7 нче сыйныф

"Тәмалык" темасы буенча белемнәрегезне тикшергез

  1. Тәмамлык ул - ... .
    җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз;
    җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килүче иярчен кисәк;
    баш килештә килеп, җөмләнең башка кисәгенә буйсынмаган кисәге.

  2. Тәмамлык түбәндәге сорауларга җавап бирә: ... .
    нинди? кайсы? кайдагы? кемнең? нәрсәнең? ничә?
    кайда? кайдан? кая? кайчан? ничек? ни рәвешле? кайчаннан бирле? нигә? ни сәбәпле?
    кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан? нәрсә тарафыннан?

  3. Тәмамлык ияртүче сүзгә ... ярдәмендә иярә.
    бәйлекләр;
    бәйлек сүзләр;
    төрле килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

  4. Туры тәмамлык ул - ... .
    ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш килеше кушымчалары ярдәмендә иярә торган тәмамлык;
    төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык;
    ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә торган тәмамлык.

  5. Тиңдәш тәмамлыклары булган җөмләне билгелә.
    Кояш үзенең җылы нурлары белән аның аркасына кагылды. (Ш.Маннур)
    Соңгы вакытта аның турында гел яхшы сүзләр генә ишетелә башлады. (С.Сәүбанова)
    Алар экскурсиядә тирә-юньне, урман-болыннарны күзәттеләр.

  6. Әни белән без аны моңаеп карап калдык. (М.Мәһдиев) Бу җөмләнең схемасы: ... .
    тәмамлык + ия + тәмамлык + хәбәр;
    тәмамлык + ия + тәмамлык + хәл + хәбәр;
    ия + ия + тәмамлык + хәл + хәбәр.

  7. Бу җөмләдә ничә тәмамлык? Гүзәл авазларның иң нәзек һәм иркә яңгырауларын йөрәге белән оста сиземли белгән яшь композитор Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетындагы музыкасы тыңлаган кешеләрне үзенең тирән моңы белән бөтенләй әсир итеп ташлый. (М.Мәһдиев)
    6;
    4;
    5.

  8. Агачлар кешеләргә бик зур файда китерә. Бу җөмләнең иясе - ... .
    файда;
    агачлар;
    кешеләргә.

  9. Ул әнисе турында бик озак сөйләде. Бу җөмләдә "әнисе турында" - ... .
    аергыч;
    хәл;
    тәмамлык.

  10. Ул китап укый. Бу җөмләдә "китап" - ... .
    ия;
    тәмамлык;
    аергыч.

  11. Әлеге җөмләдә тәмамлык нәрсә белән белдерелгән? Без гел сезне сагынып яшәдек. (Ф.Яруллин)
    исем;
    сан;
    алмашлык

  12. Ул бүген апаларга кереп чыгарга уйлады. Әлеге җөмләдә "апаларга" - ... .
    туры тәмамлык;
    урын хәле;
    кыек тәмамлык.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz