7 нче сыйныф

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

  1. Гомумиләштерүче сүз - җөмләнең нинди кисәге?
    иясе;
    хәбәре;
    тиңдәш кисәкләр кайсы кисәк булса, ул да шул ук;
    җөмләнең иярчен кисәге.

  2. Гомумиләштерүче сүз юула ала торган сүзләрне табыгыз.
    урманнар, агачлар, болыннар;
    һәммәсе, барысы, бөтенесе, түбәндәге;
    кояш, гөлләр, офык;
    берьюлы, берникадәр, һаман.

  3. Күп нокта урынына кайсы сүзне куяр идегез?
    Разведчикларны ... : караңгы төн дә, үтә алмаслык сазлыклар да, дошман сакчылары да куркыта алмады. (Ф.Кәрим)

    барысы;
    һәммәсе;
    бөтенесе;
    һичнәрсә.

  4. Кайчан гомумиләштерүче сүз янында ике нокта куела?
    тиңдәш кисәкләрдән соң килгәндә;
    тиңдәш кисәкләр кискен каршы куюны белдергәндә;
    тиңдәш кисәкләрдән алда урнашканда;
    тиңдәш кисәкләр җәенке булганда.

  5. Нинди тыныш билгеләре җитешми?
    Яңгырдан соң һәммәсе киң яланнар зур урманнар яшәреп утыра.

    ике нокта;
    сызык;
    өтерләр;
    ике нокта һәм өтер.

  6. Бу җөмләдә ни өчен ике нокта куела?
    Гарешкә киткән һәммәсе:
    Гамь, шатлыклар, борчулар. (Р.Низами)

    тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела;
    тиңдәш кисәкләр белән гомумиләштерүче сүзләр арасына һәрвакыт ике нокта куела;
    автор сүзләреннән соң ике нокта куела;
    хәбәр булып килгән аныкланмыштан соң ике нокта куела.

  7. Бу җөмләдә ни өчен сызык куела? Әле бабам да, әбием дә, әбиемнең әбисе дә - барысы да исән. (Р.Рахман)
    җөмләнең иясе дә, хәбәре дә исем яки исем урынындагы сүзләр белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела;
    тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела;
    ким җөмләдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела;
    җөмләнең эчтәлеген ике төрле аңлау куркынычы булганга, иядән соң сызык куелган.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz