7 нче сыйныф

Кайсыбыз юк?

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне таблицада билгеләп, ачкыч сүзне тапсагыз, монда нәрсә юклыкны белерсез.

Раштуа суыклары җитте. Кыш (1) суыкларына буйсыну, шуңа көйләнү чоры башланды. (2) Кешеләр, йомраннар кебек, өннәренә кереп йомылдылар. Морҗалардан, (3) төп-төз булып, төтен баганалары күтәрелде.
Габдулла (4) өйдә. Ул тәрәзә төбенә үк менеп утырган да (5) бозның чатлы-чатлы булып пыялага (6) ябышкан искиткеч бизәкләренә карап соклана. Алар (7) абага яфракларын хәтерләтәләр һәм, (8) тыштан төшкән кояшның кызгылт нурларына чагылып, ал, яшел, сары энҗе бөртекләре сыман җемелди.
Габдулла, җылы тыны белән бозны эретеп, бер кечкенә (9) тишек уя да шуннан сыңар күзе белән урамны күзәтә. (Ә.Фәйзи)




Язганнарыгызны тикшерегез:

Сәхифә өчен Н.В.Максимов һәм З.В.Шәйхразиева тәкъдим иткән дидактик материал файдаланылды.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz