Татар теле. 7 нче сыйныф

Вакыт хәле

Белемнәрегезне тикшерегез

  1. Вакыт хәле сорауларын табыгыз.
    кайда? кая? кайдан?
    кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы?
    ничек? ни рәвешле?
    ник? нилектән? ни сәбәпле? ни өчен?

  2. Вакыт хәлен билгеләгез. Бүген сәгать җидедә клубта кичә була.
    бүген, кичә
    сәгать җидедә, кичә
    кичә
    бүген, сәгать җидедә

  3. Нинди хәл вакыт хәле дип атала?
    эш яки хәлнең вакытын белдергән
    эш яки хәлнең урынын белдергән
    эш яки хәлнең рәвешен белдергән
    эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

  4. Вакыт хәле ничек белдерелгән? Бүген бакчага алмагач утыртыла.
    бәйлек белән килгән исем ярдәмендә
    вакыт рәвеше белән
    вакыт рәвеше, бәйлек белән килгән исем ярдәмендә
    урын рәвеше белән

    




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz