Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Реферат

Реферат – бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача сөйләү, язу, ягъни реферат – фикер алышуга тәкъдим ителгән язма сочинение. Реферат актуаль темага язылса, ул мәктәп кысаларыннан да чыгып китәргә мөмкин. Шуңа күрә ул еш кына ирекле темага язылган өй сочинениесен хәтерләтә.

Реферат язганда, түбәндәге тәкъдимнәрдән файдаланырга мөмкин

1. Әсәрләрне тирән белүеңне күрсәт.
2. Моңа кадәр кулланылмаган терминнар бар икән, аларны куллану мәгънәсен аңлат.
3. Сноска (астөшермә), цитаталарны бирү кагыйдәләрен сакла.
4. Таблица, схема, санлы мәгълүматлар урынына алардан чыга торган нәтиҗәләрне күрсәт.
5. Рефератны кыскача гомуми нәтиҗә ясау белән тәмамла.

Реферат язучыга бердәм таләпләр

1. Рефератның темасын аңлау һәм аңлата белү, ни өчен бу теманы сайлавыңны аңлата белү.
2. Һәр бүлекнең кыскача эчтәлеген сөйли һәм үз фикереңне белдерә алу.
3. Хәзерге көн таләпләреннән чыгып, куелган мәсьәләләрнең әһәмиятен аңлау.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz