Татар теле. 7 нче сыйныф

Рәвеш хәле

  1. Нинди хәл рәвеш хәле була?
    эш яки хәлнең урынын белдергән
    эш яки хәлнең вакытын белдергән
    эш яки хәлнең рәвешен белдергән
    эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

  2. Рәвеш хәле нинди сорауга җавап була?
    ничек? ни рәвешле?
    кайда? кайдан? кая?
    кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?
    ни өчен? нигә? нинди максат белән?

  3. Рәвеш хәлен билгеләгез. Чишмә булсам, саф суларым тәңкәдәй чылтырар иде. (Ә.Ерикәй)
    чишмә булсам
    саф
    чылтырар идем
    тәңкәдәй

  4. Рәвеш хәле ничек белдерелгән? Ул тырышып укый.
    хәл фигыль белән
    сыйфат фигыль белән
    рәвеш белән
    исем фигыль белән

    




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz