Татар теле. 5 нче сыйныф

[һ] һәм [х] тартыклары

[һ] һәм [х] тартыклары бер-берсенә охшасалар да, ясалу урыннары белән бик нык аерылалар. [һ] авазы йоткылыкта ясала, ул йоткылык стеналарының тараюы нәтиҗәсендә барлыкка килә. [х] - кече тел тартыгы. Ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Бу авазлар икесе дә саңгырау һәм өрелмәле.

Сүзләрнең әйтелешен игътибар белән тыңлагыз һәм языгыз:


1.
2.
3.
4.
5.
6.
7.
8.
9.
10.
11.
12.
13.
14.
15.
16.
17.

Язганнарыгызны тикшерегез: 1. һ авазы
2. һәйкәл
3. һәрвакыт
4. иҗтиһат итү
5. мөһим
6. әһәмият бирү
7. пәһлеван
8. мәшһүр
9. илһам
10. мәһабәт
11. һавада йөзү
12. зәһәрле елмаю
13. каһарман
14. җәһәт
15. алиһә
16. һөнәр
17. шөбһә салу


Ныгыту өчен күнегү:

Сәхифәне әзерләү өчен, FORVO әйтелешләр базасы аудиоматериаллары файдаланылды.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz