7 нче сыйныф

Эндәш сүзләр

  1. Эндэш сүз дип нәрсәгә әйтәләр?
    ия турында ни дә булса хәбәр иткән сүзгә
    ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек биргән сүзгә
    сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүзгә
    җөмлә кисәкләре белән грамматик бәйләнешкә кермәгән сүзгә

  2. Эндәш сүз кайчан ике яктан да өтер белән аерыла?
    җөмлә уртасында килгәндә
    җәенке эндәш сүз булганда
    ымлык белән килгәндә
    җөмлә башында урнашканда

  3. Эндәш сүзле җөмләнең дәвамы кайчан баш хәреф белән башлана?
    мондый очрак юк
    эндәш сүз җөмлә башында килгәндә
    эндәш сүз \"и\" ымлыгы белән бергә килгәндә
    өндәү билгесе куелган эндәш сүздән соң

  4. Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасында өтер куелмый?
    их, эх, аһ, ах
    и, ай, о, э, эй
    ура, чү, тсс, тфү
    ай-һай, ах, их, уф

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz