7 нче сыйныф

Хәбәр

  1. Хәбәр - җөмләнең нинди кисәге?
    башка кисәкләргә буйсынмыйча, баш килештә килгән, кем? нәрсә? соравына җавап булган
    мөстәкыйль мәгънәле, нинди дә булса сорауга җавап булган
    ия турында ни дә булса хәбәр итә торган
    ия белән нинди булса бәйләнешкә кергән

  2. Нәрсәгә нигезләнеп, хәбәр гади һәм кушма төрләргә бүленә?
    нинди сүз төркеме белән белдерелүгә нигезләнеп
    ничә сүз белән белдерелүгә нигезләнеп
    нинди сорауга җавап бирүгә нигезләнеп
    нинди җөмләнең хәбәре булуга нигезләнеп

  3. Гади хәбәр ничек белдерелә?
    фигыль белән
    барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән
    баш килештәге исем белән
    баш килештәге исем ролендә килгән сүз белән

  4. Кушма хәбәр ничек белдерелә?
    теләсә кайсы мөстәкыйль сүз, хәбәрлек сүз яки аваз ияртеменә ярдәмче фигыль өстәлеп
    ике яки берничә сүз тезелеп
    исемгә фигыль өстәлеп
    фигыль белән сан тезелеп

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz