Укучылар, сезнең өчен!

Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

(Д.Заһидуллина буенча)

1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.
3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.
4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).
5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).
6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.
7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.
8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.
9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.
10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен - әсәрнең идеясен билгелә.
11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.
12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.
13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?


Әдәби әсәргә анализ

1. Әсәр кайсы елда языла?
2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.
3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).
4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.
- Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.
- Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.
- Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.
- Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.
5. Әсәрнең темасы.
6. Идеясе.
7. Проблемасы.
8. Сюжет элементлары.
9. Образлар системасы:
- төп образлар,
-ярдәмче образлар,
-актив образлар,
-пассив образлар.
10. Геройның портреты.
11. Образга якын булган интерьер.
12. Табигать күренешләре.
13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.
14. Әсәрнең теле.
15. Әсәрнең әһәмияте.


Аерым жанрлар буенча анализ

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).
4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).
5. Композициясе.
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә).
7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).
8. Персонажларның һәм авторның теле.
9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).
   10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б.).


2 нче вариант
1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кулминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
- эстетик кыйммәте,
- тәрбияви әһәмияте,
- әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.


Лирик әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).
2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).
3. Идеясе.
4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.
5. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.
6. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).
7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).
8. Интонациясе.
9. Ритмик төзелеше.
10. Әһәмияте.


2 нче вариант
1. Әсәрнең жанр төре.
2. Әсәрнең темасы (сәяси, мәхәббәт, фәлсәфи, пейзаж, гражданлык лирикасы һ.б.).
3. Әсәрнең идеясе.
4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (лирик герой һәм автор образы, гомуми һәм шәхси хисләрне тасвирлау һ.б.).
5. Әсәрнең теле, сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, сынландыру, эпитет, гипербола һ.б.).
Стилистик фигуралар (кабатлау, риторик эндәш, риторик сорау, сүз төшереп калдыру һ.б.).
6. Әсәрнең интонациясе (сагышлымы, шатлыклымы, публицистикмы һ.б.


Драма әсәренә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).


2 нче вариант
1. Жанры.
2. Тема.
3. Идея.
4. Проблема.
5. Конфликт.
6. Сюжет элементлары.
7. Драма әсәренә хас элементлар:
- персонажларның исемлеге,
- ремаркалар,
- декорация,
- яктылыкның үзгәрүе,
- төсләр хәрәкәте,
- диалог,
- монолог.
8. Образлар системасы.
9. Сәнгатьчә эшләнеше.
10. Әсәрнең әһәмияте.


Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы

1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.
2. Җәмгыять вәкиле буларак герой:
- иҗтимагый урыны;
- тышкы кыяфәте;
- тормышка карышы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре;
- эшчәнлек сферасы, омтылышлары;
- башкаларга йогынтысы.
3. Геройның эчке дөньясы:
- башкаларга мөнәсәбәте;
- эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.
4. Авторның геройга мөнәсәбәте.
5. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана:
- портрет ярдәмендә;
- автор сыйфатламасы аша;
- башка геройлар бәяләмәсе аркылы;
- лирик чигенешләр, пролог, биографик моментларга тукталу эчендә;
- эш-гамәлләре мисалында;
- сөйләмдә;
- башка катнашучылар янәшәлегендә;
- әйләнә-тирәне тергезү белән.


Образга характеристика планы

1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.


Әсәргә лингвистик анализ

Чәчмә әсәргә лингвистик анализ

1. Җөмлә кострукцияләре (гади, кушма, ким,...)
2. Синоним, антоним, омоним кулланылышы.
3. Сүз төркемнәренең кулланылышы.
4. Мәгънәви үзәк (бер җөмлә, сүзтезмә, кечкенә абзац булырга мөмкин).
5. Халык авыз иҗатын куллану.
6. Риторик җөмләләр (җавап таләп ителми, уйландыра торган сорау җөмләләр).
7. Диалекталь материаллар.
8. Тел-сурәтләү чаралары.
9. Әсәрнең гомуми интонациясе (моңсу, сагыну, үкенү).
10. Символик образларның бирелеше.
11. Табигать күренеше, портретның бирелеше.


Драма әсәренә лингвистик анализ

1. Диалогларның бирелеше.
2. Декорация теле (детальләрнең тыгызлыгы, функциясе).
3. Образларның бирелеше (тирән һәм схематик).
4 Авторның катнашу миссиясе. Текстка ничек керә? (ремаркалар аша шартлы образ, сынландыру аша).
5. Әсәрнең динамикасы нәрсә хисабына ирешелә? (персонажларның хәрәкәтләре, декорациянең тиз алышынуы, сөйләм үзенчәлеге, ремаркалар бирелеше).
6. Эчке монолог.
7. Мимиканың, сүзсез хәрәкәтләрнең роле.
8. Пәрдәләргә, күренешләргә, бүлекләргә бүлүнең әһәмияте.


Тезмә әсәргә лингвистик анализ

1. Образлар табу.
2. Һәр юлдан логик басымлы сүзне табу.
3. Логик басымлы дүрт сүзне тезеп куеп мәгънә табу.
4. Һәр юлдан сузык һәм тартык авазларны табу.
5. Һәр юлдан р, л ны санап алабыз(юлның яңгырашын тәэмин итәләр).
6. Һәр юлдан сузык+борын авазы комбинациясен табу.
7. Йомык авазларны табу (йомык аваз хисабына фразалар киселә).
8. Лексик дәрәҗә, тел-сурәтләү чаралары.
9. Шигырьнең мәгънәви үзәге (сүз, ымлык, сүзтезмә, метафора).
10. Шигырьнең теле.
11. Шигырьнең язылу сәбәбен күрсәткән строфаны табу.
12. Ни өчен шундый исем бирелгән?
13. Барысы ничә сүз? Шуларның күпмесе актив, пассив?
14. Ничә конкрет , ничә абстракт исем?
15. Конкрет исемнәр кайсы поэтик образны ачыклый?
16. Фигыльләр.
17. Сыйфатлар.
18. Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык – кайсы күбрәк? Нинди төсмер бирәләр?



Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz