Татар теленнән кыскача белешмәлек (сүзлекчә)

Абстракт мәгънә Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә.
Аваз ияртеме Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша.
Аваз үзгәрешләре I. Комбинатор үзгәрешләр:
1. Аккомадация - янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары.
2. Ассимиляция - авазларның бер-берсенә охшашлануы.
3. Диссимиляция - авазларның охшашсызланулары.
Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:
1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу.
2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну.
3. Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала).
4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы.
5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу.
6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру.
7. Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы.
II. Позицион үзгәрешләр:
1. Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү.
2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү.
3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе.

Авазларның чиратлашуы бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе.
- Фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу
- Тарихи чиратлашу

Аергыч Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк.
Төрләре:
1. Тиңдәш аергыч
2. Тиңдәш түгел аергыч

Аерымлану Иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту.
Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары/нигезләре:
1. Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш.
3. Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасында мәгънә мөнәсәбәтләре искә алына. Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле. Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый.
4. Җөмләнең эчтәлеген саклау, ике төрле аңлауга юл калдырмау. Мәгънәгә зарар килмәсен өчен, алдагы өч нигез сакланса да, аерымлану кагыйдәсеннән читләшү булырга мөмкин.

Актив лексика Телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.
Алмашлык Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.
Төркемчәләре:
1. Зат алмашлыгы
2. Күрсәтү алмашлыгы
3. Билгеләү алмашлыгы
4. Сорау алмашлыгы
5. Юклык алмашлыгы
6. Билгесезлек алмашлыгы
7. Тартым алмашлыгы.
Алфавит / әлифба Язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелгән җыелмасы. Татар алфавитында 38 хәреф бар. 12се – сузык аваз хәрефләре, 24е – тартык аваз хәрефләре. Калынлык һәм аеру билгесе (ъ), нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) аваз белдерми. Татар алфавиты: а, ә, б, в, г, д, е(ё), ж, җ, з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п, р, с, т, у, ү, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я.
Алынма сүз Халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.
Гарәп алынмаларының күрсәткечләре:
1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала.
Әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б. 2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар.
Әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими.
3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах.
4) Өч тартык килү юлы белән ясала:
а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;
ә) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;
б) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;
в) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;
г) г л м: гыйлем, галәм, галим;
д) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;
е) к т п: китап, котып, сәркатип.
5) күбесе сингармонизм законына буйсынмый.
Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.
Фарсы алынмаларының күрсәткечләре:
1. ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);
2. –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала:
сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;
3. стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;
4. на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур).
5. Күбесе сингармонизм законына буйсынмый.
Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.
Антитеза Күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура.
Антоним Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.
Мәгънәләренә карап:
1. Әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган
2. Вакыт төшенчәсен белдерә торган
3. Процессларны каршы куя торган
4. Әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган
Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:
- тел антонимнары
- контекстуаль антонимнар
Антропонимика Ономастиканың кеше исемнәре, ата исеме, кушамат, псевдонимнарның килеп чыгышын, төзелешен, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләәрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган бер тармагы.
Аныклагыч Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк.
Арго Бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.
Үзенчәлекләре:
- тар даирәдә генә кулланыла
- ясалма була
- сөйләү объектын яшерү максатында кулланыла
- сөйләм теле чаралары киң кулланыла
Афоризм Кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия әйтем.
Аффикс Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфема, кушымча.
Аффиксация Кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү.
Әйтем Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.
Басым 1. Фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе).
2. Логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).
3. Сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы):
- экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора;
- микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора;
- музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.
Бәйлек Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.
1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б.
Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.
3. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.
Бәйлек сүзләр Урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.
Бермәгънәлелек / моносемантик сүзләр Сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте.
Билингвизм Билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире.
Варваризм Чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: ok.
Вульгаризм Әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика.
Гади сөйләм теле Әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирүче, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар.
Гидроним Барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы.
Гомумхалык лексикасы Әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.
Диалект Телнең билгеле бер төбәктә генә таралаган төре.
1. Урта диалект: - тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);
- казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);
- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);
- бөре сөйләше (Башкортстанда);
- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);
- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);
- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);
- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);
- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);
- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);
- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
- златоуст сөйләше (Башкортстанда);
- каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

2. Көнчыгыш диалект / көнбатыш себер татарлары диалекты. 1) Тубыл-иртыш төркеме:
- төмән сөйләше;
- тубыл сөйләше;
- саз ягы сөйләше;
- тәвриз сөйләше;
- тара сөйләше.
2) Бараба төркеме.
3) Том (Томск) төркеме:
- калмак сөйләше;
- юеште-чат сөйләше.

3. Көнбатыш диалекты / мишәр диалекты: - сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
- чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
- чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
- мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
- хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
- темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
- ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
- кузнецк сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
- байкибаш сөйләше (Башкортстанда);
- шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
- эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).

Диалектизм Билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре.
Диалектология Тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.
Дифтонг Ике сузык авазның бер иҗектә килүе.
Жаргон / сленг / гәп сүзе Бер үк профессия, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр.
Нинди иҗтимагый катламда кулланылуга карап:
1. Киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган жаргон
2. Тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык ук итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон
Җөмлә Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге.
Җөмләләрне төркемләү.
1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
1) Грамматик таркала торган җөмлә
2) Грамматик таркалмый торган җөмлә
2. Әйтү максаты ягыннан:
1) Хикәя
2) Сорау
3) Боерык (өндәү)
4) Тойгылы
3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
1) Раслау җөмлә
2) Инкяр җөмлә
4. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
1) Җыйнак
2) Җәенке
5. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
1) Бер составлы:
- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә)
- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә)
2) Ике составлы
6. Хәбәрлекнең санына карап:
1) Гади
2) Кушма
7. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
1) Тулы
2) Ким
Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була.
Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.
Җөмләдә сүз тәртибе 1. Сүзләрнең туры/уңай тәртибе
2. Сүзләрнең кире тәртибе
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше 1. Тезүле бәйләнеш
Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар.
Тезүле бәйләәнешне белдерүче чаралар:
- Тезү, санау, каршы кую интонациясе
- Тезүче теркәгечләр
2. Ияртүле бәйләнеш
Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:
1) Хәбәрлекле мөнәсәбәт
Чаралары:
- Хәбәрлек кушымчалары
- Зат һәм сан кушымчалары
- Сүз тәртибе
- Интонация
- -ныкы/-неке кушымчасы
- Чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары
- Кайбер бәйлекләр
Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.
2) Ачыклаулы мөнәсәбәт
Чаралары:
- Кушымчалар
- Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
- Сүз тәртибе
- Сүзләрне кабатлау
- Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр
- Мәнәсәбәтле сүзләр
- Янәшә тору чарасы
- Сүзнең лексик мәгънәсе
- Фраза басымы
Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.
3) Аныклаулы мөнәсәбәт
4) Чаралары:
- Аныклау интонациясе (көттерү паузасы)
- Аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр
Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.
Зоонимика Ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы.
Идиома Сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.
Төрләре:
3. Әйтем
4. Мәкаль
5. Әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр
6. Фигыль + фигыль калыбындагы идиома
7. Аналитик идиома
8. Мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз калыбындагы идиома
9. Ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар
10. Лексик-гармматик идиома
11. Кинетик идиома
12. Термин идиома
13. Канатлы әйтелмә
14. Образсыз идиома.
Иҗек Әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.
Иҗек калыплары:
1. С
2. СТ
3. СТТ
4. ТСТ
5. ТСТТ
6. ТС
Биредә С – сузык авазны, Т тартык авазны аңлата.
Төрләре:
- ачык иҗек - сузыкка беткән иҗек
- ябык иҗек - тартыкка беткән иҗек
Интонация Сөйләмдә тавышның хәрәкәте: күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, сузыбрак әйтелүе, паузалар ясалу. Компонентлары:
- Пауза
- Логик басым
- Фраза басымы
- Тойгы басымы
- Сөйләм көе
Төрләре:
- Тулы
- Күтәрелүче
- Төшүче
- Катнаш
Көенә карап:
- Хәбәр итү интонациясе
- Санау интонациясе
- Каршылык интонациясе
- Көттерү интонациясе
- Аныклау интонациясе
Исем Предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? Нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.
1. Ялгызлык исем (бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем)
2. Уртаклык исем (бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атаучы исем)
Искергән сүзләр Актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.
1. Тарихи сүзләр – кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет һәм күренеш атамалары.
2. Архаизмнар – предмет һәм күренешләрнең искергән атамалары.
Ия Җөмләдә баш килеш мәгънәсендәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк.
Төрләре:
- гади ия
- тезмә ия
Каламбур Стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану.
Калька Чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.
Канатлы сүз 1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм.
2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.
Кереш сүз Җөмләнең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерүче модаль кисәге.
Килеш 1. Баш килеш (кем? нәрсә?)
2. Иялек килеш (кемнең? нәрсәнең?)
3. Юнәлеш килеш (кемгә? нәрсәгә? кая?)
4. Төшем килеш (кемне? нәрсәне?)
5. Чыгыш килеш (кемнән? нәрсәдән? кайдан?)
6. Урын-вакыт килеше (кемдә? нәрсәдә? кайда?)
Кыек килешләр – кушымчалы килешләр (баш килештән кала барысы да).
Кисәкчә Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:
1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер
7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.
Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән, да/дә, та/тә.
Конкрет мәгънә Әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.
Контекст Анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагментлары, өлеше.
Космоним Барлык төр күк җисемнәре атамалары.
Көнкүреш сүзләре Көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары.
Кушма җөмлә Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә.
Төркемләү:
1. Аерым җөмләләре нинди чаралар белән бер-берсенә бәйләнүенә карап:
1) Тезмә кушма җөмлә - үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә.
- Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
2) Иярченле кушма җөмлә - бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә.
Бәйләүче чараларының төренә карап:
- Аналитик
- Синтетик
Мәгънәсенә карап:
- Иярчен ия
- Иярчен хәбәр
- Иярчен тәмамлык
- Иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире)
- Иярчен аныклагыч
- Керешмә җөмләләр
3) Катлаулы кушма җөмлә
- Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
- Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә)
- Катнаш кушма җөмлә
Лексик мәгънә Билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.
Лексика Телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.
Лексикография Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы.
Лексикология Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.
Макротопоним Кулланылыш даирәсе ягыннан киң катлауга билгеле зур географик объект атамасы.
Метафора Бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.
Метонимия Ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп.
Микротопоним Зур булмаган географик объектларның чикле территориядә таралган атамалары.
Модаль сүзләр Җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.
Морфема Сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге.
Нейтраль лексика Аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр.
Неологизм Мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге.
Төрләре:
1. Лексик неологизм
2. Лексик-семантик неологизм
3. Лексик-грамматик неологизм
4. Окказионализм
Ойконим Барлык төр торак атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре.
Оксюморон Антономик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе.
Омоним Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.
Төрләре:
1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.
Ономастика Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.
Ороним Ландшафт, рельеф атамалары.
Орфоэпия Нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.
Орфография Телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.
Орфографик принциплар:
1. Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.
2. Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.
3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.
4. График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.
5. Дифференцияләнгән язылыш омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла (байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала)).
Пароним Яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр.
Пассив лексика / пассив сүзләр Көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә урнашырга өлгермәгән сүзләр (искергән сүзләр, неологизмнар).
Полисемия Сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы.
Профессиональ лексика / һөнәри лексика Билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм экспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы.
Рәвеш Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме. Төрләнми. Күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Сыйфат яки рәвешне ачыклап килергә мөмкин. Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.
Төркемчәләре:
1. Саф рәвешләр
2. Күләм-чама рәвешләре
3. Охшату-чагыштыру рәвешләре
4. Вакыт рәвешләре
5. Урын рәвешләре
6. Сәбәп-максат рәвешләре
Сан Әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.
Сан төркемчәләре:
1. Микъдар саны
2. Тәртип саны
3. Бүлем саны
4. Чама саны
5. Җыю саны
Семантика 1. Мәгънә.
2. Телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.
Семасиология Сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.
Сингармонизм / сузыклар гармониясе Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.
1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о], [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.
Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:
- кушма сүзләрдә
- алынма сүзләрдә
- кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә
- -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.
Синекдоха Сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү.
Синонимнар Мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.
Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.
Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.
Синонимнарның төрләре:
1. Идеографик синонимнар
2. Стилистик синонимнар
3. Эмоциональ-экспрессив синонимнар
4. Абсолют синонимнар
Синтагма Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны.
Стиль Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.
Сузык авазлар Сүзнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:
1) түбән күтәрелешле: [а, ә]
2) урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э]
3) югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]
Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:
1) алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
2) арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.
Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:
иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э]
Сүз төркемнәре Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.
Телебездә барлыгы 13 сүз төркеме бар.
1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерүче сүзләр):
1) исем
2) сыйфат
3) рәвеш
4) сан
5) алмашлык
6) фигыль
7) аваз ияртемнәре
2. Бәйләгеч сүз төркемнәре (сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүзләр):
1) бәйлек
2) теркәгеч
3. Хәбәрлек сүзләр
4. Модаль сүз төркемнәре (сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр):
1) модаль сүз
2) ымлык
3) кисәкчә
Сүз ясалыш ысуллары 1. Морфологик юл – сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүз ясау.
2. Синтаксик юл – аерым сүзләрнең ниндидер бер бәйләнешләре нигезендә яңа сүз ясалу.
3. Морфологик-синтаксик юл / конверсия – бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү нәтиҗәсендә яңа сүз ясалу.
4. Лексик-семантик юл – сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп яңа сүз ясалу.
5. Фонетик юл – аерым авазлары, я басымы үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясалу.
Сүзлекләр I. Энциклопедик / күпкырлы
1. Универсаль
2. Махсус
II. Филологик
1. Тәрҗемәи сүзлекләр
2. Бер тел сүзлекләре:
1) аңлатмалы сүзлекләр
2) алынмалар сүзлеге
3) синонимнар сүзлеге
4) этимологик сүзлек
5) диалектологик сүзлек
6) фразеологик сүзлек
7) орфографик сүзлек
8) терминнар сүзлеге
9) ономастик сүзлек
Сүзтезмә Мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе.
Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап:
- ирекле сүзтезмә
- фразеологик сүзтезмә була.
Төзелеш буенча:
1. Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә)
2. Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә) Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап:
1. Фигыль сүзтезмә
2. Исем сүзтезмә
3. Сыйфат сүзтезмә
4. Сан сүзтезмә
5. Алмашлык сүзтезмә
6. Рәвеш сүзтезмә
7. Хәбәрлек сүзле сүзтезмә
Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар:
- Кушымчалар
- Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
- Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр
- Янәшә тору чарасы
- Кабатлаулар
Сыйфат Предметның билгесен белдереп, нинди кайсы, кайдагы кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.
Сыйфатларны, белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:
1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.
Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:
1. Гади дәрәҗә
2. Чагыштыру дәрәҗәсе
3. Артыклык дәрәҗәсе
4. Кимлек дәрәҗәсе
Тарихи сүз Кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет-күренешләрнең атамалары.
Тартык авазлар Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.
1. Ясалу урыннары буенча:
- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м]
- ирен-теш: [в, ф]
- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р]
- тел уртасы: [й]
- тел арты: [к, г]
- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х]
- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ]
- фарингаль (йоткылык): [һ]
2. Ясалу ысулы буенча:
- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, ﺀ(һәмзә)]
- ярым йомык [м, н, л, ң]
- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ]
- калтыраулы [р]
3. Артикуляцион яктан:
- борын тартыклары: [м, н, ң]
- авыз тартыклары: калган 25 се.
4. Акустик яктан:
- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]
- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.
Тартым Исемнәрнең, махсус кушымчалар ярдәмендә, предметның сөйләүчегә, затның башка предметка, затка караганын белдерүче грамматик категория.
1. I зат берлектәге тартым
2. II зат берлектәге тартым
3. III зат берлектәге тартым
4. I зат күплектәге тартым
5. II зат күплектәге тартым
6. III зат күплектәге тартым
Тартым төшенчәсе 4 төрле юл белән белдерелә ала.
- Тартым кушымчалары ярдәмендә
- Зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары ярдәмендә
- Зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары яки исемнәр ярдәмендә
- -ныкы, -неке кушымчалы сүз ярдәмендә.
Тәмамлык Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге.
Төрләре:
1. Туры тәмамлык
2. Кыек тәмамлык
Текст Сөйләмнең мәгънәви, логик, коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге. Өлешләре:
- Башлам өлеше
- Төп өлеш
- Бетем/йомгаклау өлеше
Теркәгеч Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.
1. Тезүче теркәгечләр:
- Җыючы - һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни...ни.
- Каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары.
- Бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.
2. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.
Термин Төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган бер мәгънәле сүз яисә сүзтезмә.
Терминология Аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы.
Топоним Ономастиканың географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш даирәсен өйрәнә торган тармагы.
Троп Сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.
Халыкара лексика Мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашылып, кардәш булмаган берничә телдә кулланыла, тормышның төрле өлкәләренә карый торган сүзләр.
Фигыль Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.
1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:
- Хикәя
- Боерык
- Шарт
- Теләк
2. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):
- Исем фигыль
- Сыфат фигыль
- Хәл фигыль
- Инфинитив
Фигыль юнәлешләре Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә.
1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): - л, -ыл, -ел.
4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т һ.б.
Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер.
Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк.
Фигыльдә дәрәҗә белдерү Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.
1. –гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә.
2. -штыр/-штер, -ыштыр/-ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә.
3. –ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы эшнең тулы булмавын белдерә.
4. –ымсыра/-емсерә, -мсыра/-мсерә кушымчасы эшнең кимлеген белдерә.
Фигыльдә заман формалары Хикәя фигыльнең заман формалары: 1. Хәзерге заман
2. Үткән заман
1) Билгеле үткән заман
2) Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман
3) Тәмамланмаган үткән заман
4) Күптән үткән заман
5) Кабатлаулы үткән заман
6) Киләчәк үткән заман
3. Киләчәк заман
1) Билгеле киләчәк заман
2) Билгесез киләчәк заман
Сыйфат фигыльнең заман формалары:
1. Хәзерге заман сыйфат фигыль
2. Үткән заман сыйфат фигыль
3. Киләчәк заман сыйфат фигыль
- Беренче төр
- Икенче төр
- Өченче төр
Фонема сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.
Фонетика Тел белеменең авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.
Фонология авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар.
Фразеологик әйтелмә Мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:
1. Фразеологик ныгытма
2. Фразеологик бердәмлек
3. Фразеологик тезмә
Фразеология 1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы.
2. Лексикологиянең таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган тармагы.
Хәбәр Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәге.
Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап:
- Фигыль хәбәр
- Исем хәбәр
Төзелеш ягыннан:
- Гади хәбәр
- Тезмә хәбәр
- Кушма хәбәр
Хәбәрлек сүзләр Сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк). Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.
Хәл Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәге.
Мәгънәләре ягыннан төрләре:
1. Урын хәле
2. Вакыт хәле
3. Сәбәп хәле
4. Максат хәле
5. Рәвеш хәле
6. Күләм хәле
7. Шарт хәле
8. Кире хәл
Цифрлар Санның шартлы билгеләре.
1. Гарәп цифрлары: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.
Зуррак, укуны җайлаштыру өчен, саннар цифр+сүз ярдәмендә языла ала. Гадәттә ул меңнән башлана.
2. Рим цифрлары: I – 1, V – 5, X – 10, L – 50, C – 100, D – 500, M – 1000.
Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Алар, башлыча, гасыр, безнең эра елларын күрсәтү, числода, ай санын язуда, сыйныф, разряд, категория, отряд, әсәр томнары кебек саннарны күрсәтү өчен кулланыла.
Чит сөйләм Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме.
Формалары:
1. Туры сөйләм (диалог, монолог, цитата)
2. Кыек сөйләм
3. Уртак сөйләм
Ымлык Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.
Төрләре:
1. Эмоциональ ымлыклар / хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.
2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярна белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).
Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б.
Эвфемизм Әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр.
Экзотик сүз Аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары.
Эндәш сүз Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз.
Этимология 1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән.
2. Сүзнең килеп чыгышы.
Этноним Төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары.
Этнонимика Ономастиканың этнонимнар барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.
Ялгызлык исемнәр 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.
2. Кушаматлар.
3. Географик атамалар.
4. Газета, журнал, китап исемнәре.
5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре.
6. Мактаулы исемнәр.
7. Кинофильм, спектакль исемнәре.
8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәр.

Ярдәмче фигыльләр 1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша)
2. Икән
3. Имеш
4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша)
5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша)
6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша)


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz