6 нчы сыйныф

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау өчен тест

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?
    предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә;
    предеметның санын, исәбен, тәртибен белдерә;
    предметны белдерә;
    предметның билгесен белдерә;

  2. Фигыль юнәлеше нинди мәгънә белдерә?
    эш белән үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне;
    эшнең үтәлүен;
    эшнең сөйләү вакытында үтәлүен;
    эшнең сөйләү вакытыннан соң үтәлүен.

  3. Исем фигыль нинди мәгънә белдерә?
    предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә;
    эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый;
    эш, хәл турында хәбәр итә;
    кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын белдерә.

  4. Шарт фигыле булган җөмләне билгеләгез.
    Ул берәр кешегә яхшылык эшләмәсә, көнен бушка узган дип исәпли.
    Тырышкан табар, ташка кадак кагар. (Мәкаль)
    Бер сыныган дошманны кайта-кайта сынама. (Мәкаль)
    Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.

  5. Әлеге сыйфат фигыльләр кайсы заманда килгән: сөйләр сүз, башланыр көн, китәр чак, куяр урын.
    үткән заман;
    хәзерге заман;
    киләчәк заман;
    билгеле үткән заман.

  6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
    2;
    3;
    4;
    5.

  7. Кайтуы, эшләмәве, каравы исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?
    килеш белән;
    тартым белән;
    зат-сан белән;
    төрләнмәгән.

  8. Фигыльнең ничә юнәлеше бар?
    4;
    3;
    5;
    6.

  9. Төп юнәлештәге фигыль нинди мәгънә белдерә?
    үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли;
    эш кешегә яки предметка читтән төшә;
    үтәүче эшне кемгәдер кушып, йөкләтеп эшләтә;
    үтәүче эшне үзе башкара.

  10. Җөмләдән төшем юнәлешендәге фигыльне билгеләгез. Чәнечкеле тимерчыбык белән Уратылган безнең йортыбыз, Көне буе шунда казынабыз Әйтерсең лә тирес корты без.
    чәнечкеле;
    уратылган;
    йортыбыз;
    казынабыз.

  11. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
    икече бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә;
    төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;
    боеруны, чакыруны, эш кушуны, эшкә өндәүне белдерә;
    предметны белдерә.

  12. Боерык фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
    нишлә? нишләмә?
    нишләргә? нишләмәскә?
    нишли? нишләде?
    ничек? кайчан?

  13. Боерык фигыле булган җөмләне билгеләгез.
    Без барасы юллар озын әле.
    Калган эшкә кар ява.
    Барган атны куарга яхшы.
    Аз сөйлә, күп эшлә.

  14. Боерык фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә?
    хәл;
    хәбәр;
    аергыч
    тәмамлык.

  15. Нинди фигыль предметның билгесен эше, хәрәкәте аша белдерә?
    шарт фигыль;
    хикәя фигыль;
    сыйфат фигыль;
    хәл фигыль.

  16. Кайсылары затланышлы фигыльләр була?
    хикәя фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль;
    шарт фигыль, хикәя фигыль, боерык фигыль;
    исем фигыль, хәл фигыль, боерык фигыль;
    инфинитив фигыль, шарт фигыль, хәл фигыль.

  17. Бердәм башланган алкышлар залны яңгыратты. Әлеге җөмләдә "башланган" - ... .
    хикәя фигыль;
    сыйфат фигыль;
    ярдәмче фигыль;
    шарт фигыль.

  18. Барыйк, укысын, килим - нинди фигыльләр?
    боерык фигыль;
    хикәя фигыль;
    хәл фигыль;
    шарт фигыль.

  19. Инфинитив фигыльнең соравын билгеләгез.
    нәрсә? нишләү? нишләмәү?
    нишлә? нишләмә?
    нишләргә? нишләмәскә?
    ничек? кайчан? кайчанга чаклы?

  20. Инфинитив нәрсәне белдерә?
    предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә;
    теләк, үкенү, үтенү, шартны белдерә;
    эш, хәрәкәт, хәлнең исемен атый;
    эш яки хәлне максат яки тиеш булу-булмау мәгънәсендә белдерә.

  21. Хәл фигыль нәрсәне белдерә?
    эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый;
    эш яки хәлне максат яки тиеш булу-булмау мәгънәсендә белдерә;
    төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;
    эш, хәрәкәт, хәл турында хәбәр итә.

  22. Хәл фигыль нинди җөмлә кисәге була?
    хәл;
    хәбәр;
    ия;
    аергыч.

  23. Хәл фигыльне табыгыз. Без, тартыша-тартыша, алга барабыз.
    алга;
    барабыз;
    без;
    тартыша-тартыша.

  24. Исем фигыль нәрсәне белдерә?
    боеруны, эш кушуны, чакыруны, эшкә өндәүне;
    эш яки хәлне максат яки тиеш булу-булмау мәгънәсендә белдерә;
    төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;
    эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый.

  25. Исем фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
    -гач/-гәч, -кач/-кәч;
    -ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә;
    -у/-ү;
    -са/-сә.

  26. Исем фигыль булган җөмләне табыгыз.
    Чәчәкләрне сакларга кирәк.
    Бәлки, киләчәктә нәрсәләрдер ачыкланыр.
    Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә.
    Үзе егылган бала еламас.

  27. Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
    нишлә? нишләмә?
    нишли? нишләде? нишләр?
    ничек? кайчан? кайчанга кадәр?
    нәрсә? нишләү? нишләмәү?

  28. Җөмләдәге исем фигыльне билгеләгез. Чынлап уйлаганда, ана телендә укый-яза белмәү бик зур хурлык бит инде ул. (Ф.Әмирхан)
    чынлап уйлаганда;
    хурлык;
    белмәү;
    укый-яза

  29. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?
    кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә;
    эш, хәрәкәт, хәл турында хәбәр итә;
    предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә;
    төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә.

  30. Сыйфат фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
    ничек? кайчан? кайчанга чаклы?
    нишлә? нишләмә?
    нинди?
    нишләргә? нишләмәскә?

  31. Сыйфат фигыль булган җөмләне табыгыз.
    Һәр җирдә кызу эш кайный.
    Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү - гаеп.
    Ашъяулыкка чигелгән назлы чәчкәләр бала күңелен ераккарак алып китә.
    Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле.

  32. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?
    эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый;
    эш яки хәлне максат яки тиеш булу-булмау мәгънәсендә белдерә;
    төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;
    икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

  33. Шарт фигыль булган җөмләне билгеләгез.
    Аз гына белсәң, укытучыңа ярдәмгә кил.
    Икмәкне сакларга кирәк.
    Уку - энә белән кое казу.
    Заһидулла ярсып уйнады.

  34. Кире шарт фигыль нәрсәне белдерә?
    эш, хәрәкәт, хәл турында хәбәр итә;
    предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә;
    кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә;
    боеру, эш кушу, чакыруны белдерә.

  35. Хикәя фигыль дип нинди фигыль атала?
    боеру, эш кушу, чакыру, үтенүне белдерә;
    Нинди дә булса эш, хәрәкәт, хәл турында хәбәр итә;
    эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый;
    предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә;

  36. Хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
    нинди? кайсы?
    нишләргә? нишләмәскә?
    нишли? нишләде? нишләгән?
    нәрсә? нишләү?

    

Сәхифәне әзерләү өчен, Чаллыдагы 58 нче урта мәктәп укытучысы Фәридә Әхәтова төзегән тестлар файдаланылды.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.



Сайт управляется системой uCoz