"Фонетика" нинди төшенчәләр белән эш итә?
Өйрәнү максатыннан чыгып, ФОНЕТИКА төрле өлешләргә таркала:
- дөньяда иң киң таралган аваз нинди
?
- хәзерге татар әдәби телендә ничә тартык аваз бар
?
- иң күп тартык аваз кайсы телдә, беләсезме икән
?
- татар телендә ничә сузык аваз бар
?
Татар телендә аваз үзгәрешләре
Ялган дифтонглар
Тасвирлама фонетика өлкәсендә Р.Шакирова, Ф.Г.Исхаков, Ү.Ш.Байчура, Ә.Ш.Әфләтунов, Л.М.Мәхмүтова, М.З.Зәкиев хезмәтләренә таянабыз.
Тарихи фонетика буенча Латыйф Җәләй башлаган тикшеренүләрне Л.И.Яфаров, В.Х.Хаковлар дәвам итә.
Төркемнәрдә тикшерегез.
Бирем: схемалар буенча фонетик күренешне аңлатырга.
Нәтиҗәне чагыштырыгыз!
Татар әдәби телендәге [о] - [ө] авазларының иренләшүе борынгылыкны саклап килә: [төтөн], [бөтөн], [ҡолон], [озон].
Тарихи яктан татар милли әдәби теленең тартыклар һәм сузыклар системасында төрле күчешләр очрый.
Кäч → кич (ä→и)
Кун → көн (у→ө)
От → ут (о→у)
Туз → тоз (у→о)
Алтун → алтын (у→ы)
Авазларның физик үзенчәлекләрен а к у с т и к фонетика белгечләре өйрәнә.
Аваз тыгыз матдәнең билгеле бер мохиттә тирбәнүеннән туган һава дулкыннары агымыннан барлыкка килә. Сөйләм авазы кешенең тавыш ярылары тирбәнешләре ярдәмендә туа һәм дулкынсыман рәвештә килеп ишетелә. Тирбәнеш дулкыннары к и м о г р а ф (һава дулкыннарын махсус лентага язып бара), о с ц и л л о г р а ф (аваз тирбәнешен электр тирбәнешенә әйләндереп терки) һәм с п е к т о г р а ф (физик төзелешен күрсәтә) ярдәмендә яздырыла, ә бу авазның акустик составын, физик төзелешен билгеләргә ярдәм итә.
Акустик яктан һәрбер аваз тон һәм шауның катнашу дәрәҗәсе, тавышның югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы белән аерылып тора. Бу терминнарның һәрберсе сезгә физика дәресләреннән таныш. Әйдәгез, кабатлап алыйк.
- һава дулкыннарының тигез тирбәнеше нәтиҗәсендә нәрсә барлыкка килә
?
- тон, тавыш ярдәмендә генә нинди авазлар ясала
?
- тирбәнешләр тигезсез, таркау булганда, шау барлыкка килә. Шау ярдәмендә нинди авазлар ясала
?
- шау янына тон да өстәлсә, нинди күренеш барлыкка килер
?
Әйе, ә менә [м], [н], [л], [р], [й], [ң] [w] авазларын әйткәндә, тавыш шауга караганда күбрәк катнаша, һәм алар с о н о р л а р (сонантлар) дип аталалар.
Карагыз:
Авазларның югарылыгы тавыш ярыларының тирбәнешләр санына бәйле (ул герцлар белән үлчәнә). Тирбәнешләр никадәр ешрак булса, аваз шулкадәр югарырак була. Мәсәлән, [и] авазының югарылыгы [а],[о],[у] авазларыныкына караганда өстенрәк, нечкә [т] авазының югарылыгы калын [т] авазыныкына караганда өстенрәк. Чагыштырып карыйк: [тамыр] - [тимэр].
Авазның к ө ч е тирбәнешләрнең амплитудасына (көченә) бәйле. Ул децибеллар белән үлчәнә. Аны авазның к у ә т е (громкость) белән бутарга ярамый.
- кем әйтә, кайсы аваз көчлерәк әйтелә: [а] мы, әллә [и] ме
?
Авазларның о з ы н л ы г ы аны әйтү өчен сарыф ителгән вакытка бәйле, ул миллисекундлар белән үлчәнә. Мәсәлән, [о], [ө],[ы],[э] сузыклары [ō], [ē],[ˉы] сузыкларына караганда кыскарак, алар мәгънә аеруга хезмәт итәләр. Кыска сузыклар р е д у к ц и я г ә дә җиңел биреләләр.
Авазның т е м б р ы тавыш ярыларынның аерым өлешләре тирбәнүдән туган өстәмә тоннарга (обертоннарга) бәйле була. Тембр авазларның формант төзелешен билгели. Формантларның мәгълүматлары нигезендә авазларга классификация ясарга, бер телнең авазларын икенче телнеке белән чагыштырып карарга, төрле аваз үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин.
Тавыш ф о р м а н т а с ы билгеле бер кешенең тавышына гына хас була. Шуннан чыгып, без кешеләрне тавышыннан таный алабыз.
Бер иптәшегез күзләрен бәйләсен, сез чиратлап тизәйткеч, мәкаль яки табышмак әйтегез. Кем әйткәнен иптәшегез белә алырмы? Бу нәрсәгә бәйле?
Эстрададагы пародия жанры вәкилләре – имитаторлар – тавыш туры килү һәм тембрны үзләштерү нәтиҗәсендә теләсә кайсы артист яки сәясәтче булып сөйли, җырлый алалар.
Сез, укучылар, авазларның акустик үзенчәлекләре никадәр күптөрле икәнен күрдегез. Менә шуңа күрә дә авазларны кеше кебек аера торган машиналар ясау хәзергә мөмкин түгел әле. Шул сәбәпле сөйләмнән язып алынып, аерып күрсәтелгән авазны бөтен төсмерләре белән танып булмый.
Сөйләм аппараты барлык кешеләрнеке дә бер үк төрле.
Сөйләм органнарын татарча әйтегез.
Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнар җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппараты телнең үсү процессында формалашкан. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергән: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне формалаштыра.
Сөйләм аппаратының өлешләрен сез инде беләсез. Искә төшерү өчен, алдыгыздагы схемага күз сала аласыз. Схемага карагыз да сорауга җавап бирегез.
Бергәләп эшләгез:
- пышылдап сөйләү белән кычкырып сөйләү арасында нинди аерма бар, һәм бу кайсы сөйләм органына бәйле
?
- “Ашаганда сөйләшмиләр”. Ә ни өчен
?
- Салкын тиеп, авыз белән сулаганда, [м], [н], [ң] авазларын әйтеп булмый. Ни өчен
?
Булдырдыгыз. Ә хәзер татар телендәге авазларның артикуляцион билгеләрен искә төшерик. Җавап биргәндә, алдыгыздагы “Авазларның артикуляцион классификациясе” таблицасыннан файдалана аласыз (дәреслектән карагыз).
Авазлар төрле мәгънәви берәмлекләрне (сүз, морфема һ.б.) оештыралар, ягъни аралашу, фикерләребезне белдерү өчен хезмәт итәләр. Аларның бу үзенчәлеген функциональ фонетика өйрәнә. Болардан тыш, фонетиканың эксперименталь фонетика, чагыштырма фонетика, синтаксик фонетика кебек тармаклары да бар. Алар үзара бик тыгыз бәйләнештә тора.
Фонетиканың әһәмияте язуы булмаган халыклар өчен әлифба төзегәндә, алфавит һәм орфографияне камилләштергәндә ачык күренә. Телнең авазларын фонетик белемнәрдән башка билгеләп булмый. Фонетиканы белми торып, чит телләрне тирәнтен һәм төрле яклап өйрәнү мөмкин түгел. Сурдопедагогика, тифлопедагогика, логопедия – шулай ук аваз теле белән бәйле рәвештә генә булырга мөмкин. Шигырь төзелешен өйрәнгәндә дә фонетика ярдәмгә килә. Күргәнебезчә, фонетиканың башка фәннәр, тармаклар белән бәйләнеше киңәя бара. Шуңа күрә фонетиканы телнең яңгыраш комплексын тулаем тикшерә торган өлкә дип атарга мөмкин.
Һәрбер тел, - иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең - морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан башка тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетика тел тарихын, сүзләрнең килеп чыгышын, телләр кардәшлеген өйрәнгәндә шулай ук зур роль уйный. Укырга-язарга өйрәнү дә фонетика белән бәйләнгән. Аннан башка орфографияне, орфоэпия, грамматиканы камил белү мөмкин түгел. Мәсәлән, куя сүзенең тамырын фонетика ярәмендә генә билгеләп була: [куйа].
2013-03-02 08:54:21 Таня: Бик уңышлы дәрес. Рәхмәт.
2012-01-05 21:39:01 Милэушэ: Зур рэхмэт.
2011-11-21 18:17:11 Рузилә: Искиткеч!
2011-04-24 09:09:17 Зиля: Бик зур рәхмәт! Иҗади уңышлар сезгә!
Сүзгә фонетик анализ ясау өчен искә төшерик:
1. Сүзгә (текстка) фонетик анализ ясау тәртибе (татар теле кабинетындагы материал буенча).
2. Фонетик транскрипциянең шартлы билгеләре (терәк схема буенча).
3. Татар алфавиты (сүзлек буенча).
4. Авазларга характеристика (дәреслек - 201-204 битләр).
5. Татар телендә иҗек калыплары (белешмәлек буенча).
6. Татар телендә аваз үзгәрешләре (таблица буенча).
"Фонетика" темасы буенчы сыйныфташларыгыз өчен тестлар төзесен.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011. |