Татар теле. 7 нче сыйныф

Кире хәл

  1. Бу нинди хәл? Хәлнең бер төре; эш яки хәлнең киресе булачагын аңлата; нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларын куеп була.
    кире хәл
    шарт хәле
    күләм хәле
    максат хәле

  2. Кире хәле булган җөмләне билгеләгез.
    Муса, тынычланып, салмак кына атлавын дәвам итте. (Ш.М.)
    Мәрьям, көлә-көлә, аны чәй белән сыйлады. (Н.Ф.)
    Ул, бу хикәяне укый калса, миңа ачуланыр. (М.Г.)
    Хаклык иелсә дә сынмый. (М.)

  3. Кире хәл була ала торган сүзләрне күрсәт.
    укыса, борчыла икән, телиме
    укып, борчыла-борчыла, тиз
    укыса да, борчылуга карамастан
    күп, биш ел, җиде тапкыр

    




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz