Әдәбият. 6 нчы сыйныф

Хәсән Туфан




"Кайсыгызның кулы җылы" шигыре


Сорауларга җавап бирегез.
1. Шигырьне укып чыгыгыз. Шигырьне нинди өлешләргә бүләр идегез?
2. Һәр өлешкә аерым-аерым тукталыйк. Шигырь башындагы ике юл нәрсә турында сөйли?
3. «Күлмәк җиңен ертасымы?» дигән юллар лирик геройның нинди халәтен күрсәтәләр?
4. Лирик герой ни өчен юану эзли?
5. Шигырьнең икенче өлешендә лирик герой нинди хәбәр ишетә? «Алка» һәм «кабер». Ни өчен Х.Туфан бу сүзләрне янәшә куйды икән?
6. Дүртенче строфа нәрсәгә багышланган?
7. Ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар?
8. Ни өчен «еламаска өйрәтте» гыйбарәсе хис дәрәҗәсен күрсәтә? Әлеге сүзләр икенче тапкыр кабатланганда мәгънә үзгәрәме?
9. «Күлмәк җиңен ертасымы?» сүзләренең башка мәгънәсе бармы?
10. «Сугыш», «дала», «яралар» сүзләренең нинди мәгънәләре бар дип уйлыйсыз?
11. Күп хәсрәтләр күрү кешене чиргә, авыруга сабыштырамы?
12. Йөрәк авыртуы ул нәрсә, аны бәйләп буламы?
13. “Бәйлисе бар йөрәкне” ди Хәсән Туфан. Метафораның мәгънәсен әйтегез. Чынлыкта йөрәкне бәйләп буламы? Бу сүзләр үзара ничек яраша?

Шигырьне ике өлешкә бүлеп була: 1) лирик геройның даими хәсрәте; 2) башына төшкән яңа хәсрәте.
Лирик герой чыныккан, ихтыяр көчен арттырган дип уйларга мөмкин. Ул хәсрәт, кайгы хисеннаң арыну өчен юану эзли.
Алка – яшьлек, матурлык, ә кабер – үлем символы. Бу ике символ янәшә килеп, лирик геройның эчке хисләрен ачарга ярдәм итә.
Дүртенче строфа лирик герой өчен әлеге кешенең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуына багышлана.
Еламаска өйрәнү ул – бик күп хәсрәт чигү, күз яшьләренең кибүе, күп елау нәтиҗәсе. «Еламаска өйрәтте» гыйбарәсе икенче тапкыр кабатланганда мәгънә үзгәрә, чөнки лирик герой башта үз-үзен юата алырлык дәрәҗәдә була, ә яңа хәсрәт – хатынының үлеме өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә күтәрелә.
Күлмәк җиңен фронтта бәйләү пакеты булмаганда, соңгы чиктә генә ерталар. Күлмәк җиңе – символ. Ул хәсрәтне үз эченә бикләп, кешеләргә әйтми генә кичерү турында сөйли.
Сугыш – репрессияләр дулаган вакыт. Яралар - лирик геройның авыр хәсрәте.
Хәсрәтләр йөрәк авыртуга китерә.
Йөрәк авыртуы ул - яра, ә яраны бәйләп була, йөрәкнең үзен бәйләп булмый.
Йөрәк ярасы, яраны бәйләү – метафоралар. Алар хәсрәттән качу дигәнне аңлата.

Х.Туфан "Чәчәкләр китерегез Тукайга"

ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-26 17:29:15 Дилүзә: Бик яхшы! рәхмәт



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz