Татар теле. 7 нче сыйныф

Җөмләнең аерымланган кисәкләре

  1. Татар телендә нинди җөмлә кисәкләре аерымлана?
    аныклагычлар һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр
    җәенке тәмамлыклар белән хәлләр
    аергычлар һәм аныклагычлар
    тәмамлыклар һәм аныклагычлар

  2. Нинди кисәкләр җөмләнең аерымланган кисәкләре була?
    ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек биргән кисәкләр
    фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап, кемгә? соравына җавап булган кисәкләр
    эш яки хәлнең вакытын белдергән кисәкләр
    берникадәр мөстәкыйльлек бирү максаты белән мәгънә һәм интонацион яктан бүлеп әйтелгән кисәкләр

  3. Аерымланган кисәге булган җөмләне табыгыз.
    Улының чыкканын ул яшел чирәмгә утырып көтте. (Ф.Я.)
    Ул, орденнарын балкытып, идән уртасында басып тора. (Ф.Я.)
    Илдус әнисе янына малайлардан аерылгач килде.
    Изгелек җирдә ятмый.

  4. Аныклагыч җөмләнең кайсы кисәген ачыклый?
    баш кисәкләрне
    исем белән белдерелгән кисәкне
    теләсә кайсы кисәкне
    тәмамлыкны

    




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz