Сайт тарихы


ХУШ КИЛӘСЕҢ, УНИВЕРСИАДА!

2012 ЕЛ - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТАРИХИ-МӘДӘНИ МИРАСЫ ЕЛЫ

2012 нче елда - Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма китапка 400 ел (1612)

   ГАЛИҖӘНАП КИТАП!
   Китап белән эшләү юллары

ЯҢАЛЫКЛАР АРХИВЫ

Бәйрәм белән!

5 октябрь, 2011 ел. - 20:40

Хөрмәтле һөнәрдәшләрем! Укытучы һөнәре - җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек хезмәт. Мөгаллим куйган хезмәт бәрабәренә кешеләр бу катлаулы тормышта аңлы-белемле булырга, кыенлыклар алдында югалып калмаска, һәр проблемадан чыгу юлын табарга, әти-әнине, туган җирне, гаиләне, сайлаган һөнәреңне чын күңелдән яратырга өйрәнә. Бала күңеленә салынган игелеклелек орлыклары нәкъ менә Укытучы тырышлыгы, аның йокысыз төннәре, алны-ялны белми хезмәт куйган көннәре белән яулана. Бәйрәм уңаеннан барлык мөгаллимнәргә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, катлаулы һәм җаваплы хезмәтебездә зур уңышлар телим! Киләчәк көннәрегез матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, бәхетле яшәргә язсын. Күңелләрегез һәрчак көр, хезмәт көннәрегез имин булсын!

Яңа уку елы белән!

22 август, 2011 ел. - 21:40

Үзенең борчу-мәшәкатьләре, кайгылы да, шатлыклы да көннәре белән көтеп алган җәй айлары узып бара. Барлык мөгаллимнәр инде уку алды мәшәкатьләренә күмелде. Балалар да түземсезлек белән мәктәп ишекләрен ачып керергә, сыйныфташлары, дуслары белән очрашуга, мавыктыргыч яңа дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, түгәрәкләргә ашкынып тора, китап-дәфтәрләрен, уку кирәк-яракларын барлый.

Тиздән, бик тиздән яңа уку елы башлана. Сайт та сезне яңа үзгәрешләр белән каршы ала, хөрмәтле коллегаларым, кадерле укучылар, сайт кулланучылары. Җәй - укытучы өчен ял гына түгел, үткәннәргә нәтиҗә ясап, яңа планнар кору вакыты да.

1. Игътибар итсәгез, сайтта навигация бераз үзгәреш кичерде:
- "Укытучының китап киштәсе" бүлеге "Татар теле" бүлегенә күчерелде;
- "Мөслим төбәге фольклоры" бүлеге сайтка сылтама булудан туктап, сайт эшчәнлеген чагылдырган, сезнең өчен файдалы материалларны үз эченә алган бүлеккә әйләнде;
- Шәҗәрәгә һәм район методик берләшмә сайтларына сылтамалар горизонталь менюга күчерелде;
- "Укучылар, сезнең өчен!" бүлеге бетерелде;
- "Тематик бүлекләр" исемле блок барлыкка килде;
- вертикаль менюдан артык тоелган элементлар алынды.

2. Укучылар эшчәнлеген оештыруны күз алдында тоткан яңа проектларга нигез салынды:
- "Татар теленнән эш дәфтәре" бүлегендә татар мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән өстәмә материаллар, дәрес өчен кирәкле булган һәм мөстәкыйль үзләштерүне таләп иткән кызыклы мәгълүматлар, сылтамалар, белемнәрне тикшерү өчен онлайн тестлар тәкъдим ителә. Үткәннәрне кабатлау һәм искә төшерү өчен, әлеге бүлектә шулай ук "Хаталар өстендә эш", "Сүзлекчә", "Анализ тәртибе", "Дөрес язу кагыйдәләре" исемле яңа бүлекчәләр булдырылды. "Бу - кызыклы", "Елмаеп алыйк!" исемле бүлекләр булдыру планы да бар.
- "Әдәбияттан эш дәфтәре" шулай ук укучыларга кызыклы материалларны бер урынга туплау максатында булдырылды. Биредә һәр сыйныф укучылары өчен аерым битләрдән башка "Әдәбият теориясе", "Язучыларның шәхси сайтлары", алгы биттә "Сәнгать дөньясына сәяхәт", Яңа китап - яңа дус" исемле яңа бүлекчәләр ачылды.
- Һәр ике бүлектән дә "Атна соравы" исемле рәсем аша интеллектуаль бәйге бүлегенә күчәргә мөмкин. Барысына да көчем һәм сәламәтлегем җитеп бетсә, ул ике фән буенча оештырылыр дип көтелә. Сез дә үз укучыларыгызны әлеге бәйгедә катнаштыра аласыз. Бүгенге көндә кызыклы сораулар базасын булдыру өстендә эшлим. Сез дә бу эштә миңа ярдәм итә аласыз. Әлегә ике төрле җавап формасы куеп карадым. Һәр икесенең дә үз уңайлыгы һәм үз кимчелеге бар. Кайсы кулайрак икәнен вакыт күрсәтер.

3. Март-апрель айларында нигез салынган "Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!" бүлеге даими рәвештә яңа материаллар белән баетыла. Бу бүлекнең "Шүрәле биштәрен"ә аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш сайт кулланучылары күзенә күренми торган бик күп төзәтү эшләре дә башкарылды: эзләү функциясе тулысынча "Яндекска тапшырылды", интернет челтәрендә мәгълүмат белән уртаклашуны тизләтү өчен "Бүлешү" төймәсе куелды һ.б. Кыскасы, барысы да сезгә уңайлы булсын өчен эшләнә, дусларым.

Яңа уку елы яңа идеяләргә, уңышларга бай ел булсын, укучыларыбыз безне тирән белемнәре, яхшы тәрбия сыйфатлары белән сөендерсен! Бәйрәм белән!




ЯҢА 2011 НЧЕ ЕЛ БЕЛӘН!

31 декабрь, 2010 - 20:15

Хөрмәтле коллегаларым, кадерле укучылар, әти-әниләр, сайтымның даими кулланучылары, кунаклар. Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм. Нинди генә булмасын, үтеп баручы ел һәммәбезнең тормышында үз эзен калдырды. Киләсе ел матур хыял-өметләрегезне акласын, көтелмәгән шатлыклар, зур җиңүләр, иҗат дәрте алып килсен. Алдагы елда сынауларга бирешмичә, сау-сәламәт булып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!



Бәйрәм белән!

16 ноябрь, 2010 - 21:00
Сайтымның хөрмәтле кулланучылары, кадерле кунаклар! Барыгызны да КОРБАН БӘЙРӘМЕ белән котлыйм. Аллаһыбыз ил-көннәребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, күзләребезгә нур биреп, тигезлектә, муллыкта һәм шатлыкта ярдәмләшеп яшәүне насыйп итсә иде!


Белем бәйрәме - 2010

1 сентябрь, 2010 - 21:00
Ашкынып та, бераз борчылып та яңа уку елына аяк бастык. Мәктәпләргә ашкынып киләбез, чөнки җәй көне күп көч туплап килүче белемгә сусаган укучыларыбызны сагындык. Аларның өмет-ышаныч тулы йөрәгенә шәфкатьлелек, итагатьлелек орлыгы сибәсе бар, күңелләрендә ата-анага, олы-кечегә хөрмәт, туган илеңне, туган телеңне ярату, аның белән горурлану хисләрен үстерәсе, яңа белемнәр белән коралландырасы бар. Борчылып киләбез: дәүләтебез, хөкүмәтебез мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре язмышы, балаларыбызның ана телендә уку хокукы турында җитәрлек дәрәҗәдә кайгыртучанлык күрсәтә алырмы. Өмет белән киләбез: алда зур сынаулар, күп киртәләр торса да, татар мөгаллименең әле белеме нык, көче җитәрлек, йөрәге аның иҗат дәрте, яңа идеяләр белән тулы. Сабыр канатларыбыз сынмасын да сау-сәламәт булыйк, хөрмәтле коллегалар. Төкле аягыгыз белән, кадерле укучыларыбыз. Яңа уку елы белән!


Саубуллашу вальсы - 2010

24 май, 2010 - 21:00



Якташыбыз Фоат Садриев Тукай бүләгенә лаек булды!

27 апрель, 2010 - 08:00
2010 елда Габдулла Тукай премиясенә язучы Ркаил Зәйдулла, язучы Фоат Садриев, баянчы Владимир Федотов, сынчылар Асия Миңнуллина һәм Илдар Ханов ия булды. Тантанада язучы Фоат Садриев сүз алып иҗатына югары бәя биргәннәре өчен Татарстан Хөкүмәтенә, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә, Татарстан Язучылар берлегенә, мөслимлеләргә, татар китабын укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең яшәешебездә бөек көч бар, ул – халык вөҗданы, бу – гаделлек дигән сүз. Тукайның бөтен иҗаты, тормышы халык вөҗданы белән тулы. Тукай татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге ул. Минемчә, һәрбер иҗат кешесе шул хакта уйланырга тиеш. Мин дә кулымда каләм барда милләтемә хезмәт итәчәгемә ышандырам”, – диде ул.

Барлык лауреатларны, бигрәк тә авылдашыбыз Фоат абый Садриевны чын күңелебездән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, Фоат абый. Сез бу бүләккә инде күптән лаек булырга тиеш идегез. Без Сезнең һәр яңа әсәрегезне зур түземсезлек белән көтеп алабыз, укыйбыз, уйланабыз, балаларны да уйландырабыз. Сездәге гамь безгә дә күчә. Рәхмәт Сезгә!


Хезмәтем - җан рәхәтем!

15 апрель, 2010 - 22:20
Хөрмәтле сайт кунаклары! Әлеге сылтама буенча куелган презентация аша сез минем өч еллык хезмәт уңышларым белән таныша аласыз. Күләме 66 Мб. Тиздән видеоверсиясен дә тәкъдим итәрмен.


Сайт яңалыклары

13 апрель, 2010 - 22:20
Бүген сайтымның төп бүлекләр рәтенә http://www.myheritage.com порталы ярдәмендә төзелгән нәселебез шәҗәрәсенә сылтама урнаштырдым. Аны сезгә үрнәк буларак кына тәкъдим итәм. Күпләр http://www.myheritage.com порталы мөмкинлекләре белән таныш тадыр инде. Интернет дөньясына әле генә аяк басучыларга нәсел шәҗәрәсен булдыруның заманча да, уңайлы да, сыйфатлы да юлын күрсәтәсем килде. Әлбәттә, шәҗәрәнең барлык өлешләрен дә сез күрә алмассыз, чөнки аның кайбер кызыклы мөмкинлекләре кунаклар күзеннән яшерелгән. Гаилә шәҗәрәсенә кушылганнар аны тулыландыруда үз өлешләрен кертә алалар. Әлеге сайтны булдыру өчен бер тиен дә акча түгү кирәкми, барысы да бушка эшләнә. Әмма түләүле тарифның үз өстенлекләре бар. Татар хәрефләре дә монда үзләрен иркен тоталар. Порталда теркәлеп, үз гаилә сайтыгызны сез дә булдыра аласыз. Үсеп килүче балаларыгыз белән бергә-бергә эшләү өчен менә дигән файдалы шөгыль дә, тәрбия чарасы да була ала әлеге гамәлегез. Уңышлар телим сезгә.

Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге игълан ителде


28 март, 2010 - 10:20
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Шулай итеп, 2010 елда татар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле республика премиясенә дәгъва итүчеләр арасында Татарстан китап нәшриятында 2005 елда нәшер ителгән “Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар”, 2008 елда чыккан “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китаплары өчен язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстан китап нәшриятында 2001–2007 елларда басылган “Бәхетсезләр бәхете” трилогисе өчен Фоат Садриев, “100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын туплаганы һәм татар халык җырларын танытканы өчен Мирсәет Сөнгатуллин, “Җиңүнең хатын–кыз йөзе” бишенче симфониясе һәм “Минем Казаным” исемле фортепиано һәм оркестр өчен 1нче санлы концерты өчен Шамил Тимербулатов, 1995–2009 елларда концерт программаларын югары сәнгати төзегәне һәм башкарганы өчен Владимир Федотов бар.

Танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен Асия Минуллина, Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен Илдар Ханов (“Расстрел” рельефы (Казань), “Ватан–ана” һәйкәле, “Гомер агачы” сыны (Чаллы), “Шигърият агачы” сыны (Тукай–Кырлай авылы, Арча районы), “Тукай рухы – мәңгелек” исемле серия өчен нәкышчы Ринат Харисов, нәкышчы, график Васил Ханнанов, нәкышчы Расих Әхмәтвәлиевтан торган “Чыңгызхан” Иҗат берләшмәсе рәссамнары да кандидатлар исемлегендә.

Театр әһелләре арасында быел Тукай премиясенә “Бурлак” пьесасы өчен Чаллы Татар дәүләт театры иҗат коллективы – пьеса авторы Мансур Гыйләҗев, режиссер Фаил Ибраһимов, Демьян Потапович ролен башкарган Инцав Фәхретдинов, Гаяз ролен уйнаган Рафик Каюмов дәгъва итә.

Билгеле булганча, лауреатларның исемнәре Казанда 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк.

* Милли әдәбиятта яңа мөмкинлекләр ачкан иҗат
* Фоат Садриев иҗатына бер караш. Әхсән Шәрипов: Яшәү көче табарсың
* 31 марта в Муслюмовской центральной библиотеке прошел вечер встречи с кандидатом государственной премии им Габдуллы Тукая писателем Фоатом Садриевым

* Владимир Федотов: Татар көйләрен дөньяга таратуыма горурланам
* Ркаил Зәйдулла: Кеше үз вөҗданы алдында җавап тотарга тиеш
* Яр Чаллы татар дәүләт драма театры: “Бурлак” Тукай бүләген дәгъвалый


“Шигърият агачы” һәм башка әсәрләре өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән сынчы һәм рәссам Илдар Ханов гомерен багышлаган кайбер иҗат җимешләре белән таныштыра.


8 Март белән!


7 март, 2010 - 22:20
Кешелекнең иң мөлаем затлары – кызлар, апалар, әниләр, әбиләр! Гүзәллек-чибәрлек, мәрхәмәтлелек, сабырлык-түземлелек үрнәге булган сөйкемле хатын-кызларыбыз! Иң садә бәйрәмебез уңаеннан, изге теләкләремне кабул итеп алыгыз. Йөзләрегез һәрчак шатлык нуры бөркеп, йөрәкләрегез мәхәббәт, мәрхәмәт, наз белән тулып торсын. Һәммәгезнең янында ышанычлы дуслар, таяныр терәк-сөеклегез, игелекле, сөйкемле балалар, кадерле әти-әниләрегез булсын. Игътибар һәм ихтирамга лаек булып, сөеп һәм сөелеп, бәхетләргә генә төренеп яшәргә язсын Сезгә!

Сайт яңалыклары


3 март, 2010 - 00:20
Хөрмәтле сайт кулланучылары, коллегалар!
Сезнең белән төп биттә аралашмаганга байтак вакыт үткән икән. Әмма моңа карап кына сайтны яңарту, баету өстендә эш һич туктап тормады. Үзгәрешләрне үзегез дә күрми калмагансыздыр. Игътибар итсәгез, төп бүлекләрдә яңа блоклар барлыкка килде, үземнең яңа материалларыма анонслар төп биттә биреп барыла. Форумга, каталогка, “Мәктәп сайтлары” бүлегенә яңа сылтамалар урнаштырылды. Сайтның “Татар теленнән эш дәфтәре” исемле бүлегенә нигез салынды. Ул әле проект хәлендә генә. Киләчәктә аны да үстерергә уйлап торам. Бүгенге көндә “Мөслим төбәге фольклоры” сайтын яңартабыз. Әлеге сайт инде мөстәкыйль проект буларак яши башлады. Анда булган яңалыклар, үзгәрешләрдән хәбәрдар буласыгыз килсә, сайт белән даими танышып бара аласыз. Барысы да сезнең өчен эшләнә, хөрмәтле коллегалар, кадерле укучылар.

Интернет укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү, тәҗрибә алмашу, өстәмә белем алу, туктаусыз үз өстеңдә эшләү, камилләшүгә этәргеч бирүче бик көчле мәгълүмат чыганагына әверелә бара. Хәзерге вакытта өйдән чыкмыйча гына, актуаль проблемалар күтәрелгән форумнарда аралашып, ялгызың гына хәл итә алмастай мәсьәләләрнең чишелешен табарга, дөньякүләм конкурс-марафоннарда катнашып, үз табышларыңны дөньяга танытырга, киңәш-табышларың белән башкаларга ярдәм итәргә мөмкинлекләр күп. Алардан тиешенчә файдалана белергә генә кирәк.

Яңа проектта - яңа материаллар!


20 октябрь, 2009 - 22:15
Хөрмәтле сайт кулланучылары, кунаклар!
Октябрь аенда сайтның "Мөслим төбәге фольклоры" бүлегенә фольклорыбызның яңа үрнәкләре өстәлде. Әлеге бүлекне материаллар белән баетуда бик күпләрнең өлеше керә. Ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын!


Сайтка яңа проект кушыла!


16 сентябрь, 2009 - 15:00
Хөрмәтле сайт кулланучылары, кунаклар!
Бүген сезнең игътибарга сайтымның өр-яңа проектын - Мөслим төбәге халык авыз иҗатына багышланган кушымтасын тәкъдим итәм. Әлеге сайтта тәкъдим ителгән материаллар инде күп еллар буена альбом, төрле тупланма рәвешендә тупланып, елның-елында укучыларыбызның мөстәкыйль эшләре белән тулыланып килә. Аны бер китап итеп туплап бастыру идеясе дә бар иде. Әмма халкыбызның, туган төбәгебезнең рухи хәзинәсе шулкадәр бай икән: елдан-ел бу байлыклар арта, яңа материаллар белән байый гына бара. Мөслим икенче урта мәктәбе укучылары белән берлектә башлаган бу эшебез әле һич тә тулы түгел кебек безгә. Шуңа күрә әлеге эшебезне интернет-проект рәвешендә дәвам итәргә уйладык. Материалларны бергә-бергә туплау, җыелганнарыннан уртак файдалану мөмкинлеге бирә бирә бит заманча технологияләр. Авылларыбызда әкият, риваять-легендалар сөйләүче, көйләп мөнәҗәтләр әйтүче, бәетләр чыгаручы, милли биюләребезне, җырларыбызны башкаручы, йолаларны җиренә җиткереп үтәүче изге күңелле кешеләребез, онытыла барганнарын заманча төсмерләр белән сәхнә түренә алып менүче фольклор ансамбльләре, сәнгатькярләребез, үзешчән башкаручыларыбыз хәзер дә бар. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Максатыбыз - алар турында сезгә дә сөйләү, фольклор үрнәкләрен бер урынга туплап, киң даирәгә таныту. Материалларның күләмле булачагын күз алдында тотып, әлеге проект өчен яңа адрес ачылды. Сез аны http://muslumfolklor.narod.ru буенча да таба аласыз. Хатлар, кунак язмалары өчен сайтта аерым бүлекләр булдырылган. Тәкъдим ителгән авыз иҗаты әсәрләренең кайберләре әле беркайда да басылмаган: алар авыл китапханәләреннән, аерым кешеләр кулыннан кулъязма рәвешендә язып алынган. Мөслим төбәге фольклоры белән кызыксынучыларның эзләнүләре, табышлары өчен менә дигән чыганак була ала сайтыбыз. Авылларыбызда төрле риваятьләр белән бәйле бик матур урыннар бар. Шуларның фотоларын сайт кулланучыларына да күрсәтәсебез килә. Әлеге проектыбызны тулыландыру, халык иҗатының яңа үрнәкләре белән баетуда без райондашларыбызның, читтә яшәүче якташларыбызның ярдәменә өмет итәбез. Мәктәп укучылары, укытучылар да бу эштән читтә калмас дип уйлыйбыз. Сайтлары булганнарга баннер алмашырга тәкъдим итәбез. Рәхим итегез!


Яңа уку елы котлы булcын!


28 август, 2009 - 13:30
Хөрмәтле сайт кулланучылары, кунаклар! Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән котлыйм.
Беренче сентябрь барчабызны язгы ташкын кебек зур-зур эшләргә, борчу-шатлыкларга бөтереп алып кереп китә дә, уку елы, тәмамлангач, бер ел үттедәмени инде дигән аптыраулы халәттә калдырып китеп тә бара. Яңа уку елы хәере белән килсен, үзебезнең дә, укучыларыбызның да уңышларына сөенеп кенә эшләргә язсын.




Сайтка - 1 яшь!


25 июль, 2009 - 08:20
Бүген сайтның Бөтендөнья пәрәвезендә яши башлавына нәкъ 1 ел тулды, дуслар. Әлбәттә, искиткеч зур тизлек белән үсүче интернет-технологияләр заманында минем сайт - зур океанда бер тамчы гына ул. Әмма барысының да юктан бар булганын искә алсак, сайтның һәр элементы артында эзләнү, мәгълүмат туплау, ялгышлар, алардан нәтиҗә ясаулар торганын күрербез. Бигрәк тә татар телендә эшләүче сайтлар өчен киртәләр очрап кына тора. Аллага шөкер, татар интернеты бүген үсештә. Бу вакыт эчендә мин шуңа инандым: авыр вакытларда ярдәм кулы сузардай, акыллы, төпле киңәшләре, файдалы эшләре белән булышырга әзер торучы ихлас кешеләр бетмәгән икән әле дөньяда. Бүген мин Белем.ру программистларына (Раил Гатауллин, Фәрит Зәйниев һ.б.), Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбенең биология укытучысы Нигъмәтуллин Рәшит абыйга, Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булатка, Арча районы Кушлавыч мәктәбе укытучысы Әюпов Илфарга, Мөслим 2 нче урта мәктәбе укытучысы Суфиәхмәтов Илдар Василовичка зур рәхмәт хисләремне җиткерәм. Эшегездә алга таба да гел уңышлар гына юлдаш булсын, сау-сәламәт килеш, дуслар, туганнар, якын кешеләребезнең терәк-таянычы булып, аларның да ярдәмен тоеп яшәргә язсын барыбызга да! Иң зур рәхмәтем - Сезгә, хөрмәтле сайт кулланучылары. Сез булмасагыз, эшнең мәгънәсе дә булмас иде. Сез җиткергән матур теләкләр мине алга таба эзләнүләргә этәрә, яңа эшләргә канат куя. Рәхмәт барыгызга да!


Сайтта яңа мөмкинлекләр!


21 июль, 2009 - 22:10
Хөрмәтле сайт кулланучылары!
Бу көннәрдә сайтка яңа мөмкинлекләр өстәлде. Сез хәзер сайтка сылтаманы, нинди браузерда эшләвегезгә карамастан, яраткан закладка сервисыгызга турыдан-туры салып куя аласыз. Тәкъдимнәрегезне туплау, аларның үтәлешен күзәтеп бару яисә башкаларныкы өчен тавыш бирү өчен, идеяләр сандыгы булдырылды. Әлеге мөмкинлекне дә сынап карагыз. Бүгеннән башлап, сайтка куелган презентацияләрне видео режимында да карап булачак. Моның өчен "Татар теле" һәм "Әдәбият" бүлекләрендә аерым битләр ачылды, шуннан карый һәм күчермәли аласыз.



Сайт яңаруын дәвам итә!


14 июль, 2009 - 10:10
Хөрмәтле сайт кулланучылары! Сайт яңаруын дәвам итә: барлык битләрне дә диярлек Сез хәзер бертөрле бизәлештә күрәсез. Үзгәртелмәгән бүлекләр, игътибарны читкә юнәлтмәс өчен, махсус шулай калдырылды.
Сайтта яңа бүлек барлыкка килде. Ул "Вакыйгалар тасмасы" дигән исем алды. Үзем күргән, булган урыннардан алынган фото һәм видеоязмалар шунда урын алачак. Андагы материаллар сезнең өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанасы килә. Күпчелек фото һәм видео өчен урын Я.ру сервисыннан сайланды. Бу сайттагы урынны янга калдыру өчен шулай эшләнде, гаеп итмәссез дип уйлыйм.
Һәр биткә яңа мөмкинлек тә өстәлде. Ул - сайттан эзләү функциясе (менюның иң өске өлешенә урнаштырылган). Үзегезгә кирәкле мәгълүматны сайттан тизрәк эзләп табу өчен иркенләп куллана аласыз.
"Соңгы фикерләр" һәм "Яңа материаллар" дип аталучы ике меню блогы куелды. Биредә кулланучыларыбызның форум һәм кунак китабында сайтка карата әйткән фикерләренә, яңа материалларга анонслар урнаштырылачак.
Уң як өлештә мәгариф яңалыкларына сылтамалар куеп барыла. "Татар теле", "Әдәбият" бүлекләрендә дә шундый урыннар булдырылачак. Планнар күп, сайтны күзәтеп барыгыз. Сездән дә фикерләр көтеп калам. Рәхим итегез!



Кулланучылар игътибарына!


26 июнь, 2009 - 21:00
Дусларым! Бүген Сез сайтның төп битен яңа бизәлештә күрәсез. Төзелеше үзгәрмәде диярлек. Барысы да кулланырга уңайлырак булсын өчен эшләнә. Әкренләп башка битләр дә үз рәвешен алыр дип ышандырасы килә. Алда яңа сәхифәләр дә ачарга уйлап торам. Монысы әлегә кечкенә генә серем булып калсын...



Сайтның туган көне


25 июль, 2008
Бу көнне сайтка нигез салынды.



Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz