Татар теле - АТНА СОРАВЫ

Өченче атна соравы (19.09 - 25.09)

Авырый һәм авырта сүзләре мәгънә ягыннан аерыламы? Җөмлә белән аңлатыгыз.


Җавапларыгызны 25 нче сентябрьгә кадәр көтеп калам.


Алдагы сораулар

Икенче атна соравы (12.09 - 18.09)

Логогрифләрне чишегез. дәвамы 1. Минем беренче дүрт хәрефем
Ерткыч хайван булыр.
Әгәр аңа "к" өстәсәң,
Башыңа килеп куныр.

2. Аяз күктә балкып торам,
Нур чәчеп тирә-якка,
Бер хәрефем алып ташла -
Очып китәм шул чакта.

3. Мин - бер кеше исеме,
Соңгы хәрефемне алсаң,
Мин - бер агач җимеше.

Белешмә.
Логогриф - хәрефләрен төшереп яки яңаларын кушып, мәгънәләрен үзгәртеп була торган табышмак сүзләр.

Ниһаять, "Атна соравы" интеллектуаль уенында катнашучы укучыларыбыз да бар. Алай гына да түгел, беренче җиңүчеләрне шатланып хәбәр итәм. Бу атна соравына иң беренче дөрес җавапны Хафизова Д. бирде, әмма иң тулы җавап Зарипова Динара исеменнән килде. Кызлар, икегезне дә җиңүчеләр исемлегендә күрүемә бик шатмын, сезне чын күңелдән беренче уңышыгыз белән котлыйм. Алга таба да, укучыларым, актив булырсыз дип өметләнәм. Барыгызга да уңышлар теләп калам! Дүшәмбе көнне яңа сорау көтегез.

Беренче атна соравы (5.09 - 11.09)

Укытучы өч тартмачык әзерләде. укырга Берсенә - сыйфатлар, икенчесенә - исемнәр, өченчесенә фигыльләр язылган карточкалар салырга кушты. Әлфия белән Равия сүзләрне тартмачыкларга сала башладылар. Менә ул сүзләр: яшелчә, яшел, яшелләнә, җылы, җылына, җылылык, таба. Яшелчә, яшел, яшелләнә кебек сүзләр балаларга башта бар да сыйфат кебек күренсә дә, тырыша торгач чиштеләр. Ә менә таба сүзенә килеп җиткәч, бәхәсләшә башладылар. Берсе, сыйфат, ди, икенчесе - исем, балалар арасыннан: "Алар бар да - фигыльләр", - диючеләр дә булды. Равил исә укытучыдан дүртенче тартманы сорап алды.
Балалар ни өчен бәхәсләштеләр икән? Чыннан да, таба сүзе кайсы сүз төркеменә керә. Равил ни өчен тагын бер тартма сорап алган? Исбатлау өчен, шул сүзләрне кертеп, җөмләләр төзегез.

Әлеге атнада бу сорауга дөрес җавап бирүче булмады.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz