7 нче сыйныф

Аерымланган аныклагычлар

  1. Аныклагычлар кайсы очракта аерымлана?
    билгеләү алмашлыгы яки җыю саны белән белдерелгәндә;
    аныкланмышы белән бер грамматик формада килмәгән очракта;
    билгеләү алмашлыгы яки җыю саныннан башка сүзләр белән белдерелгәндә һәм аныкланмыш белән бер үк грамматик формада булгада;
    һәрвакыт.

  2. Аныкланмыштан соң кайчан ике нокта куела?
    аныкланмыш исем белән белдерелгәндә;
    аныкланмыш рәвеш белән белдерелгәндә;
    аныкланмыш фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклаганда;
    аныкланмыш алмашлык белән белдерелгәндә.

  3. Нинди тыныш билгесе кирәк?
    Ул безнең янга Шамилне үзенең оныгын җибәрде.

    өтер;
    сызык;
    җәяләр
    ике нокта.

  4. Алгоритм нинди тыныш билгесе таләп итә? Аерымланган аныклагыч; атаманы тәрҗемә аша ачыклый.
    өтер;
    сызык;
    ике нокта;
    җәяләр.

  5. Аныклагыч янында ничә төрле тыныш билгесе куела?
    1
    2
    3
    4

  6. Бирелгән җөмләдә тыныш билгесен дөрес аңлаткан очракны күрсәтегез.
    Безнең мәктәп залында - икенче каттагы өч зур тәрәзәле класс бүлмәсендә - язучылардан кемнәрне генә күрмәдек без. (И.Әүхәдиев)

    исем белән белдерелгән аныкланмыштан соң килгән аныклагыч аның башка исемен белдерә һәм хәбәрдән ераклашкан;
    гомумиләштерүче сүздән соң килгән тиңдәш кисәкләрнең ике ягына сызык куелган;
    исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында сызык куелган;
    бу җөмләдә сызык куелырга тиеш түгел.

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz