7 нче сыйныф

Аергыч

  1. Аергыч - җөмләнең нинди кисәге?
    башка кисәкләргә буйсынмаган һәм баш килештә килгән
    предметның билгесен белдергән һәм исемне ачыклап килгән
    ия турында ни дә булса хәбәр иткән
    эш яки хәрәкәтнең нинди шартта, кайда, кайчан үтәлүен белдергән

  2. Аегыч нинди сорауларга җавап була?
    ничек? кайда? кайчан? ник?
    нәрсәгә? кем белән? кем турында?
    нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче?
    нишли? ул нәрсә? ул күпме? ул ничек?

  3. Аергыч ничек белдерелә?
    баш килештәге исем белән
    барлык мөстәкыйль һәм хәбәрлек сүзләр белән
    сыйфат, сан, алмашлык, исем һәм сыйфат фигыльләр, иялек килешендәге исем
    рәвеш, хәл фигыль, урын-вакыт килешендәге исем белән

  4. Нинди аергычлар тиңдәш түгел?
    предметны бер генә яктан ачыклаган
    иялек килешендәге исем белән белдерелгән
    предметны төрле яктан ачыклаган
    сыйфат яки сан белән белдерелгән

    


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz