Татар теле. 5 нче сыйныф

Һәмзә тартыгы

['] - бугаз тартыгы. Аны әйткәндә, тавыш ярылары йомыла һәм кинәт кенә ачылып китә. Ул шаулы (саңгырау), йомык һәм парсыз тартык. Бу аваз, нигездә, гарәп теленнән кергән сүзләрдә һәм балалар телендәге берничә сүздә генә күзәтелә.

Сүзләрнең әйтелешен игътибар белән тыңлагыз һәм языгыз:


1.
2.
3.
4.
5.
6.
7.
8.
9.
10.
11.

Язганнарыгызны тикшерегез: 1. мөэмин
2. мөэмин-мөселман
3. маэмай
4. җөрьәт итү
5. тәэмин
6. тәэсир итү
7. яхшы тәэсир итү
8. тәэмин итеп торучы
9. ялкау маэмай
10. тәэмин ителү
11. авыр тәэсир итү


Сәхифәне әзерләү өчен, FORVO әйтелешләр базасы аудиоматериаллары файдаланылды.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz