Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан эш программалары һәм дәрес эшкәртмәләре
5 нче сыйныф өчен программада әдәбиятка 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.
Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.
Программада әдәбияттан 67 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Җитмәгән дәресләрне тутыру өчен, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнү 1сәгатькә арттырылды, ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлауга 1 дәрес өстәлде, Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен дәрестән тыш өйрәнүгә 1 дәрес алынды.
Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 2006.
Дәүләт программасында 7 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәлгән 2 дәрес “Таткнигафонд.ru” электрон китаханә системасы белән таныштыру һәм ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау өчен кулланылды. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 5 сәгать вакыт, сыйныфта укучылар саны күп булу сәбәпле, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.
Дәреслек: Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.
Программаны үзләштерү өчен, әдәбияттан 102 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру, 1 проект эше башкару күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен, программа таләп иткәнчә, 6 дәрес алынды. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.
Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Дәресләрдә проект эшләре яклау (язучылар иҗаты буенча), Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләрен дә киңрәк куллану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә. Эш программасы Интернет ресурсларына сылтамалар белән баетылды, шулай ук дәресләрдә кулланылучы милли-төбәк компоненты да чагылыш тапты.
|