Түгәрәкнең программасы, эш нәтиҗәләре
1 нче уку елы өчен календарь-тематик план
2 нче уку елы өчен календарь-тематик план
Программаның рус телендәге варианты
Сорауларыгыз туса, форумның махсус бүлегендә аралашырга чакырам.
“Һәрбер һөнәр иясенең үз эшенә бәйле махсус эш коралы булган кебек, төрле һөнәр ияләре өчен уртак эш коралы бар. Шуларның берсе – халыкларның аралашу, дөньяны, үткәннәрне хәзерге белән бәйләүче “язу” дигән корал”, - дип язган Әбрар ага Кәримуллин. Чыннан да, язу (графика) – үткәннәрне бүгенге белән тыгыз бәйләп торучы чара, аралашу коралы. Халкыбыз үткән озын тарихи юлны гарәп язуыннан башка күз алдына китереп булмый. Ул аны ун гасырдан артык файдаланып килгән, бик күп әдәби, фәнни һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән. Шулар арасында гаҗәеп бизәкләр рәвешенә кертеп язылган гарәп графикасы үрнәкләре – каллиграфия җәүһәрләре аерым бер урын били. Мөселманнарда каллиграфик нәкышь киң таралыш алган. Матур язу осталары – хаттатлар – татар рәсем сәнгатендә кабатланмас шәмаил үрнәкләре тудырганнар. Әмма совет чорында бу шөгыль онытылган диярлек. Нинди генә тыюларга кармастан, сандык төпләрендә, яшерен урыннарда алар сакланып калганнар. Куанычка, гасырлар буена җыелып, буыннан-буынга тапшырылып килгән рухи-мәдәни традицияләребез халкыбызга әйләнеп кайта. Халык сәнгате үрнәкләренең эстетеик кыйммәте, кадере еллар үткән саен ныграк арта бара. Онытылган шөгыльләр балаларда да кызыксыну уята. Шәмаил ясарга өйрәнү, үз кулларың белән матурлык тудыру процессы, шуның белән бергә рухи дөньяңны, белемеңне баету бала күңеле, аның шәхес буларак формалашуы өчен бик тә әһәмиятле. Шушыларны истә тотып, “Серле язу” түгәрәгенең программасы төзелде. Түгәрәк халкыбызның традицион сәнгать төре булган шәмаил ясарга өйрәтү процессында балаларга каллиграфия сәнгате, татар язуы тарихы турында белем бирү; күнекмәләр формалаштыру; эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез, тарихыбызга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт, милли горурлык тәрбияләү максаты белән оештырыла. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла: укучыларны гарәп графикасы үзенчәлекләре белән таныштыру; каллиграфия нечкәлекләренә өйрәтү; гарәп, фарсы телләре турында күзаллау булдыру; Коръән һәм ислам дине буенча гомуми мәгълүмат бирү; шәмаилне пыялага ясау техникасына өйрәтү; шәмаил ясаучы профессиональ рәссамнар иҗаты белән таныштыру. Эшне әлеге программа нигезендә алып барганда, түгәрәккә 10-18 яшьлек балаларны, теләк белдерсәләр, өлкәннәрне дә җәлеп итәргә мөмкин. Ничә яшьтәге балаларның күбрәк йөрүен исәпкә алып, өстәмә белем бирүче педагог фәнни материалны гадиләштереп яки тирәнәйтеп бирә, бер дәрескә тәгаенләнгән мәгълүматны берничә сәгать өйрәтә ала. Структур яктан занятиеләр мәктәптә үткәрелүче традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау өлешләреннән тора. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер дәресләр тулысы белән практик эшкә багышлана. Түгәрәк занятиеләрен лекция, практикум, проект эше яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә һ.б. формаларда үткәрергә мөмкин.
Концепция художественного образования в Российской Федерации - Күчермәләп алырга
Закон РФ "Об авторском праве и смежных правах" - Күчермәләп алырга
КЕШЕНЕҢ ГҮЗӘЛЛЕГЕ - АНЫҢ ЯЗУЫНДА. Ә БУ ГҮЗӘЛЛЕКНЕҢ АКЫЛЛЫ КЕШЕ КУЛЫНДА БУЛУЫ - БӘХЕТ. (ШӘРЫК АФОРИЗМЫ)
Расиха ФӘИЗОВА
Мөслим районының Мөслим 2нче урта мәктәбе укучылары соңгы алты ел дәвамында остазлары Гөлназ Җәлилова белән әнә шул “Серле язу”ның асылына төшенергә тырышалар да инде. Сыйныфка керә-керешли, өстәлләргә тезеп салган шәмаилләр яныннан ым кагып, Нәҗип Нәккаш, Фирдәвес Гыйрфанов, Зөлфия Мөхәммәтдинова, дип, һәркайсын барлый-барлый үтәм. Дистәләп кенәме икән. Һәммәсе, әлеге танылган шәмаилчеләрнең эшләрен өлге итеп алып, укучы балалар кулы белән күчереп ясалганнар.
- Чыннан да профессиональ рәссамнар иҗатына еш мөрәҗәгать итәбез. Матур язу дәфтәрендә дә бит хәрефләрне үрнәккә карап язарга өйрәнәбез. Шулай итеп, каләм тотуны, хәреф элементларын матур итеп, оригиналдагыча язуны камилләштерәбез. Өйрәнчек рәссамнарга да, теге яки бу останың эш алымын, стилен тотып алу өчен, күчереп ясауның файдасы зур. Шуңа да карамастан, бертөрле үрнәк буенча башкарылган эш төрле балада төрлечә килеп чыга, ягъни бер генә шәмаил дә бер-берсен кабатламый. Хәреф, текстлар һәм бизәкләрне төрле комбинацияләрдә, төрле төсләр белән башкару нәтиҗәсендә, һәр шәмаил үзенә бертөрле килеп чыга, - ди “Серле язу” түгәрәге җитәкчесе Г. Җәлилова.
Баштанаяк үзләре башкарган иҗади эшләре дә юк түгел. Әйтик, Муса Җәлилнең - "Имән", Фәнис Яруллинның "Ашыгыйк" шигырьләренә эшләнгән шәмаилләр гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуы белән башкарылган. Мондый иҗади эшләр белән район һәм республика бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашып киләләр. Район күләмендә еллык эшкә йомгак ясаганда “серле сүз” кадерен белүчеләрне телгә алмый калганны юк, ди. Иң мөһиме - укытучы шәмаилне төрле яклап өйрәнү объекты итә алган. Еллар дәвамында үзе берәмтекләп туплаган күргәзмә материалын (фоторепродукцияләр, видеороликлар, матбугатта чыккан язмалар, китаплар, җыентыклар) файдаланып, һәркем кызыксынып карый, шактый файдалы мәгълумат алырлык сайт эшләгән. “Серле язу” түгәрәгенең эш алымнары, тәҗрибәсе, үсеше, кыскасы һәр баскан адымы шушы авторлык программасында фото, видео материаллар ярдәмендә теркәлә барган. Утыр да өйрән генә. Әлеге сайтның "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә I урын алуы да (“Укытучы-җәүһәр” номинациясе) очраклы түгел. Үткән ел әлеге бәйгенең web-проектлар җиңүчеләренә тапшырылган бүләкләр дә нәкъ менә Мөслимнең яшь шәмаилчеләре кулы белән ясала. Шул ук вакытта хәйриячелек төшенчәсе дә ят түгел аларга. Күп кенә эшләрен картлар һәм инвалидлар йортына, инвалид балаларга, өлкән яшьтәге әби-бабайларга бүләк итеп биргәннәр. Эшләгән бер шәмаилләренең туган-тумачага, дусларга бүләккә китә баруын да яшермиләр. Араларында Эльвина Галимәрдәнова, Эльвин Хисаметдинов, Дамир Смелов, Лилия Сәйфетдиярова кебек үзләрен күргәзмәләрдә чын оста итеп күрсәтергә өлгерүчеләр дә шактый икән. Гөлназ ханымның үз кызлары Равилә белән Зөлфия дә сер бирмиләр. Район бәйгеләрендә эшләре призлы урыннарны алып килә. Пыялада 20 шәр, 30 ар эш башкарган бу балаларга җаваплылык, төгәллек, осталыктан тыш никадәр сабырлык, белем таләп ителүен чамалавы кыен түгел.
Шамаил, каллиграфия, дип, шулай янып йөрмәсә, балалар белән рәттән утырып үзе дә күз явын алырлык эшләр тудырмаса, һаман саен эзләнмәсә, бу кадәр баланың (ике төркемдә 25 ләп бала!) йөрәгенә очкын сала алыр идеме икән Гөлназ ханым? “Минем үземнең ни гарәп теле, ни сәнгать буенча махсус белемем юк. Гарәп графикасына 80 нче еллар ахрында Казан телевидениесендә Җәмил Зәйнуллинның телеукуларында өйрәндем. Бер генә дәресне дә калдырмадым. Шуңа да Чаллы дәүләт педагогия институтында укыганда иске татар язуы шактый җиңел бирелде”, – ди ул.
Гөлназ ханымның күңеленә уңдырышлы орлык, күрәсең, күпкә иртәрәк тә салынган булгандыр. Юкса Лотфисорур әбисенең түр башында кадерләп сакланган Аятел Көрси язылган зәңгәр шамаилен, томан артындагы серле утрау шикелле, хәтерендә гел яңартып торыр идеме ул?! Күңеленә балачактан салынган ул бизәкләр - зәңгәр мәчет һәм мәк чәчәкләре, әле булса, ничек бар - шулай күз алдында. “Хаттат дигәне, күрәсең, иң талымлы осталардан булмагандыр. Шулай да эшләгән кадәресен бик хасиятләп, ихластан башкарганы күренеп тора иде аның”, - ди ул. Башкача мөмкин дә түгелдер шул. Әнә үзләрендә дә яшь шәмаилчеләр өчен эчке тәртип кагыйдәләре урнаштырганнар: эшне бары яхшы уй-ниятләр белән генә “бисмилла” әйтеп башларга; ихлас күңелдән эшләргә; үзара аралашканда ямьсез сүзләр кулланмаска; эчтәлеген, мәгънәсен белмәгән әйбергә алынмаска.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының әлеге эш тәҗрибәсе белән Мөслим районының башка укытучылары да кызыксына башлаган. Шуңа да Гөлназ Җәлилова укытучылар алында да берничә тапкыр чыгыш ясаган, осталык дәресләре үткәргән. Инде кызыксынып китеп эш башлаучылар да бар, ди.
“Серле язу” өйрәнүчеләр күргәзәмәләрдә, музейларда булып, шәмаилләр белән турыдан-туры танышу мәмкинлеген дә кулдан ычкындырмыйлар. Чаллыда яшәп иҗат итүче якташлары - рәссам-каллиграф Зөлфия Мөхәмәтдинованың Мөслимдә узган шәхси күргәзәмәсенә дә дәррәү килеп җыелышып барганнар. Күңелләрен кузгатмаган булса, Казанның Кол Шәриф мәчетендә, “Казан” милли мәдәният үзәге музеенда алган тәэсирләр турында әледән-әле берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләрләр идеме икән алар? “Түгәрәк эше вакытында ник бер тавыш чыксын да, ник бер тәртип бозучы булсын. Киресенчә, “проблемалы” дигән балаларыбыз тартыла башлады бу эшкә. Матур язу күнекмәсе бирүдән тыш, аның тәрбияви әһәмияте дә зур. Бу эшебез районның мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан да, директорыбыз Илнар МИргалимов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галиева тарафыннан да гел яклау табып килә”, - диләр мәктәптә.
Моны һәрчак күреп, белеп торган Гөлназ ханым исә өйрәнчекләреннән дәрт-дәрман алып, балаларны файдалы шөгыльгә өйрәтә алуына, белемнәрен, рухи байлыкларын арттыра алуына сөенеп эшли бирә. Үз кулларың белән матурлык тудыру рухи дөньяңны, күңел күгеңне баету, бизәү дигән сүз бит. Ә күңеле матурдан бары яхшылык кына көтәсең.
"Шәһри Казан" газетасы, 29 ноябрь, 2011 ел.
Фикерләр.
2013-02-15 19:19:19 Фәния: Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә!!!
2012-03-27 22:11:16 Римма Галиева: Искиткеч зур хезмэт! Барысы да кул астында, урелеп кенэ аласы. Хезмэтегез очен зур рэхмэт!!!
2012-02-27 16:47:59 Алсинә: Сәләтле кеше бар җирдә дә матур эз калдыра! Афәрин!
2011-11-08 22:11:48 Лилия: Исәнме, дустым Гөлназ! Мин - Лилия. Синең эшләреңне күреп шаккатам! Бигрәк уңган да үзең! Кай арада барысына да җитешәсең? Соңгы уңышларыңны да күреп бик шатландым. Бергә укысак та, бездән бик-бик алда син! Куып җитәрлек түгел!!! Яңа уңышлар сиңа!
Саумы, дускаем. Сине сайтымда күрүемә бик шат, хезмәтемә биргән бәяң өчен рәхмәт. Минем эшләрем сезнекеннән әллә ни аерыладыр дип уйламыйм. Үзегездә дә хәзинә бик күп, "шартына туры китереп" күрсәтү генә җитеп бетмидер :) Барыбызга да уңышлар юлдаш булсын. Үзеңә һәм гаиләңә иминлек телим. Мине белгәннәрнең барысына да күп сәламнәр!
2011-10-10 21:23:10 Гөлия: Хәерле кичләр. Мин Чистайдан. Сезнең эшчәнлегегезгә таң калган укытучы мин. Татар теленнән тагын түгәрәгегез булса, сайтка куегыз әле.
2011-10-10 21:18:36 Гөлия: Мин Чистайдан. Сезнең сайтыгызны еш ачам һәм шундый укытучыларыбыз булганга,- горурланып та куям.
2011-09-12 22:09:20 Алсу (Аюпова) Саитова: Гөлназ, мин Алсу, 131 группадан. Сине күрүемә шатмын. Бик матур эшлисең. Шамаилләрегез искиткеч. Быел очрашуга бардык. 20 ләп кыз булдык. Син килә алмагансыңдыр инде... Син молодец, үзеңнең сайтың бар. Очраклы гына юлыктым. Рәхмәт интернетка, сине күрдем.... Уңышлар сиңа.
Исәнме, группадашым Алсу. Сине сайтымда күрүемә бик шатмын. Кызганыч, быел очрашуга бара алмадым шул. Барыгызны да бик күрәсем килгән иде. Барчагызга да миннән күп сәламнәр! Син эзләгән материал миндә юк шул. Тапсам, һичшиксез, җибәрергә тырышырмын.
Алсу, исәнме. Менә соңгы вакытта гына Сәрвәрова Рәдинә сайтында син сораган программа барлыкка килде. http://sarvarova.ucoz.ru/load/kalendar_tematik_plannar/d_bijat/5_nche_syjnyf_chen_d_bijattan_ukytu_programmasy_a_jakhin_metodikasy_buencha/7-1-0-69%20%20/ сылтамасы буенча күч.
2011-08-10 00:39:31 Рәдинә: Шамаилләр искиткич, Гөлназ апа! Үзләренә тартып, ымсындырып торалар. Шулай дәвам итегез. Тагын да камилләшергә язсын. Хөрмәт белән, Чаллыдан коллегагыз.
Рәхмәт, Рәдинә, изге теләкләрең өчен!
2011-04-22 19:29:21 Илсөя: Исәнмесез! Мин сезгә шаккатам. Сез кайчан барсын да эшләргә өлгерәсез. Гаиләгез дә бардыр бит. Безгә дә серен әйтсәгез әйбәт булыр иде.
Мин бу сорауларга җавап биргән идем инде. Комментарийлардан карагыз. :)
2010-11-30 18:02:54 Әлфия: Ниһаять, сезнең сайт белән таныштым!!! Искиткеч! Эш казаның саекмасын, теләкләрең кабул булып, зур уңышларга иреш. Аралашып яшик. Зур хөрмәт белән коллегаң.
Аралашыйп яшик, Әлфия. Адресыңны язсаң иде.
2010-10-14 22:18:48 Гүзәл: Гаҗәеп кеше сез, Гөлназ, шамаил ясарга мин дә бик кызыктым сезнең сайт аша, яисә башкача өйрәнергә мөмкинме? Рәхмәт!!!
Мин бик шат, Гүзәл. Әллә мастер-класс ачып җибәрим микән сайт кысаларында? ;) Барысына да вакыт табып бетерергә генә өйрәнсәм... Уйлап карарбыз әле. Һәр яңа шөгыль кешене рухи яктан баета, белемен арттыра, кәефенә уңай йогынты ясый. Хәзергә без тәкъдим иткән китаплар, "Шәмаилләр" клубында тупланган материаллар, түгәрәкнең барлыкка килү тарихы, эш үзенчәлекләре белән таныша тора аласың.
2010-10-08 21:31:50 Гөлнур: Шундый укытучылар булганда татар теле сакланыр. Уңышлар Сезгә!
2010-10-03 13:27:59 Фирая: Бу бит искиткеч! Молодец.
Рәхмәт! Бу шөгылебез безгә бик ошый. Быел яңа төрле буяулар белән эшләп карарга телибез. Шәмаилләребез тагын да матуррак чыгачак, Аллаһы боерса. Заказлы эшләр дә булып тора, Аллага шөкер. Бу эшебезгә 5 нчеләр дә кушылыр дип уйлыйм. Бик кызыксынучан, тырыш балалар алар.
2010-08-11 17:44:57 Равия: Бик зур рәхмәт сезгә, Гөлназ. Үземә кулланма итеп алачакмын сезнең эшкәртмәгезне.
Мин бик шат, Равия. Сорауларыгыз булса, форумның махсус бүлегенә яза аласыз. Сезнең эш тәҗрибәсе дә безне кызыксындыра. Шәмаилләрегезне безгә дә күрсәтерсез бит?
2010-05-19 16:00:35 Хисамутдинова Лилия Фәттах кызы: Бик зур хезмәт! Уңышлар сезгә.
2010-04-14 19:46:38 Лилия: Гөлназ! Бу эшегез аеруча ошады. Күпме көч һәм хезмәт куелган. Сезгә зур уңышлар телим.
2010-03-21 09:56:05 Гөлшан: Гөлназ! Балаларда шамаил белән кызыксыну, язарга өйрәтүгә зур көч куйганыгыз өчен рәхмәт. Арабызда шундый кешеләр булуы сөендерә.
2010-03-18 14:06:42 Әлфия: Әфарин,Гөлназ! Сез чын укытучы, иҗат чишмәгез саекмасын.
2010-01-09 14:01:39 Фәридә: Мин сокланам Сезгә!!!!!!!!! Уңышлар теләп калам.
Комментарий калдыру:
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010. |