Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Рецензия

Рецензия – әдәби тәнкыйтьнең бер төре. Матур әдәбият китабын, картинаны, спектакльне, кинофильмны һ.б. кыскача гына бәяләгән әдәби тәнкыйть әсәре. Аның нигезендә укыган әсәргә анализ ясау, язучының стиленә, сәнгатьчә сурәтләү чараларына, әсәр композициясенә, образлар системасына бәя бирү ята. Рецензия язучы һәр фикерен әсәрдән алган мисаллар ярдәмендә дәлилли. Аның төзелешен түбәндәге калыпка сыйдырып булыр иде: бәя - аны ачу- дәлилләү.

Рецензия язганда түбәндәге планнан файдаланырга мөмкин

1) авторын күрсәтү;
2) әсәрнең исеме;
3) тема, төп образлар;
4) әсәрнең әһәмияте: тематикасының иҗтимагый әһәмияте, үзенчәлеге, әсәрнең теле.
5) әсәр кайсы ягы белән сезне җәлеп итә, сезнең карашыгыз буенча, кайсы өлешләре бәхәсле, нәрсә белән килешмисез?

Рецензиягезне түбәндәге алгоритм буенча да яза аласыз

1. Китап сезнең тарафтан ничек укылды? Башка укучылар тарафыннан ничек кабул ителәчәк?
2. Әсәрнең темасын, төп фикерен, проблемасын билгеләгез. Язучы безне нәрсәгә инандыра? Ул моңа ничек ирешә? (Мисаллар ярдәмендә дәлилләгез).
3. Китап геройлары кемнәр? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Холыклары, тормыштагы максатлары, омтылышлары турында сөйләгез. Авторның геройларны сурәтләү осталы ни дәрәҗәдә? (Дәлилләгез.)
4. Композиция үзенчәлекләре турында нәрсә әйтә аласыз?
5. Сурәтләү чараларының әсәр төзелешендә тоткан урынын билгеләгез.
6. Әсәр нинди тел белән язылган? Ул автор әйтергә теләгән фикерләрне төгәл ачарга ярдәм итәме?
7. Китапка сезнең гомуми карашыгыз. Бу әсәр, сезнеңчә, әдәбиятка нинди яңалык алып килде? Сезнеңчә, нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк? Уңышсыз ягы дип нәрсәне саныйсыз?
8. Әсәрнең исеме китапның эчтәлеген ачамы?
9. Әсәр тудырган тәэсирләр.

Үрнәк

“Җиһанша хәзрәт”. Закир Һади әфәнденең “Яңа әсхабе кәхаф” исемле әсәренә бер рецензия язган идем. Чын татар тормышыннан алынып язылган бу әсәре дә дикъкать белән укып чыгарлыктыр. Монда Һади әфәнде татар мәгыйшәтенең ниче үзеннән-үзе “зур ишан хәзрәтләре” китереп чыгара икәнен бик дөрес вә матур тасвир иткән. Ишанлык мәсьәләсе татар матбугатында бик күптәннән бирле язылып килсә дә, ул тугрыда мондый мөкәммәл әсәр вөҗүткә кигәне хәзергә кадәр юк иде. Һади әфәнде бу әсәрендә бик садә генә сүзләр, бик тәкәллефсез генә тасвирлар белән “Фатиха вә бәддога “ның да башлангыч чыганакларын вә ни өчен тәэсир иткәнлекләрен бик гүзәл бәян иткән. Моның белән бәрабәр, Һади әфәнде, китабының күп җирендә объективизм саклап, арттырып җибәрүләрдән ерак торадыр. Татар матбугатында бу сыйфат хәзергә кадәр бик аз табылганлыктан, шаян, игътибарга лаеклы, күркәм эш. Фәкать бәгъзе аерым детальләрдә генә аз гына артыграк тоз кушылганлыгы күренәдер. Киләчәктә язачак әсәрләрендә бу кимчелек бетерелсә, Һади әфәнде әсәрләренә матбугатыбызда мөхтәрәм урын бирелер дип өмет итәм.
Әдәбият сөючеләрнең һәммәсенә укып чыгарга тәкъдим итәм. Ф.Әмирхан. 1908.


Сәхифәне әзерләүдә "Совет мәктәбе" журналы материаллары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызының эш тәҗрибәсе файдаланылды.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-13 23:25:24 Рәмзия: Фәнни стиль белән бирүегез бик әйбәт!
2012-12-10 16:34:09 Раиль: жунлерэген эйтегез эле.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz