7 нче сыйныф

Туры һәм кыек тәмамлыклар

  1. Тәрәзә төпләре, авылдагыча, төрле гөлләр белән тулган. (Г.Әпсәләмов) Әлеге җөмләдә тәмамлык үзен иярткән сүзгә нинди чара ярдәмендә бәйләнгән?
    кушымча;
    бәйлек;
    бәйлек сүз.

  2. Кыек тәмамлыкны табыгыз.
    бүләкне бирү;
    бишмәтен салу;
    онык турында сөйләшү.

  3. Нинди җөмлә кисәге турында сүз бара? ... - иярчен кисәк; фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый; нәрсәне? соравына җавап бирә.
    кыек тәмамлык;
    туры тәмамлык;
    аергыч.

  4. Нинди җөмлә кисәге турында сүз бара? Ул - иярчен кисәк; фигылҗ белән белдерелгән кисәкне ачыклый; кемнән? соравына җавап бирә.
    тәмамлык;
    аергыч;
    хәл.

  5. Бүгенге концерт укучылар ... куелачак. Күп нокталар урынына түбәндәге бәйләүче чараларның кайсын куяр идегез?
    белән;
    тарафыннан;
    турында.

  6. Абыем минем халәтем__ аңлады, күлмәк тектерүне озакка сузмады, бер тегүчегә җитәкләп алып китте. (Ф.Яруллин) Җитмәгән бәйләүче чараны билгеләгез.
    -ә;
    -не;


  7. Ул игенчелек турында сүз башлады. (М.Хәсәнов) Иярүче кисәк ияртүче кисәккә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән?
    кушымча;
    бәйлек;
    бәйлек сүз.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz