Әдәбият - 6 нчы сыйныф

“Кечкенә Апуш ничек зур Тукай булды?” исемле сочинение язу өчен план

I. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы.
II. Габдулланың Җаек шәһәрендәге тормышы.
     1. Туганнары белән очрашуы.
     2. Габдулланың мәдрәсәдә беренче көне.
III. Габдулланың бөек Тукай булып китүенә йогынты ясаган кешеләр.
     1. Ни өчен Габдулла Шәпеш хәлфәне яратмый?
     2. Нинди сыйфатлары өчен Сираҗи хәлфәне хөрмәт итә?
     3. Әхмәтша хәлфәгә ни өчен гомере буе рәхмәтле?
IV. Г.Тукай һәрвакыт безнең белән.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-29 16:30:20 ангелина: сочинение нужно.
2012-11-26 19:57:18 ДИАНА: ШАП
2012-11-11 16:17:22 Радис: Готовый сочинение нужен.
"Кечкенә Апуш" рәсеме
ИЛДУС ДИНДАРОВ
Гади генә илаһи бер мизгел:
Авыл өе... Тәрәз... Яран гөл...
Киң сәкедә Апуш, кашык тоткан;
Коштабакта катык, бәрәңге.
Мөлдерәмә кара күзләр нигә
Бәгырьләрне өзә бу хәтле?!
Мәктәпләрдә элек укыттылар:
"Ятим... мескен... Ә сез – бәхетле".
Өйрәттеләр тагы: ул нарасый
Фәкыйрьлектән мәэюс*** карый, дип;
(...Ул карашның асыл мәгънәсен,
Еллар үткәч, күпләр аңлый бит).
Без "бәхетле" – Тукай варислары –
Өс-баш бөтен хәзер, тамак тук.
"Бөек"ләрне күккә чөергәндә,
Туган телгә генә кадер юк.
Нәни Апуш әйтә төсле бүген,
Жәлләп, әрнеп безне күзли дә:
"Ана теленнән дә аерсалар,
Чын ятимлек шушы, үзе лә!"

2012-11-10 09:52:40 Раиля: рэхмэт бусы очен дэ!
2012-11-09 11:56:38 линур: сочинение кирәк.
2012-11-02 14:36:45 эндже: сочинение языгыз эле.
Сайтның максаты сезгә әзер сочинение язып утыруда түгел, ә аны язарга өйрәтүдә, Энҗе. Монда сез беркайчан да әзер сочинение таба алмаякчаксыз.
2012-10-27 20:56:40 макс: кечкенэ апуш



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz