Татар теле. 10 нчы сыйныф

Татарлар кулланган язу төрләре.

Гарәп графикасына нигезләнгән язу.

Гарәпләрдә безнең эра башларында кулланылган бу язу, ислам дине урнашкач, VI-VII йөзләрдә бик нык активлаша. Ислам дине таралуга бәйле рәвештә, гарәп язуы төркиләрдә дә кабул ителә. Безнең борынгы бабаларыбызга ул кайбер җирләрдә IX йөздә үк керә. Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәч, ягъни 922 нче елда, Болгар илендә гарәп язуы да активлаша, һәм ул бездә 1927 нче елда латин язуына күчкәнчегә кадәр кулланыла.

Гарәп язуында 28 хәреф бар. Бу хәрефләр бик озак үзгәртелмичә кулланылганнар, әмма үзенчәлекле авазларны белдерү өчен хәреф җитмәгәнгә, аңа берничә хәреф өстәргә туры килгән. 1920 нче елда гарәп графикасына нигезләнгән татар язуында орфографиянең яңа кагыйдәләре кабул ителә; хәрефләрне бертөрлерәк язу өчен, алфавит төзелә. Анда гарәп-фарсы сүзләрендә генә кулланыла торган хәрефләр төшереп калдырыла, ә [о], [ө], [ы], [ә] авазларына аерым хәрефләр кертелә. Шулай итеп, татарларда иске имля алфавиты һәм 1920 елдан яңа имля алфавиты кулланышта булган.



Гарәп графикасында уңнан сулга язалар. Хәрефләрнең дүрт төрле язу рәвеше бар: аерым, сүз башында, уртасында һәм ахырында.

Иске имля алфавиты (хәрефләрнең аерым язылышы):

ا ب پ ت ث ج چ ح خ د ذ ر ز ژ س ش ص ض ط ظ ع غ ف ق ك گ ڭ ل م ن ه و ۋ ی


Башка презентацияләр:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz