кимендә ике сүздән торалар;
телдә үзгәрешсез яшиләр;
сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр;
составындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин түгел;
бербөтен мәгънә аңлаталар;
җөмләнең бер кисәге булалар;
күчерелмә мәгънәдә кулланылалар.
Ирекле сүзтезмәләрдән ничек аерылалар?
Ирекле сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырып була, ә фразеологизмнардагы сүзләрне алыштыру мәгънә үзгәрүгә китерә.
Фразеологизмнарны бер сүз белән дә әйтеп була. Мәсәлән, түбә күккә тию - сөенү.
1. Күңел ничек кителә? Фразеологизм белән әйтегез.
2. Ике саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
3. “Куш йөрәкле” дип нинди кешегә әйтәләр?
4. Туксан тугыз саны белән башланган 3 фразеологик әйтелмә языгыз.
5. “Күз буяу” ничек була?
6. Бер саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
7. Кеше кайчан кош өстендә кала?
8. Кеше кайчан колагын сала?
9. Тамак, борын белән бәйле икешәр фразеологик әйтелмә языгыз.
10. Тел һәм теш белән бәйле бишәр фразеологик әйтелмә языгыз.
11. “Йөрәктән чыккан”, “йөрәккә тоз салу”, “йөрәк җитү” фразеологик әйтелмәләренең мәгънәләрен сүзлектән табып аңлатыгыз, языгыз.
12. Биш саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
13. Кешенең күңелен ничек күреп була?
14. Дүрт саны белән башланган 5 фразеологик әйтелмә языгыз.
15. Йөзе ак булу; итәккә тагылу; исәпкә бар, санган юк. Мәгънәләрен сүзлектән карап языгыз.
16. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.
а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.
ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.
17. Фразеологизмнарны кулланып, “Минем дустым” дигән темага хикәя төзегез. (Мәсәлән, сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, таш йөрәкле, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы һ.б.)
18. Г.Әхмәтованың "Мин көнне ничек үткәрдем?" исемле шигыреннән фразеологик әйтелмәләр табыгыз. Ничәү булды?
Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.
Урын-җирне дә җыймыйча,
Мәктәпкә китеп бардым.
Борыным салынган иде,
Очрады, ярый, җан дустым.
Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым.
Без икәүдән–икәү генә –
Яттан шигырь сөйләп бардык.
Көне буе баш күтәрми,
Җиң сызганып белем алдык.
Судан коры чыктым бүген:
Сорадылар – җавап бирдем.
Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйли белдем.
Тел очында торган җавап,
“Эһ” дигәнче, башка килде.
Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.
Башым күккә тия язды,
Борын күтәрмәдем ләкин.
“5” ле алгач, кәеф яхшы,
Ал да гөлгә әйләнде көн.
Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.
Бөтен савыт-сабаларны
Ялт иттерде үскән улы!
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
19. Фразеологизмнарның татарча эквивалентларын табыгыз:
Камня на камне не оставить - ...
И в ус не дует - ...
К чёрту на куличках - ...
Высосать из пальца - ...
Как в воду опущенный - ...
Аршин проглотил - ...
Быть на седьмом небе - ...
Бить баклуши - ...
Заблудиться в трёх соснах - ...
Во все лопатки - ...
Вымотать душу - ...
Ворон считать - ...
Глаз не сомкнуть - ...
Голова содовая - ...
Голова идёт кругом - ...
Держать язык за зубами - ...
Задать стрекоча - ...
Ехать в Тулу со своим самоваром - ...
За семью замками - ...
Закинуть удочку - ...
Зарубить на носу - ...
20. Бирелгән фразеологизмнарны 5 синонимик ояга аерып языгыз.
Килмәгән җире юк; ай бирде кояш алды; агач атка атландыру; җанга ягымлы; әлифне таяк дип тә белмәү; күз күрде кулга тимәде; каеш биреп юкә алу; агачтан сандугач кына ясамый; сукыр тавыкка бар да бодай; кура җиләге күк; алтын куллы; төп башына утырту; күзнең явын алырлык; артыннан күз дә иярми; кәкре каенга терәтү; белмимнең беләге авыртмый; баскан җирдән ут чыгара; суырып йотарлык; аягы җиргә тими; сай йөзә; кулыннан килмәгән эше юк; яшен тизлеге белән; төпсез чанага утырту; кулы кулга йокмый.
21. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итегез.
Төпсез мичкә - ...
сүзне җилгә ташлау – ...
кул селтәү – ...
колак чите белән – ...
яман күз – ...
уртак тел табу – ...
сай йөзү – ...
дүрт куллап – ...
ике тамчы су кебек – ...
озын телле – ...
акылга утыру – ...
кармак салып карау – ...
көймәсе комга терәлү – ...
күз буяу – ...
борын төбендә - ...
һуштан язу – ...
бәхет йөзлеге белән туган – ...
кесәгә сугу – ...
ана сөте белән керү - ...
теле кычыта – ...
баш вату – ...
теше тешкә тими – ...
алтынга күмү - ...
кулга алу – ...
булса булды, булмаса юк – ...
башын салу – ...
озын сүзнең кыскасы – ...
яттан белү – ...
Forvo татарча әйтелешләр базасындагы фразеологизмнар белән танышыгыз, аңлашылмаганнарының мәгънәләрен сүзлектән карагыз. Ничә яңа фразеологизм исегездә калды? Берничәсе белән җөмлә төзегез.
Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.
Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том– Казан: Тат.кит.нәшр.,1989; II том– Казан: Тат.кит.нәшр.,1990.
Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек.–Казан: Мәгариф, 2001.
Гарифуллин С.Ф. татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек. - Казан: "ХӘТЕР" нәшрияты, 2010.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |