6 нчы сыйныф

Туфан Миңнуллин
"Авыл эте Акбай"
(1988)


Биремнәрне үтәгез.

1. Әсәрдә катнашучы төп геройлар белән танышыйк. Рольләрне бүлешеп, маскалар ясагыз, һәр маска үз героена телдән характеристика бирсен. Мәсәлән:
“Минем исеме – Тәмлетамак, иркә авыл песие. Миңа тычкан тотарга кушалар...”
“Мин – Сарбай. Минем дә чыгышым авылдан. Мине хуҗамнан урлап киттеләр...”
“Мин – Муйнак. Мин колли токымыннан. Мине этнең ни нәрсә икәнен белмәүче бер бәндә өенә алып кайтты да малаена уенчык урынына уйнарга бирде...”
“Мин – Акбай...”
“Ә минем исемем – Чарли, мин – пудель токымыннан...”
“Денди – бульдог...”
“Минем исемем – Актырнак. Мин – овчарка...” һ.б.

2. Сорауларга җавап эзлик.
- Сезнеңчә, этләрнең кайсын бәхетле язмышлы дип әйтергә мөмкин булыр иде?
- Урам этләре Актүш, Актырнак, Муйнак, Сарбайларның бәхетсезлеген нинди сәбәпләр белән аңлатырга?
- Сарбай үз тормышының кайсы вакытын сагынып искә ала? Ни өчен? Сез аның бәхеткә биргән аңлатмасы белән килешәсезме?
- Акбай Дүрткүзне ни өчен авылга алып кайта? Дүрткүзнең чыннан да озак вакытларга бәхетле булып китәчәгенә ышанасызмы?

3. Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекле эшләнешенә игътибар итик.
- Әсәр әкиятме, әллә хикәяме? Әкияткә хас нинди үзенчәлекләрен әйтә аласыз? Пьесамы? Ә ни өчен шулай да әсәрне әкият димибез?
- Эт исемнәренә салынган мәгънә турында уйланыйк. Мәсәлән, Акбай сафлык, пакьлек, тугрылык, җаваплылык, хезмәт сөю сыйфатларын үзенә туплаган, шуңа күрә Акбай исеме бирелгән. Дәвам итегез...
- Әсәрдәге техмә сүзләр белән бирелгән өзекләрне сәнгатьле итеп укып күрсәтегез, аларга персонажның характерына туры килеп торган көй сайлап, хор белән такмаклап карагыз. Такмакларда образларның рухи дөньясын ачкан сүзләрне сайлап алыгыз, аларны кертеп, мәкаль һәм әйтемнәр төзегез.

4. Персонажларның репликаларыннан шигырьгә якын булганнарын эзләп алыгыз, аерым-аерым укып күрсәтегез, нәтиҗә ясагыз.

5. Пьесадагы этләрнең язмышына, характер сыйфатларына бәйләп, үз этегез, аларны тәрбияләүгә керткән өлешегез, ирешкән уңышларыгыз турында сөйләгез. Этләрегез белән төшкән фотосурәтләрегезне дә алып килеп күрсәтә аласыз.

Сәхифә Г.Ә.Шакированың методик киңәшләренә нигезләнеп төзелде.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz