Әдәбият. 6 нчы сыйныф

Галиәсгар Камал
(1879 - 1933)


Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал 1879 нчы елның 6 нчы гыйнварында Казанда дөньяга килә. Бала вакыты Арча районы Масра авылында бабасы тәрбиясендә үтә. Алты яшькә җиткәч, авыл мәктәбенә укырга бара. Казанда яшәгәндә күңеленә уелып калган бер вакыйга була. Мич алдында уйнап утырган кечкенә Галиәсгарның итәгенә ут каба. Шунда хезмәт итүче дворник Фазыл малайны янып үлүдән коткары кала. Малайның корсак турысы пешә. Әнә шул вакыйга онытылмый торган вакыйга булып кала.

Яшүсмер вакытында Галиәсгар театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус постановкаларын карый, “Нива” журналын яздыра, рус мәктәбендә укырга хыяллана. Хәтта 3 еллык рус мәктәбендә укырга хыяллана. Әтисе улының бу хыялын сизеп, улыны милли-дини тәрбия бирергә ашыга. Галимҗан Баруди җитәкләгән ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга бирә. Егет әтисенең сүзен тыңлый, яхшы укый,тик күңеле белән генә риза булмый.

Мәдрәсәне тәмамлар алдыннан, дусты Борһан Шәрәф белән мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп, кулдан газета чыгаралар, ачыктан-ачык театрга йөриләр. Баруди боларны сизеп, Галиәкбәр агайга улын өйләндереп, мулла итәргә куша. Егет өйләнә, тик күңеленә тынгылык тапмый. Әтисе аны Истамбулга китап эшен өйрәнергә җибәрә. Казанга кайткач, ”Мәгариф” исемле китап сату сәүдәсен ачып җибәрә, басмаханә булдыра, 30 артык хәреф язу төрләрен уйлап таба.

1912 нче елны ”Йолдыз” газетасы редакторы Һади Максуди Камалны балкан-төрек сугышын яктыртыр өчен Истамбулга җибәрә. Ләкин Камалдан корреспондент чыкмый. Аның язмалары госпитальдән репортажлар һәм татарлар белән очрашу турында мәкаләләрдән артмый.

Төркиядә невроз белән авыру сәбәпле Казанга кайтып дәвалана. Бер ягы параличлана.

Властька большевиклар килгәч, ул аларны кабул итә. Вафатына берничә ел кала Г.Камал янә өйләнә. Күңеленә тынычлык таба. Өйле була. Куян һәм дуңгыз үрчетә башлый, балыкка йөри, шифалы үләннәр җыя. Аны язучылар союзына алалар, персональ премия билгелиләр, профессорлык пенсиясен бирәләр.

1933 нче елның 16 нчы июль көнендә әдип дачага барырга чыга. Таудан төшкәч, инешкә килә. Шулчак хәле китә. Дерелдәгән куллары белән ит төргән газета кисәгенә карандаш белән язмакчы булып ташка утырмакчы була – егыла. Ташка терәлеп бары тик: “Әсма, Әнәс, Мөхәммәт...барыгыз да бәхил булыгыэ...Кечкенә кызым Рәфиканы...” Авыл карчыклары ярдәм итмәкче булалар, тик инсульт драматургның гомерен өзә.



"Беренче театр" комедиясе


Жанры: комедия, тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, кешеләргә көлкеле якларны күрсәтеп иҗат ителгән сәхнә әсәре.

Конфликты: пьесаның үзәгендә искелек белән яңалык арасындагы тартыш ята. Каршылыкның бер ягында – театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Каршылыкның төп сәбәбе – беренче театр куелу.
Вәли – Гафифә, Вәли – Биби, Хәбибрахман – Факиһә, Биби – Факиһә, Биби – Фатих, Биби – Хәмзә бай арасында чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Тема: беренче театр куелу.

Проблемасы: искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.

Идея: яңалык, нинди генә киртәләргә очрамасын, барыбер җиңеп чыга.

Сюжет-композициясе
Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны булдырмаска тырышып йөри. Вәли - Гафифә, Вәли - Биби, Хәбибрахман - Факиһә, Биби - Факиһә, Биби - Фатих, Биби - Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.
Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.
Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.
Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.

Сәнгатьчә эшләнеше:
- сюжет-композиция төзеклеге;
- образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
- вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе.

Хәмзә бай иске фикерле Казан бае, усал, кыланышлары ямьсез итеп күрсәтелә. Аның “иске фикерле”леге нәрсәләрдә күренә соң?
- Театр куелуга каршы килүендә, аны куйдырмаска бөтен көчен куюында.
- Ә нәрсәләр борчый соң Хәмзә байны?
1) Яшьләрнең “урыссымак” булып китеп, милли традицияләрнең югалуы;
2) диннең мәсхәрә ителүе.
Хәмзә бай кебекләр заманында иң түрдә булганнар, һәр җирдә аларга юл бирелгән. Хәзер әнә берсенең дә исе китми: кибетчеләрнең дә, чәч алучының да, үз гаиләсенең әһелләре дә кулыннан ычкынып баралар. Әнә шулар байның кәефен кыра.
Хәмзә бай юкка да усалланып, тузынып йөрүчене гәүдәләндерми. Иҗтимагый да, шәхси дә мәсьәләләр турында уйланып-борчылып йөри торган, конкрет чаралар да күрергә күнеккән эшлекле кеше ул. Г.Камал безнең алга җир кешесен китереп бастыра. Образ бар яктан да начар-кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел.
Шәһәр бае, ул гына да түгел, башкала, мәркәз бае. Димәк, Хәмзә байның азмы- күпме зәвыклы икәнлеге шиксез. Аңа шәһәр түрәләре янына да юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керә Хәмзә бай. Юк-бар, тупас, зәвыксыз кешеләрне болар үз яннарына ияләштермәсләр.
Автор төсләрне дә дөрес сайлаган. “Башында бүрек, яшел кәләпүш”. Яшел – ислам дине байрагы төсе. Читекләре аягына сыланып тора, җыйнак һәм матур. Чалбар балагы аңа сыймый, шуңа күрә ул ак тасма белән бәйләнгән. Ак – татарга хас пакьлык, чисталык билгесе. “...Өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән...” Хәмзә байның прототибы – Г.Камалның кайнатасы (хатынының әтисе) була.
Хәмзә бай ролен беренче тапкыр сәхнәдә Г. Кариев башкара.

Сәхнәдә Хәмзә байның бердәнбер аралашкан кешесе – Биби. Ул – Хәмзә байның асравы, аңгыра, әмма үз кирәгенә хәйләкәр, астыртын һәм кыю кыз. Кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта горур, кыю була белә Биби.
Г.Тукай язмышыннан билгеле булганча, асрау – әти-әнисез ятим бала. Өйдәге эшләр асрауга йөкләнсә дә, аның тамагын тук тоту, өстен бөтен йөртү хуҗаларга йөкләнгән җаваплы бурыч саналган. Биби - әнә шундый балаларның, инде үсеп, буйга җиткәненең гомумиләштерелгән образы. Аның портретын Вәли үзенең монологында бер җөмлә белән бирә: “...Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара”.
Чуен – углерод белән күмер катнашмасыннан гыйбарәт эретмәдән ясалган (шуңа күрә бу металл кап-кара төстә була). Чуенның ундүртенче кичәсе – чуенның ватык бер кисәге, китеге.
Бибинең киеме артык иске булмас, чөнки асрауны артык искедән киендерү бай кешеләргә килешми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле булыр аның киеме.
Бибигә кайбер иркенлекләр дә бирелгән, урынлы-урынсыз ачуын китерсәләр үч ала белә Биби. Хәмзә бай, йомышын ачык итеп әйтмичә, аны чәч алучы шәкертне алып кайтырга җибәрә. Биби йомышын үти алмый кайта һәм тиргеш ала. Икенче тапкыр йомышын әйткәндә, бай нибары бер генә сүзне -мәчеттә сүзен төшереп калдыра. Бу юлы Биби үзе, йомыш-җөмләдә төгәлсезлек табып, абзасының ачуын кабарта.
Биби. Икесен дә чакырсынмы? ...Корьән укучыны да, Гайфулланы да?
Чыннан да, мәдрәсәдә теләсә нинди шәкерт Корьән укый ала инде. Менә кайда күренә аның астыртынлыгы, хәйләкәрлеге. Әнә шулай беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләрендә күренә). Ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.



  Комедия турында презентация

Беренче татарча нәфис фильм: "Беренче театр"



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-11-26 15:23:12 Таскира, Арча: Бик зур рэхмэт сезгэ, караган саен карыйсы килэ!
2012-10-07 20:41:22 Илдар бабай: Бик матур язылган.
2012-10-05 11:18:26 Гөлия, Арча: Гөлназ, фильмны карап булмый, ни өчен икән?
Мәктәптән карап булмаска мөмкин, Гөлия. Өйдән карап була, барысы да эшли. Укучыларга өйдә карарга кушсагыз инде...
2012-09-25 10:09:22 Гөлнар: бик файдалы материаллар куйгансыз.
2011-10-17 10:44:09 Рафик абый: Барсы да бик яхшы. Рэхмэт, сезгэ!



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz