каргаларның карылдавы, күлдә кышларга калган кыр казлары каңгылдавы, козгынның коточкыч “коң-коң” кычкыруы кош-кортларның колагына кагыла, күңелләренә кайгы китерә.
Кара Кәлим килгәндә, карурманның кошлары: карчыгалар, козгыннар, карлыгачлар, каргалар карга кунганнар, кара кайгыга калганнар. Кышын кычкырырга курыккан кәккүкләр калмаган. Капкорсак кабаннар, камылларга, кураларга корсакларын кашый-кашый, кабаланып киләләр. Кыска койрык куяннар каеннарга качып кына курка-курка карыйлар. Кайбер кылый күзләр, колакларын кага-кага, келтер-келтер көләләр:
- Капкынга капкач карга, кабыргага кунмаслар, кыерсытмаслар.
Капкынга капкан, карга күмелгән кап-кара күзле, кап-кара кашлы карга кызын күреп катып калды Кәлим.
Каркылдаша каргалар:
Коткар кара карганы!
Коткармасаң карганы,
Күңелең кара калсын,
Карга канатларыдай
Кулларың каерылсын...
Канга каткан карганы коткарды Кәлим. Кочагында – каурыйлары каралган, койрыгы кыркылган, күңелкәе кителгән карга кызы. Күп кайгылар кичергән кара карганың кече кызы Каракаш, Кара Кәлим Калтайга кайтып киттеләр. Кайткач, Каракаш каршына капчыктан коелган карабодай, кукурузлар куелды. Карга кышка куелган кишер, кыяр, кабак, кавын-карбызларны капкалады. Кара керфек – Каракашка көч керде, көзгегә карап көязләнде, көлемсерәп куйды, Кәлимне кичерде.
Кырык көннән карга кызы канатларын какты.
- Кар-р, кар-р, кайда карендәшләрем...
Каракашның кычкыруын көткән карендәшләре: карт карганың киленнәре, кысык күзле кызлары, “килмешәк” кияүләре, кода-кодачалары, карчык-корчыклар – кәшпер каргалар, күмәкләшеп, каркылдап, капка, киртә, кәрнизләргә кундылар. Кара Кәлимнең кулында - күкрәкләре кабарган, купшыланган карга кызы.
Кәлимнең кара калфаклы картие Кадерниса карчыкның, күрше кызлары Кәүсәрия, Камәриянең күзләре карт карганың кече кызы кап-кара күзле Каракашта. Кәләпүшен кыек кигән, кара күлмәкле, кергә каткан камзуллы Котбетдин карт карак куркытырга куелган карачкыдай катып калды.
Кәлинең кәкре койрыклы “Каштанка”сы, кызыл койрыклы карт күркәсе, кәрзиннән кәбестә кимергән кәҗәсе кызык күренешне концерт караган кебек карыйлар, көләләр. Күмәк көлүгә “Каранай”ның кап-кара колыны кешнәп кушылды. Кара каргаларның кабиләсе Каракаштан калмыйча, карурманга, киң кырларга карап, күккә күтәрелделәр.
Каргалар кар-р, кар-р киләләр,
Каналарын кага-кага.
Кара Кәлим карап калды,
Керфекләрен кага-кага.

Мәсхүдә Миркадамова, Октябрь районы, Енапай авылы.



Сәхифәне әзерләү өчен, "Ватаным Татарстан" газетасы, FORVO әйтелешләр базасы аудиоматериаллары файдаланылды.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz