7 нче сыйныф

График

Оештыручы үзәкнең санына карап, бирелгән координаталар кырында җөмләләрнең төрен нокталар белән билгеләгез, нокталарны тоташтырып, график төзегез.
1. Чиләктән тамган тамчылар җиләк тәлгәшләрен юа. (А.Минһаҗева)
2. Урамнан эчтә, бакча уртасында ике катлы агач бина. (И.Салахов)
3. Якынлашам. (И.Салахов)
4. Чәчләрне җил иркенә ташлап, яңгырлы, баллы, салават күперле көннәремә тагын бер кайтасым килә минем! (Р.Низамиев)
5. Ничек кызу киленгән! (Р.Сибат)
6. Яхшы ат та болай чапмас. (Р.Сибат)
7. Нәни таучыкны хәтерләткән гәрәбәдәй көшел. (Р.Низамиев)
8. Йорт инде кипарислар арасыннан ачыла төшә. (И.Салахов)




Язганнарыгызны тикшерегез:

Сәхифә өчен Н.В.Максимов һәм З.В.Шәйхразиева тәкъдим иткән дидактик материал файдаланылды.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz