Әти-әниләргә

Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү

(уйланулар)

         Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
         Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Мин эстетика белгече түгел, шулай да ана теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе һәм әни кеше буларак, бу өлкәдә кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.
         Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.
         Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. “Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы.
         Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
         Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.
         Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул. Югарыда телгә алынган мәкаләдәге “тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын, әстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый.
         Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Август, 2008 




КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ:

Исемегез:
Комментарий:
ФИКЕРЛӘР

2013-02-19 01:24:34 Сылу: дөрес фикер, мәктәптә әхлак тәрбиясе бирүгә конкретрак ысул, юллар күрсәтегез.
2010-03-29 21:39:26 Зөбәрҗәт: Барчабызның да күңелендә бердәй борчулар икән.



Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz