Татар теле. 7 нче сыйныф

Шарт хәле

  1. Нинди хәл шарт хәле дип атала?
    эш яки хәлнең максатын белдергән
    көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдергән
    эш яки хәлнең шартын белдергән
    эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

  2. Шарт хәле ничек белдерелгән? Энем, исән булсаң, мине искә алырсың. (М.Җәлил)
    шарт фигыль + сорау кисәкчәсе
    шарт фигыль
    шарт фигыль + икән сүзе
    хикәя фигыль

  3. Шарт хәле ничек белдерелгән? Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.
    шарт фигыль + сорау кисәкчәсе
    шарт фигыль
    шарт фигыль + икән сүзе
    хикәя фигыль

  4. Шарт хәле була ала торган сүзләрне билгеләгез.
    укыса, борчыла икән, телиме
    укып, борчыла-борчыла, тиз
    укыса да, борчылуга карамастан
    күп, биш ел, җиде тапкыр

    




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz