|
ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре. |
1901-1917
1905-1918
1895-1917
1908-1917
|
|
ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета. |
"Фикер"
"Вакыт"
"Йолдыз"
"Тормыш"
|
|
Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета. |
"Вакыт"
"Казан мөхбире"
"Таң йолдызы"
"Нур"
|
|
Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты. |
1906, 22 декабрь
1904, 4 апрель
1906, 21 апрель
1906, 5 май
|
|
1906 елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль. |
"Өч хатын белән тормыш"
"Бичара кыз"
"Кызганыч бала"
"Ике гашыйк"
|
|
Тәнкыйди реализм агымының билгесе. |
кеше яшәешен тасвирлауның рухи принцибы
типик характерларның типик хәлгә куелуы
кешене яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп сурәтләү
геройның бер сыйфатын гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайтып сурәтләү
|
|
Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип. |
Ф.Әмирхан
Г.Камал
Ш.Камал
Г.Исхакый
|
|
Реалистик юнәлеш билгесе. |
дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү
хис культы
серлелеккә, билгесезлеккә омтылу
кешене тирәле җимеше итеп сурәтләү
|
|
Әсәрләрендә импрессионизм модернистик агымы сыйфатлары калку гәүдәләнгән әдип. |
Н.Думави
Г.Ибраһимов
Ш.Камал
Дәрдемәнд
|
|
Яшәү мәгънәсен эзләүче ялгыз шәхеснең фаҗигасен сурәтләүче агым. |
натурализм
экспрессионизм
акмеизм
экзистенциализм
|
|
"Аталар" һәм "балалар" тартышы сурәтләнмәгән әсәр. |
"Алдым-бирдем"
"Тигезсезләр"
"Яшьләр"
"Ике фикер"
|
|
Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби-эстетик мәгънә салынган деталь төре. |
пейзаж
психологизм
әйберләр, предметлар
портрет
|
|
Г.Тукайның Җаек чоры. |
1895-1905
1895-1907
1905-1907
1905-1906 елларның беренче яртысы
|
|
Г.Тукайның халык җырлары калыбына салынмаган әсәре. |
"Милли моңнар"
"Государственная думага"
"Мужик йокысы"
"Эштән чыгарылган татар кызына"
|
|
Г.Тукай иҗатына хас сыйфат түгел. |
миллилек
халыкчанлык
халыкчылык
гысъянчылык
|
|
Г.Тукайның горур шәхес идеясен сурәтләгән әсәре. |
"Пәйгамбәр"
"Шагыйрь"
"Байроннан"
"Нәсыйхәт"
|
|
Г.Тукайны "Өзелгән өмет" шигыренең жанры. |
гражданлык лирикасы
фәлсәфи лирика
күңел лирикасы
пейзаж лирикасы
|
|
Г.Исхакый иҗатында төп тема. |
милләт язмышы
тариха тема
зыялылар темасы
хатын-кыз темасы
|
|
Иҗатында татар зыялы яшьләр тормышы калку сурәтләнгән әдип. |
Г.Ибраһимов
С.Рәмиев
Ф.Әмирхан
К.Тинчурин
|
|
Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык. |
ата һәм бала
искелек һәм яңалык
социаль каршылык
эчке каршылык
|
|
Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь. |
буй-сын
иреннәр
күзләр
чәчләр
|
|
Ф.Әмирхан иҗатында гәүдәләнмәгән тема. |
мәхәббәт
хатын-кыз
зыялы яшьләр
гади халык тормышы
|
|
Төркиядә белем алган әдип. |
М.Фәйзи
Г.Ибраһимов
Дәрдемәнд
С.Сүнчәләй
|
|
Н.Думавины башка хикәячеләрдән аерган тема. |
тарихи тема
зыялылар
мәктәп-мәдрәсәләр тормышы
тормыш төбендәге балалар яшәеше
|
|
Н.Думави иҗатында башкаларга караганда калку гәүдәләнгән тема. |
милләт
хатын-кыз
йокы
тоткын, мәхбүс
|
|
Дәрдемәнд лирикасына хас хис. |
борчылу
шатлык
шөбһәләнү
сагыш
|
|
Ш.Камал "Акчарлаклар" повестенда мөрәҗәгать итмәгән агым. |
реализм
натурализм
романтизм
экспрессионизм
|
|
Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр. |
"Сөю-сәгадәт"
"Табигать балалары"
"Яшь йөрәкләр"
"Уты сүнгән җәһәннәм"
|
|
Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә. |
яшәү мәгънәсе
табигать һәм кеше мөнәсәбәте
зыялыларның рухи эзләнүләре
кеше бәхете
|
|
"Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат. |
миллилек
халыкчанлык
яшәү мәгънәсен эзләү
романтик сурәтлелек
|
|
Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь. |
Г.Тукай
С.Рәмиев
Ш.Бабич
Н.Думави
|
|
Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык. |
Биби - Фатих
Факиһә - Хәбибрахман
Хәмзә бай - балалары, якыннары
Вәли - Гафифә
|
|
Г.Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә композиция төре. |
каймалы
тартмалы
көзгеле
дөрес җавап юк
|
|
"Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы. |
композициясе
жанры
темасы
образлар системасы
|
|
"Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез. |
Галиябану-Бәдри
Галиябану-Исмәгыйль
Исмәгыйль - тирәлек (егетләр)
Исмәгыйль-Хәлил
|
|