7 нче сыйныф

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

  1. Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәне атыйлар?
    ияртүче сүздән соң килеп, аңа өстәмә төгәллек биргән сүзләрне;
    сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны белдергән сүзләрне;
    җөмләдә бер үк сорауга җавап булган һәм бер үк кисәккә караган сүзләрне;
    бер үк җөмлә кисәген ачыклаган сүзләрне.

  2. Тиңдәш кисәкләр арасында күбрәк нинди тыныш билгесе куела?
    нокталы өтер;
    сызык;
    ике нокта;
    өтер.

  3. Нинди тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела?
    һәм теркәгече белән бәйләнгән;
    каршы куючы теркәгеч белән бәйләнгән;
    кискен каршы куюны белдергән;
    теркәгечләрдән башка бәйләнгән.

  4. Нинди тыныш билгесе кирәк? Мин кызыл яшел зәңгәр һәм шәмәхә ут шарлары күреп алам. (Г.Рәхим)
    өтер, нокта;
    өтер, өтер;
    өтер, нокталы өтер;
    өтер, өтер, нокталы өтер.

  5. Дөрес җавапны билгеләгез. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре ... .
    ияртүле бәйләнештә була;
    тезүле бәйләнештә була;
    бәйләнештә булмый;
    дөрес җавап юк.

  6. Ялгыш җавапны табыгыз. Тиңдәш кисәкләр ... .
    бер үк сорауга җавап бирәләр;
    бер үк сүзне ачыклап киләләр;
    үзара ияртүле бәйләнештә булалар;
    үзара тезүле бәйләнештә булалар.

  7. Ялгыш җавапны табыгыз. Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар - ... .
    тезүче теркәгечләр;
    ияртүче теркәгечләр
    тезү (санау) интонациясе;
    каршы кую интонациясе.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz