Анализ тәртибе, үрнәкләр


СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ 1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.
3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелешләрен билгеләп (калынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.).
6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.

Тикшерү үрнәге.
Ничек үтәсе соң кеше булып
Гомер дигән шушы сиратны. (Р. Фәйзуллин)
1. Гомер - сүз ике иҗектән тора: го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә.
2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар.
3. Авазлар: [гъ], [ө],[м ], [ө], [р];хәрефләр: "гэ", "о", "эм", "э", "эр".
4. Сузык авазлар [ө],[ө], икесе дә нечкә иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына.
5. Тартык авазлар: [гъ], [м], [р] - барысы да яңгыраулар.
6. А) Сүзнең беренче иҗегендә "о" хәрефе языла, [ө] әйтелә, чөнки хәзерге татар алфавитында [гъ] авазын белдерү өчен хәреф юк, аның калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, шундый язылыш кабул ителгән.
Ә) Сүзнең икенче иҗегендә[ө] әйтелә, "е" языла, чөнки "о", "ө" хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына.
СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ 1. Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен табарга: бер мәгънәле яки күп мәгънәле (күп мәгънәле сүз булса, башка мәгънәләрен аңлатырга).
2. Туры яки күчерелмә мәгънәле булуын күрсәтергә (күчерелмә мәгънәле булса, төрен билгеләргә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).
2. Сүзнең омонимын табарга, булса, төрен (саф омоним, омофон, омограф, омоформа) билгеләргә.
3. Сүзнең синонимнарын барларга.
4. Сүзнең антонимын күрсәтергә.
5. Әлеге сүз кергән фразеологизмнарны тупларга.
6. Сүзнең килеп чыгышын (генезисын) билгеләргә: гомумтөрки(татар) сүзе яки алынма сүз (гарәп, фарсы, рус,европа телләре сүзе).
7. Кулланылыш даирәсе ягыннан төрен (гомумхалык сүзе, диалектизм, профессионализм (термин), жаргон, арго) күрсәтергә.
8. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләргә: искергән сүз (архаизм, тарихи сүз), неологизм, актив сүз.
9. Эмоциональ-экспрессив катламга мөнәсәбәтен билгеләргә (битараф сүз, көнкүреш сүзе,китапча сүз).
Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)

Дөнья
1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.
2. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).
3. Омонимы юк.
4. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.
5. Дөньялык мәгънәсендә антоним – ахирәт.
6. Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.
7. Гарәп сүзе.
8. Гомумхалык сүзе.
9. Актив сүз.
10. Китапча сүз.
СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1. Сүз төркемнәрен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтергә.
2. Сүзнең тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдаш сүз әйтергә.
3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләргә.
4. Сүзнең нигезен күрсәтергә.

Эшчеләребез
1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез, 4 мәгънәле кисәктән тора.
2. Сүзнең тамыры – эш, тамырдаш сүзләр: эшле, эшчән, эшлекле.
3.-че – ясагыч кушымча, исемнән исем ясый; -ләр- мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы, күплекне белдерә; -ебез – мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч кушымча, тартымның I зат күплек кушымчасы.
4. Сүзнең нигезе – эшче.
Эш – че – ләр – ебез

СҮЗ ЯСАЛЫШЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ 1. Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә.
2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга.
3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләргә.

Эшчән
1. Сыйфат.
2. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән исемнән сыйфат ясалган.
3. Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ
Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт…
Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара.
– Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара. (М.Хәсәнов)
ИСЕМ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.
3. Санын әйтергә.
4. Килешен әйтергә.
5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә.
6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә.

урманны
Исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ (хикәя, шарт, боерык фигыльләр) 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.
3. Төркемчәсен билгеләргә.
4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
5. Зат-санын күрсәтергә.
6. Юнәлешен билгеләргә.
7. Заман белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. Төрләнсә, заманын билгеләргә.
8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.
9. Ясалыш төрен әйтергә.

калдылар
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, III зат, күплек санда, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр (әтисе белән теге абзый калдылар), тамыр сүз.
ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ (сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.
3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.
4. Юнәлешен әйтергә.
5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә.
6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
7. Ясалыш ысулын ачыкларга.

утырган

Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган хәл составында (арбага утырган килеш), тамыр сүз.

сөйләшеп
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, заман белән төрләнми, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз.
ИСЕМ ФИГЫЛЬ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.
3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.
4. Юнәлешен әйтергә.
5. Санын күрсәтергә.
6. Килешен билгеләргә.
7. Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.
8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
9. Ясалыш ысулын әйтергә.

узуын
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык (узуын күр), тамыр сүз.
СЫЙФАТ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Дәрәҗәсен ачыкларга.
3. Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә.
4. Кайсы сүз төркемен ачыклый икәнен әйтергә.
5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә.
6. Ясалыш төрен әйтергә.

кызыл
Сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исемне ачыклаган (яфраклар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
САН 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.
4.Төрләнү, төрләнмәвен әйтергә.
5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
6. Ясалыш төрен әйтергә.

икенче
Сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый (якка); төрләнми, җөмләдә аергыч, тамыр сан.
РӘВЕШ 1.Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
4. Ниниди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
5. Ясалыш төрен ачыкларга.

бераздан
Рәвеш, мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый (калдылар), җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз.
АЛМАШЛЫК 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.
4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
5. Ясалыш төрен әйтергә.

нинди
Алмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, төрләнми, исемне ачыклый (агачлар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
АВАЗ ИЯРТЕМЕ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Мәгънәсен аңлатырга.
3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә.
4. Ясалышын аңлатырга.

шыгыр–шыгыр
Аваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз.
БӘЙЛЕК 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә.
3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

белән
Бәйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге абзый).
ТЕРКӘГЕЧ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

ә
Теркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгечнең каршы куючы төре, җөмләләрне бәйли.
КИСӘКЧӘ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.

гына
Кисәкчә, модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый.
ХӘБӘРЛЕК СҮЗ 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга.
3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга.

бар
Хәбәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр.
ЫМЛЫК 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.

ай-яй
Ымлык, модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган).

СИНТАКСИК АНАЛИЗ

СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ АНАЛИЗЛАУ 1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару.
2. Гадиме, катлаулымы икәнен билгеләү.
3. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү.
4. Ияртүче сүздән чыгып, билгеләмә бирү (исем сүзтезмә, сыйфат с., фигыль с., рәвеш с., сан с., алмашлык с.)
5. Иярүче һәм ияртүче сүздән чыгып, тулы билгеләмә бирү.
6. Компонентлары арасында мәгънә мөнәсәбәтен билгеләү. Ияртүче сүздән чыгып, иярүчегә сорау кую.
7. Компонентлары арасындагы грамматик бәйләүче чараларны күрсәтү.

Искәрмә.
Ия белән хәбәр, тезмә сүзләр сүзтезмә була алмыйлар.
Фразеологик әйтелмәләр тотрыклы сүзтезмәләр булалар.
Сүзтезмәләр ике мөстәкыйль сүз төркеменнән генә төзеләләр.

Анализ үрнәге.

Машина килеп туктап, Фидая чыгуга,хатын-кызлар кулларын сузып, хуплап, ачык йөз белән аңа таба атладылар, кочаклап аркасыннан каккаладылар.(М. Маликова)

Хуплап атладылар – гади сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар (фигыль), иярүче – хуплап(фигыль). Бу фигыльле фигыль сүзтезмә. Иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган процессның үтәлү рәвешен белдерә. Иярүче ияртүчегә -п кушымчасы ярдәмендә иярә.

Ачык йөз белән атладылар – катлаулы сүзтезмә, ияртүче сүз – атладылар (фигыль), иярүчесе – ачык йөз белән (сыйфатлы исем сүзтезмә). Бу – исемле фигыль сүзтезмә. Иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган эш-хәлнең үтәлү рәвешен белдерә. Бәйләүче чара – белән бәйлеге.
Без әдбиятның яшәеш формасы булган китаплар алдында аерата бурычлы. (М.Г.)

ГАДИ ҖӨМЛӘ АНАЛИЗЫ 1. Җөмләнең грамматик нигезен билгеләргә.
2. Җөмләнең җыйнакмы-җәенкеме икәнен билгеләргә.
3. Тулымы, кимме булуын ачыкларга.
4. Составы ягыннан төрен ачыкларга.
5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.
6. Эндәш һәм кереш сүзләр, аерымланган яки тиңдәш кисәкләрнең булу-булмавын ачыкларга.

Бу гади җөмлә, җөмләнең грамматик нигезе – Без бурычлы; бу җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя җөмлә, җөмләне катлауландыручы кисәкләр юк.
ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯГЫННАН ТИКШЕРҮ 1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның төрен билгеләргә, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә.
2. Ия группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.
3. Хәбәр группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.

без – гади ия, зат алмашлыгы белән белдерелгән;
бурычлы – гади исем хәбәр, ясалма сыйфат белән белдерелгән;
аерата – күләм хәле, күләм-чама рәвеше белән белдерелгән, хәбәргә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;
китаплар алдында – кыек тәмамлык, исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән, хәбәргә бәйлек сүз ярәмендә бәйләнгән;
формасы булган – аергыч, исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән, китаплар сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;
яшәеш – аергыч, ясалма исем белән белдерелгән, формасы сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;
әдәбиятның – аергыч, исем белән белдерелгән, формасы сүзенә иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.
ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге гади җөмләләрнең грамматик нигезләрен аерып күрсәтергә.
2.Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларны күрсәтергә.
3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга.
4. Схемасын төзергә.
(1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, (2) ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде. (Г.Б.)
Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора.
Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан;
Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе.
Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.
Җөмләнең схемасы:
[ … ][ … ]
ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, грамматик нигезләрне күрсәтергә.
2. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә.
3. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.
4. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга.
5. Җөмлә төзелешен күрсәткән схема төзергә.

(1) Берәве дә өшемәгән, туңмаган, (2) әйтерсең лә кыш бөтенләй булмаган. (Җ.Д.)
Бу – иярченле кушма җөмлә.
Граматик нигезләре: беренче җөмләдә – Берәве дә өшемәгән, туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә.
Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе.
Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр.
Җөмләнең схемасы:
[ … ], (әйтерсең лә …)
КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ТИКШЕРҮ 1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелешен һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтергә.
2. Схема төзергә.
3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен әйтергә.

(1) Очы-кырые күренмәгән (2) бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, (3) хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә. (Ә.Еники)
Грамматик үзәкләр: 1) Очы-кырые күренмәгән; 2) иген якын; 3) кыштырдаулары ишетелә.
Икенче җөмлә – баш җөмлә, беренче һәм өченче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Беренче иярчен җөмлә – синтетик аергыч җөмлә, бәйләүче чарасы – -гән кушымчасы; өченче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, бәйләүче чарасы – шулкадәр мөнәсәбәтле сүзе.
Беренче иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки ул үзе ачыклаган сүз белән янәшә килгән, икенче һәм өченче җөмләләр арасында өтер куела, чөнки бәйләүче чара – шулкадәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзе, әйтү максаты буенча бу хикәя җөмлә, шуңа күрә җөмлә ахырына өтер куела.
(… -гән) [… шулкадәр …], (…).
Бу – тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz