ХАТАЛАР ӨСТЕНДӘ ЭШ

Ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышы 1 нче бирем.
Беренче, икенче һәм өченче төркемдәге тезмә исемнәрнең язылышында аерма нидән гыйбарәт? Шуны ачыклагыз.

I.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Татарстан Фәннәр академиясе
Төньяк Боз океаны
Иске Татар бистәсе
Татарстан Дәүләт музее

II.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Рәссамнар берлеге
Язучылар берлеге
Халыкара академия
Бөтентатар иҗтимагый үзәге
Татарстанның халык артисты
Татарстанның атказанган укытучысы
Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәдәният министрлыгы
Авыл хуҗалыгы министрлыгы
Халыкара укытучылар көне
Халыкара хатын-кызлар көне
Ватанны саклаучылар көне
Корбан бәйрәме
Сабантуй бәйрәме
Сөмбелә бәйрәме

II.
Дәүләт Думасы
Татарстан Министрлар Кабинеты
Татарстан Президенты
Милли Мәҗлес
Татарстан Республикасы
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Казан Кремле

туган ил - Туган ил • Ватан сүзенең эчтәлегенә туры килгән туган ил сүзе баш хәрефтән языла:

Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм. (Ф.Кәрим)

• Башка барлык очракларда туган ил сүзе юл хәрефеннән языла:

И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта.
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кутуй)

Бу очракта ничек язарсыз?

Нинди матур минем ...уган илем,
Җир шарында тиңнәр юк аңа! (Ә.Исхак)

Елмаеп алыйк!
(Укучылар дәфтәреннән)

13/10/2011
"Аккошлар" исемле изложение язганнан соң.
• Шул вакытта күл өстендә кояшлар төркеме күренә.
5/10/2011
"Күңелле өмә" исемле изложение язганнан соң.
• Аларның бәрәңге машина йөртүче юк әле.
• Игенчеләр ат йөртүче булганнар.
• Тимер көрәк, кәрзин, чиләк бәрәңге җыярга килгәннәр.
• Алар ике тәртә атның арбасына тагып, бәрәңге базына салганнар.
тагын: 15/09/2011
• Бүгенге көнчыгыш бигрәк тә матур булды.
• Минем бик озын һәм бик матур Киек Каз Юлыннан йөргән бар.
• Алма бакчасында безнең элек бабайларыбыз алмагач утыртканнар.
• Сугышта булган хәзергесе дөньяда яшәгән ветеран бабайларыбызны хөрмәт итәм. Аларга кем генә кара күзлектән карый икән? Андый кеше юктыр дип уйлыйм.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz