7 нче сыйныф

Аныклагыч

  1. Нәрсә ул аныклагыч?
    ия турында ни дә булса хәбәр иткән сүз;
    җөмләдә нинди дә булса сорауга җавап булган сүз;
    ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәлек биргән сүз;
    ияртүче кисәккә кушымча ярдәмендә бәйләнгән сүз.

  2. Аныклагычны ияртеп килгән сүз ничек атала?
    сыйфатланмыш;
    аныкланмыш;
    саналмыш;
    аерылмыш.

  3. Аныклагыч нинди сүзләр белән килә ала?
    ягъни, өчен, аша, мәсәлән, димәк;
    ягъни, бәхеткә каршы, атап әйткәндә;
    ягъни, мәсәлән, дөресрәге, атап әйткәндә;
    ягъни, ләкин, әмма, һәм, шул исәптән.

  4. Аныклагычка нинди сорау куела?
    аныкланмыш соравына ягъни сүз өстәлеп;
    аныкланмыш соравы;
    аныклагыч белдергән сүз төркеме соравы;
    аергыч соравы.

  5. Күп нокта урынына кайсы сүзне аныклагыч итеп куяр идегез?
    Фәттах блиндаж төбендә - ... елышып ята. (Ф.Кәрим)

    урманда гына;
    елга артында гына;
    өстә генә;
    ишек өстендә генә.

  6. Аныклагычны табыгыз.
    Ихтимал, минем бу вакыттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр. (Ә.Еники)
    Зөһрә - бик матур исем. (Ә.Еники)
    Аерата төпчек кызлар - игезәкләр сылу булып үсте. (А.Гыйләҗев)
    Син китәсең безне базга бикләп,
    Хуш, иске ел, көмеш сакаллы! (М.Җәлил)

    ихтимал;
    матур исем;
    игезәкләр
    көмеш сакаллы.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz