Киңәшләр

   Эш кәгазьләре язарга өйрән (үрнәкләр)

Татар телендә рәсми эш кәгазьләре бик күптән барлыкка килгән. Үзенең чыганаклары белән алар турыдан-туры Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорларындагы канцелярия эшчәнлегенә барып тоташа һәм 19 нчы гасыр ахырына кадәр килеп җитә.

17 — 18 нче йөзләрдә һәм 19 нчы йөзнең беренче яртысында иске татар әдәби теле рус дәүләтенең шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмиятткә ия булган.

Мәскәүдә дипломатик хатлар, гадәттә, русча һәм татарча төзелгәннәр. Рус дәүләте исеменнәнән Кырымга, Төркиягә,Урта Азия халыкларына һәм шулай ук Иран, һиндстан, Монголиягә ул чорда җибәрелгән дипломатик документлар, башлыча, иске татар телендә язылганнар. 17 — 18 нче йөзләргә караган татарча рәсми документларның икенче төркемен рус дәүләтенең үз эчендәге һәртөрле административ язышу үрнәкләре төрле донесениеләр, крестьяннар исеменнән язылган гаризанамәләр, күмәк хатлар, юридик документлар (дәгъванамәләр, милек бүлешү турындагы язмалар, солыхнамәләр, метрика кенәгәсеннән күчермәләр, указлар, манифестлар, боерыклар, халыкка өндәмәләр, югарыда утыручыларга юлланган рапортлар һ.б.) тәшкил итә.

Татар телендә язылган әлеге документлар Мәскәү һәм Казан архивларыңда да сакланып калганнар. Татар теле республикабызда рус теле белән бергә дәүләт телләре дип игълан ителгәч, туган телебездә рәсми эш кәгазьләре кулланылышы бик нык киңәйде.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, һәркем, тормышның кайсы гына тармагында эшләсә дә, үзенең тәрҗемәи хәлен, үтенечен, ышынычын, кылган гамәленең эчтәлеген һ.б. язма рәвештә башкаларга да җиткерә белергә тиеш. Эш кәгазьләрендә җөмләләр кыска, әмма төгәл эчтәлекле, ачык аңлаешлы була


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz