7 нче сыйныф

Ия

  1. Нинди сүз җөмлә кисәге була?
    нинди дә булса сорауга җавап будган
    җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап биргән
    җөмләдә ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган
    теләсә нинди мөстәкыйль сүз

  2. Җөмлә кисәкләре баш һәм иярчен кисәкләргә нәрсәгә нигезләнеп бүленә?
    уй-фикер белдерүдәге рольләренә нигезләнеп
    нинди сорауга җавап булуларына нигезләнеп
    нинди җөмлә сосотавында килүләренә нигезләнеп
    нинди мәгънә аңлатуларына нигезләнеп

  3. Җөмләнең нинди кисәге ия була?
    исем белән белдерелгән һәм кем? яки нәрсә? соравына җавап булган
    баш килештәге сүз белән белдерелгән
    башка кисәкләргә буйсынмыйча баш килештә килгән, кем? яки нәрсә? соравына җавап булган
    ияртүче сүзгә буйсынып һәм аны ачыклап килгән

  4. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?
    баш килештәге исем, сан, алмашлык белән
    баш килештәге исем, сыйфат һәм сан белән
    баш килештәге исем, исем фигыль белән
    баш килештәге исем, зат алмашлыгы яки исем ролендә килгән сүзләр белән

  5. Ия ничек белдерелгән? Үзең өчен генә яшәү - хурлык. (Ф.Яруллин)
    исем белән
    исем фигыль белән
    сыйфат белән
    фигыль һәм исем белән

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz